поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.02.2018 Язмыш

“Утырып еладым. Шатлыктан...” (ЯЗМЫШ)

Бу гаилә турында 2015 елда “Ватаным Татарстан”да “Гомерлеккә аласызмы?” дигән язма басылып чыккан иде. Тукай районының Сәмәкәй авылында яшәүче Әлфира Исхакова белән “Нечкәбил” бәйгесендә таныштык. Әниләре өчен җан атып торучы ике кыз җәлеп итте безнең игътибарны. Баксаң, алар – Әлфира апаның тәрбиягә алган кызлары икән.

Әнә шул матур гаилә турында язма чыккач, аларның тормышында көтелмәгән вакыйга булган. Кызларны тудырган әниләре эз­ләп тапкан. “Балалары белән очрашасы килде, каршы төшмә­дем. Очрашыгыз, сөйләшегез, тапкан әниегез бит, дим. Ә алар әниләре белән очрашырга те­ләмәде. Ни­кадәр үгетләп карасам да, каршы килделәр, – дип сөйли Әлфира ханым. – Буй җитә торган кызлар, үзләре хәл итсен, дидем соңын­нан. Быел олысы мәктәпне тәмам­лый. Кечкенәсе тугызынчы сыйныфта укый. Закон буенча, алар, балигъ булгач, безнең гаиләдән китә дә ала. Яшермим, нишләрләр дип гел борчыла идем. Үземнекенә әйлән­де бит инде алар”.
 
Күптән түгел Әлфираның кулына кызы Альбина язган инша килеп эләгә. “Әнә шул бөтен курыккан уйларыма нокта куйды. Мин кызларыма тиешенчә тәр­бия биргәнмен дип сөендем. Укыгач, шатлыктан утырып еладым. Бу иншаны сезгә дә җи­бәрәм”, – ди ул.
 
Менә ниләр яза Альбина.
 
“Әнкәй, әни, әнием! Безнең иң якын киңәшчебез, сердәшебез ул! Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк то­туың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Авыр хәлгә төш­кәндә, әнидән дә нык таяныч юк. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием – кадерлеләрнең кадерлесе. Әнием­нең йомшак куллары, ягымлы тавышы безне шатландыра. Аның янында утырганда, күңелеңдә булган барлык кайгылар онытыла, күңел тынычлана сыман. Мин әниемә бик рәхмәтлемен. Мине апаем белән авыр тормыштан матур юлга күчерде. Үзенең ике баласы булып та, безне тәрбиягә алды. Машинага утырганда, һа­ман да ышанып бетә алмадык. Яңа тормышка аяк басабыз, гаиләдә яшәячәкбез. Һәм дә яңа өйгә кайтып җиткәнне түзем­сезлек белән көттек.
 
Ул безгә бик зур булып кү­ренде: ике катлы, күп бүлмәле, бакчасы да, ишегалды да иркен. Мондый өйне күргән юк иде. Керү белән каршыбызга ике малай чыкты һәм, җитәкләп, өйгә алып керделәр дә бүлмәләрне күрсәт-­ т­еләр. Бу өй дә, ике малай да, безне алып кайтучы апа белән абый да бик ошадылар. Беренче көннән үк аларны “әти”, “әни” һәм “абый” дип йөртә башладык. Алар да риза иде һәм шулай итеп, без әти-әни, абыйларым белән бергә озакка яшәргә калдык.
 
Бу йортта яшәп калганыма бер дә үкенмим, киресенчә, рәх­мәтлемен генә. Нинди генә тәмле ризыклар пешермәде әни, кая гына алып бармадылар. Кыш җиткәндә, абыйларыбыз белән бергә чаңгы шуарга бара идек һәм хәзер дә чыгабыз, безне чана шуарга да өйрәттеләр. Әнинең ачуланган вакытлары да булды, үпкәләп утырганнарыбыз да. Ләкин әни безне яхшы булсын өчен ачуланды. Тормышның бер юнәлештә генә бармаганын аң­латты. Ул вакытта моны аң­ла­масак та, хәзер аңлыйбыз инде. Әти-әнием һәм абыйларым булганга һаман да сөенеп туя алмыйм. Әнинең исеме “Ходай тарафыннан озак еллар яшәүче” дигәнне аңлата. Бу сүзләр җисе­менә туры килсен иде”.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.02.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»