поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.02.2018 Спорт

Чын ир-егетләр хоккей уйный

Кочко-Пожарда турнирны фани дөньядан яшьли киткән Рафаил Багаутдиновка багышлап, аның дуслары, якыннары оештырды. Спорт бәйрәменә килүчеләрне мәдәният йортында техник хезмәткәр Әлфия Шакирова җитәкчелегендә бер төркем кызлар кайнар чәй белән сыйлап торды, катнашучыларга чишенеп-киенү өчен клуб дирекциясе уңай шартлар тудырды.

Бу  уңайлыкларны Пильна  районыннан  килгән  Пе-трякс  командасы,  Кызыл  Октябрь районыннан Семочки белән Суыксу  хоккейчылары,  Сергачның  “Ди-намо” командасы капитаны, «Сергачский»  районара  эчке  эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Левкин да, район  администрациясенең  спорт һәм  яшьләр  эше  буенча  бүлек җитәкчесе Дмитрий Блаженнов та билгеләп үттеләр. Баш судья вазифасын быел тәҗрибәле хөкемдар Евгений Тартов үтәде. 

Үткән елдагыча  комментатор  вазифасын  Рифат  Гөбәйдуллин  оста  башкарды. Тамашачылар  да,  уйнаучылар  да: “Губерниев белән Озеров якта торсын!” – диделәр. 
 
Беренче  ярымфиналда  яшь  “Петрякс”  командасы  тәҗрибәле  “Динамо”  белән  очрашты.  Икенче период башында сергачлылар 2:0 исәбе  белән  җиңә  иделәр,  ләкин петрякслыларның  тренеры  Әхмәр Закиров  дөрес  сүзләр  тапты  һәм исәп  кыска  вакыт  эчендә  2:2  булды. Әмма тәҗрибә үзенекен алды - финалга “Динамо” чыкты. 
 
 
Бу уеннан соң турнирны ачу тан-танасы  булды.  Боз  өстендә  дүрт команданың  да  формаларда  бу-луы бигрәк матур күренеш иде. Бу көнне  мәрхүм  Рафаилның  рухы аеруча шат булгандыр.
 
Хоккейчыларны, тамашачыларны авыл  башлыгы  Рөстәм  Абдуллин, район  вәкиле  һәм  баш  хөкемдар сәламләделәр,  Рафаилның  спорт җанлы,  туган  авылы  патриоты булуын  һәм  оештыру  сәләтен билгеләп үттеләр.
 
Шуннан  соң  икенче  ярым  финал  башланды.  Хуҗалар  милли районның  берләштерелгән  командасына  каршы  чыкты.  Пожарлылар  капитаны  Илһам Жиһаншин  уенчыларның  алмашынып  торуын  үз  контролендә тотты.  Тамашачыларның  кайнар җан  атулары  белән  хуҗалар  тиз арада исәпне 3:0 эшләде. Тик Семочки белән Суыксу уйнаучылары да  оста,  тәҗрибәле.  Лидерлары Гаяр  Әббәсов  һәм  Рамил  Мусин ярдәме  белән  алар  уен  ахырында  исәпне  тигезләделәр.  Җиңүче буллитларда  гына  билгеләнде. 
 
Хуҗалар  ике  тапкыр  керттеләр,  ә Равил  Бәдретдинов  капкасын  би-кле саклап калып, авылдашларын финалга чыгарды.  “Бакыр”  өчен  дә  матч  кызу  һәм мавыктыргыч узды. Петрякслылар бары  тик  буллитлар  сериясендә отты. 
 
Финалда,  үткән  елдагыча,  Пожар  белән  “Динамо”  очрашты.  Боз хуҗалары  беренче  секундтан  ук һөҗүмгә күчте һәм тиз арада исәпне ачты.  Тик  каршы  һөҗүмнәрнең берсендә үзләренә дә керттерделәр. Хата бәясе бик зур булды һәм алга таба  командалар  сак  кына  уйнадылар:  төп  вакыт  1:1  исәбенә тәмамланды.  Беренче  урынны  яулаучы  буллитларда  ачыкланды.  Бу юлы  да  җиңү  хуҗаларга  елмайды һәм  алар  икенче  ел  инде  баш  при-зны үзләрендә калдыра. 
 
