|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2018 Мәдәният
Илһам Шакиров үзенең туган көнен зурлап үткәрергә ярдәм иткән кешеләргә "Матбугат.ру" аша рәхмәтен җиткерә
Редакциябезгә Илһам Хаҗиев шалтыратты. Ул татар халкының легендар җырчысы Илһам ага Шакировны бүген тәбияләп, көнкүрешендә ярдәм итүче кеше. "15 февраль көнне үзе озак еллар шунда эшләгән һәм күңеленә бик якын булган Тукай исемендәге филармониядә Илһам Шакировның туган көнен билгеләп уздылар, шул уңайдан Илһам абый бөтен кешегә рәхмәтен җиткерә", - диде ул. "Аеруча Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшинга, Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевка, филармониянең бөтен коллективына рәхмәтлебез".
Исегезгә төшерәбез, 15 февраль көнне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировка 83 яшь тулды. Филармония залында аның туган көнен зурлап үткәрделәр, "Матбугат.ру" бәйрәм чарасыннан фоторепортаж да бирде. Тик, ни кызганыч, билгеле сәбәпләр аркасында Илһам абый үзе бу концертта катнаша алмады.
"Матбугат.ру" редакциясе, үз чиратында, Илһам абый Хаҗиев һәм аның гаиләсенә тирән рәхмәтен белдерә. Илһам абый олуг җырчыбызга ярдәм итеп, тәрбияләп кенә тормый, ә берникадәр дәрәҗәдә аның матбугат сәркатибе ролен дә үти: редакциягә Илһам Шакиров турында хәбәрләр җибәреп тора, уңышсызрак фото элсәк, җаны-тәне белән борчылып, уңышлырак фото элүне сорый, олуг җырчыбыз турында матбугат битләрендә чыккан бер генә язмага да битараф калмый. Рәхмәт, Илһам абый!
10 көн элек төшерелгән фото. Сулдан уңга: Илһам Хаҗиев, Илһам Шакиров, "Җыен" фонды җитәкчесе Фоат Рафиков
--- |
Иң күп укылган
|