поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.02.2018 Мәдәният

Динар Фейсханов: «Туган телне белү – горурлык”

Зифа буй-сын, матур йөз-кыяфәт, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтерди моң иясе, тамырлары белән Нижгар ягыннан булган Динар Фейсхановның иҗаты күпләргә таныш һәм якын. Тамашачы аның чыгышларын көтеп ала, җырларын яратып тыңлый.

25 февральдә Мәскәүдә бирәчәк сольный концерты уңаеннан аның иҗаты, бүгенге тормышы белән кызыксынып берничә сорау бирдек.

-   Ишеткәнебезчә,  25  февральдә мәскәүдә  сольный  концерт бирергә  җыенасыз.   Биредә  халыкны нинди яңалык көтә – тамашачыны  нәрсә  белән  шаккатырырга җыенасыз?
-  Әйе,  25  февральдә,  Алла бирсә,  чираттагы  концертым Мәскәүдә узачак һәм иҗатымны үз итүчеләрне ихластан көтеп калам. Концерт  программасы  яңа, тирән  мәгънәле,  уйландыра  торган  җырлардан  төзеләчәк.  Шулай ук  онытылып  барганнары  да  бу кичәдә  искә  төшерелер.  Хәзерге вакытта  минем  үземә  татар җырлары,  моңнары,  тере  музыка тавышына  кушылып  җырлаулар җитми.  Менә  шушы  бушлыкны  тутырырга тырышырмын.
Ә  шаккатырырга  максатым юк,  килгән  тамашачыларымны бай  эчтәлекле  программа  белән сөендерергә,  яңа  җырлар  тыңлап, күңелле  ял  итеп,  күтәренке  кәеф белән кайтуларын телим.
 
-  Шушы  концерт  программагыз белән җәй айларында туган якларга, нижгар  төбәге  авылларына  гастрольләргә  чыгарга уегыз юкмы?
-  Дөресен  әйткәндә,  үзебезнең якларда  берничә  концерт   бирү теләге күптәннән инде бар. Ничек язган булыр, бәлки быел, ниһаять, бу  теләгемне  тормышка  ашырырмын.
 
-  Гомумән,  шундый  зур  тамаша  бирү  –  бер  кешенең генә  хәленнән  килә  торган  эш түгелдер.  иҗатташларыгыз, иганәчеләрегез,  канатландыручыларыгыз белән таныштырып үтсәгез иде.
-  Бик  дөрес.  Берүзем  генә  шушы зур  тамашаны  алдыралмас  идем, әлбәттә. Иҗатташларым  арасында сәләтле,  ярдәмчел  дусларым гына.  Мәсәлән,  барлык  концертларымда  катнашучы,  Суыксуда туып-үскән,  безнең  якларның  иң оста  баянчыларының  берсе,  композитор   Минхан  абый  Хөсәинов, бик  көчле,  сәләтле,  оста  гитарачы,  композитор-аранжировщик  Гамиль Махмутов, аның тамырлары  Петрякс  авылыннан.  Күптәннән инде  социаль  челтәрләрдә сәхифәләремне  алып  барган,  минем  турында  төрле  мәгълүматны армый-талмый табып җыйган якташыбыз, Шөбиле егете Рәшит абый Фәйзрахманов. Аның турында оста гитарачы  икәнен  белмәгән  идем, кинәттән  ишеткәч  шаккаттым  һәм шуннан  башлап  ул  безнең  музыкант.  Яңа  гына  кушылган  бас-гитарачыбыз Александр Степанов, рус  егете  булуына  карамастан, безнең  музыканы  җиңел  үз  итте һәм  оста  итеп  уйный.   Барысын да язып бетерерлек түгел, билгеле. 
Барчасына да олы рәхмәт. Аерым рәхмәтемне  чын  күңелдән  минем иҗади  тормышым  белән  кызык-сынуы  өчен  “Туган  як”  газетасы редакциясенә  белдерәсем  килә. Әлбәттә,  мине  сәхнәгә  чыгар-ган  Диләфрүз  апамны  да  рәхмәт сүзләре  белән  искә  алмасам, дөрес булмас.