Бүләкләү  тантанасында  һәр  команда  кубок,  грамота  һәм  акча-лата  бүләкләнде.  Иң  яхшы  уйнау-чылар  дип  Сергачтан  Владимир Кочнев,  Кочко-Пожардан  Марат Имаметдинов,  Суыксудан  Айрат Фаттахетдинов, ә иң яхшы капкачы дип  Суыксудан  Гаяз  Хайретдинов билгеләнде.  Шулай  ук  оештыручылар бу спорт төре үсешенә  зур өлеш  керткән  семочкилы  Гаяр Әббәсовны  ике  бишле  юбилее белән  тәбрикләп,  аңа  истәлекле бүләк тапшырды.
 
 
Турнир  зур  оешканлык  белән, югары  дәрәҗәдә  үтте.  Күрше авыллардан  байтак  халык  килүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Бу көнне Пожарда  үзенә  күрә  бер  бәйрәм, истәлекле  вакыйга  булды.  Хок-кейчылар  сафында  яшьләрнең күплеге  сөендерде.  Димәк,  алар сәламәт  яшәү  рәвешен  сайлыйлар һәм бу спорт төрен перспектив итеп күрәләр.Петрякста да  авылдашлары Максут  Лаценов  истәлегенә  багышланган  хоккей  турниры  яхшы оешканлык  белән  узды.  Кайнар чәйләре  янында  кофе  да  бар иде  һәм  бу  чараның  дәрәҗәсен Пильна  районы  башлыгы  Сергей Бочкановның баштан алып ахырынача катнашы күтәрде.
 
Дөрес,  4  февральдәге  яңгырлы һава  торышы  үз  эшен  эшләде  – уен барышында боз нык карланды. Ләкин  Рамил  Бәдретдинов  себеркеле  МТЗ  тракторында  аның  сый-фатын яхшыртып торды. Хуҗалар  пильналыларны  3:1 исәбе  белән  откач,  турнирны  тан-таналы  ачу  булды.  Шунда  Сергей Алексеевич  соңгы  көненә  кадәр спорт белән мәш килгән, хоккей буенча  Пильна  данын  күрше  Чуваш республикасында яклаганда вафат булган  Максут  Мансуровичның истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән район  үзәгендә  эшләп  килгән ДЮСШка  аның  исемен  бирү  турында белдерде.Кочко-Пожар  командасы К.Октябрь  районының  Семочки белән  Суыксу  яшьләреннән  торган  дружинаны  4:1  исәбе  белән җиңеп,  финалга  чыкты,  әмма ләкин  хәлиткеч  уенда  хуҗаларга 0:3 исәбе белән оттырды. Ә кискен һәм  киеренке  матчта  Пильнаның 
тәҗрибәле  командасы  яшьләрне 4:3 исәбе белән отып, өченче урынны алды. Бөтен катнашучы командалар кубоклар, грамоталар белән һәм  акчалата  бүләкләнделәр. 
 
Яхшы  уенчылар  дип  Петрякстан  Илдар  Аляутдинов,  Кочко-Пожардан  Ринат  Әндәрҗанов, Пильнадан  Александр  Анти-пов  һәм  Семочкидан  Дамир Әбдрәшитов  билгеләнделәр  һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. 
 
Бу  күңелле  вазифаны  район  хаки-мияте  исеменнән  Сергей  Бочка-нов,  авыл  администрациясеннән Ансар  Садретдинов  һәм  оештыручылар  исеменнән  җирле  СПК рәисе  Рафек  Хәсәнов  башкардылар, алар ук барча катнашучыларны бәйрәм табынына чакырдылар. 
Шунда  спорт  хәрәкәтен  урыннарда  җанландыру  турында  бик  күп фикерләр  яңгырады,  хуҗаларга рәхмәтләр  әйтелде  һәм  яңа  очрашуларга  кадәр  дип,  барысы  да дусларча саубуллашты. Шуны да әйтергә кирәк, турнирны оештыруда  төп  рольләрнең  берсен  башкарган  һәр  матчны  гадел алып  барган  баш  судья  вазифасын  үтәүче  авыл  советы  депуты, мәдәният йорты җитәкчесе Әхмәр 
Закировка  да  кунаклар  тирән рәхмәтләрен ирештерделәр.Тагын  шуны  да  билгеләп  үтәргә кирәк  –  Кочко-Пожарда  да,  Петрякста  та  истәлекле  хоккей  турнирлары  “Җирле  инициативаларга  булышлык”  өлкә  программасы кысаларында  төзелгән  заманча спорт мәйданчыкларында узды.
 
Уразавылда  хоккей  буенча 10  февральдә  үткән  V  район  чемпионатында  5  команда  катнашты: Уразавыл,  Суыксу,  Семочки,  Яндавишча  һәм  Салган.  Оештыручылар аларны ике төркемгә бүлде һәм  беренче  булып  бозга  Семочки  белән  Салган  хокккейчылары чыкты. Бу матчны 5:0 исәбе белән семочкилылар  отты.  Аннары  шул ук  төркемдәге  Яндавишча  командасы 2:1 исәбе белән Семочкины җиңде. Күп кеше бу төркемдә нәкъ яндавишчалылар  җиңеп  чыгар дип уйлады, әмма ләкин финалга көтмәгәндә  семочкилылар  алкалар  нисбәте  исәбенә  узды,  чөнки Салган хоккейчылары кечкенә генә сенсация  эшләделәр  –  Яндавишчаны 3:2 исәбе белән оттылар.Ә бу көнне зур сенсацияне Суык-су  командасы  ясады.  Алар  башкаладан  махсус  Уразавыл  данын якларга  кайткан  былтыргы  чемпионнарны 5:2 исәбе белән җиңделәр һәм финалда семочкилыларны 9:1 исәбе  белән  тар-мар  итеп,  чемпи-он исемен яуладылар.
 
 
Уразавылдагы  хоккей  бәйрәмен ачу  тантанасында  да,  аның бүләкләү  өлешендә  дә  К.Октябрь районының  җирле  үзидарә  башлыгы  Рафаэль  Ильясов  һәм мәгариф,  яшьләр  эше  һәм  спорт буенча  комитет  рәисе  вазифа-сын  вакытлыча  башкаручы  Равил Арибҗанов  катнашучыларга  да, күп санлы тамашачыларга да чын ир-егетләр  уенын  хөрмәт  итеп килгәннәре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр,  беренчеләренә уңышлар,  ә  икенчеләренә  кызыклы тамаша теләделәр. Һәм нәкъ шулай  булып  чыкты да.  Югары-да  язып  үткәнебезчә,  бу  спорт бәйрәме  көтелмәгән  сенсацион нәтиҗәләргә бай булды. Биш  команда  да  грамоталар белән  бүләкләнде,  ә  беренче  өчлеккә  әле  кубоклар  белән бергә  акчалата  премияләр  һәм медальләр  дә  тапшырылды.  Шулай  ук  шәп  капкачы  дип  Суыксудан Гаяз Хайретдинов табылды, ә Уразавыл  командасыннан  уенчы Рөстәм Билялов бүләкләнде. Кече ватанында  хоккейны  пропагандалауга,  яшьләрне  сәламәт  яшәү рәвешенә тартуга зур өлеш керткән һәм икенче ел рәттән Уразавылда хоккей  турниры  оештыруга  ярдәм иткән, Уразавыл командасы составында  шәп  уен  күрсәткән  Рөстәм Фаракшинны  район  башлыгы  һәм “Бердәм  Россия”  партиясенең җирле  бүлеге  җитәкчесе  Рафаэль Нәбиуллович махсус бүләкләде. Район  үзәгендә  боз  әйбәт  иде, ә  тулаем  хоккей  тартмасы  турында  шулай  дип  әйтә  алмыйбыз, чөнки махсус линияләр күренмәде, ә  бортларга  алар  бөтенләй төшерелмәгән.  Кызганычка,  чәй өстәле  дә  бик  тар  һәм  кыска  иде. Ә чемпионат үзе бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды. 18,  23,  24  февральдә   Кочко-пожар, Семочки һәм Суыксуда да  хоккей  турнирлары  зур  оешканлык белән үтәр дип өметләнәбез.

Илнар САДЕКОВ
Туган як
№ --- | 16.02.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»