-  Репертуарыгызда  нинди җырларга  күбрәк  өстенлек бирәсез?  Безнең  үзешчән шагыйрьләрнең  әсәрләренә язган  җырларыгыз  бар инде  һәм  бу  эшне  әлегәчә дәвам  иттерәсезме?  Шәхсән сезнең  “сандыкта”  күпме   җыр исәпләнә?
-  Күбрәк  мәгънәле  җырлар  ярат-канга,  өстенлекне  моңлы  халык җырларына  бирәм.  Безнең  як сәләтле  үзешчән  шагыйрьләргә бай.  Шуларның  берсе  –  ыша-нычлы  дустым,  хөрмәт  иткән  ке-шем,   шөбилеле  Максут  абый Мөхәммәтшин.  Җырларымның иң  күп  өлеше  аның  сүзләренә язылган.  Шулай  ук  искиткеч  ма-тур шигырьләр авторы, рбишчалы Ришат  Рамазановны  да  билгеләп үтәр идем.
Гомумән, безнең якларда талант-лы, моңга бай халык, кабатланмас стиль  бездә,  ләкин,   кызганычка каршы,  ул  югала  бара  шул.  Ни өчендер  Татарстан  артистлары-на  игътибар  күбрәк.  Һәм  бүгенге мөмкинлектән  файдаланып, үзебезнең якташларга мөрәҗәгать итәсем килә:
-  Хөрмәтле  якташлар!  Телебезне,  сәнгатебезне  үстерә  алмасак та, саклап калырга тырышыйк. Бик күп  талантлы  кешеләр  эзсез  юк булды инде, ә алар бит һәрбересе безнең  халык  байлыгы,  халкыбыз горурлыгы  булырга  тиеш.  Югалткач  кына  аңлау – хыянәткә тиң бит ул.
 
-   Бүген  татар  эстрадасында җырчылар  чамадан  тыш  артып китте.  Сезнеңчә,  хәзер  татар сәхнәсендә  эталон  артистлар булып кемнәр тора?
-  Әйе,  бик  күп  шул.  Шунысы  кызганыч,  җырлый  белмәгән,  килде-китте  кирәкмәгән  җырлары  аша үзләрен  йолдыз  итеп  санаучы “артистлар”  белән  дөнья  тулды. 
Бөек  шәхесләребез  Илһам  Шакиров,  Әлфия  Авзалова,  Таһир Якупов,  Рафаэль  Ильясов,  Гали Ильясов  һәм  башка  легендар җырчыларыбызның  җырларын тыңлап  үскән  кайбер  кешеләр бүгенге  моңсыз,  җыр  бозучы  “артистлар”  турында  зурлап  сөйли, минемчә, дөрес түгел бу.   Ә  эталон  булып  шәхсән  минем  өчен  элеккеләрдән  иң яраткан  җырчым  Таһир  Якупов, хәзергеләреннән  Зәйнәб  Фәрхетдинова,  ә  үзебезнең  якташла-рыбыздан,  әлбәттә,  Хайдәр  Бигичев һәм Наил Летфуллин.
 
-  Динар,  чамалаганыбызча, сәхнә Сезнең хобби. Ә гаилә туендырыр,  тормыш  алып  барыр өчен төп эшегез нидән гыйбарәт?  Сез нинди һөнәр остасы?
- Төп хезмәтем – медицина ярдәме күрсәтү машинасы йөртүчесе һәм бригадиры.  Шулай  ук   калада үземнең  тавыш  яздыру  студиям бар.
 
- Күптән авыллар бетә дип чаң суга  киләбез,  әмма  йөк  һаман шул  урында  кала  бирә.  Һәм моның аянычлы нәтиҗәсе буларак, ана теле мәсьәләсен өйрәнү дә урыннарда нык кискенләште.  Сезнеңчә, бүгенге шартларда татар  телебезне  ничек  саклап  калырга мөмкин?
-  Килешәм,  начар  хәлгә  төшә киләбез. Ләкин авыллар, минемчә, беркайчан да бетмәс. Хәзер авыр чор кичерсәк тә, бераз вакыт үткәч авылларыбыз янә терелергә тиеш, чөнки шәһәрләрдән тиздән күбесе кире авылга кайта башлар. Ә телебезне  үзебез  сакламасак,  кем  дә сакламас. 
Мин,  мәсәлән,  Мәскәүдә  тудым, белем  алдым,  татар  телен,  билгеле,  укытмадылар.  Үз  телемне ихластан  яратканга  үзем  теләп өйрәндем  һәм  бүген  дә  шуның өстендә  нык  эшлим.  Туган  телне белү – горурлык.

-  Динар,  безнең  сорауларга канәгатьләнерлек  җаваплар биргәнегез  өчен  зур  рәхмәт. Киләчәк  концертыгыз  аншлаг белән  узсын  иде.  “Туган  як”ны укучыларга ни теләр идегез?
-  Мине  ихтирам  итеп,  алган  интервьюгыз  өчен  зур  рәхмәт.  Алла бирсен,  укучыларыгызның  саны көннән-көн артсын иде. Концерттан  аншлаг  көтмим, күпме булса да, рәхмәтле. Ә  “Туган  як”ны  укучыларга саулык-сәламәтлек,  гаилә  бәхете, дөнья тынычлыгы телим.
 
Җавапларны Румия ХАМЗИНА язып алды.

---
Туган як
№ --- | 16.02.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»