|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2018 Мәдәният
Айдар Фәйзрахманов: Илһам Шакировны кабатлап булмый (ФОТО)Татар дәүләт филармониясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам ага Шакировның туган көне уңаеннан «Кара урман аша...» дип аталган концерт узды. Җырчы туган көнгә багышланган әлеге концертларны Татар филармониясе 2002 елдан башлап ел саен уздыра. «Кара урман аша...» дип исемләнгән концерт Илһам аганың архивларда сакланган аудио һәм видеоязмалары белән үрелеп барды. Концерт борынгы архив язмасы – Лейпциг төрмәсендә әсирләр җырлаган борынгы «Карурман» җыры язмасы белән башланды.
«Архив язмасын безгә 2009 елда, фильм төшерергә килгәч, «Россия» телеканалы журналистлары тапшырып киттеләр. Соңрак галим Искәндәр Гыйләҗев та ул язманы кулланырга тәкъдим итте. Менә, ничек матур итеп кулландык язманы. Гаҗәеп байлык бит. Илһам агага багышланган бу концертны әзерләгәндә аның репертуарын җентекләп карап чыгып, җырчылар белән һәр бормасын, һәр иҗеген җентекләп әйрәнергә туры килде. Әлбәттә инде, Илһам Шакировны кабатлап булмый. Ләкин ул башкарган легендар җырларны тоеп, аңлап, йөрәк аша уздырып җырларга кирәк», – ди концертның сценарий авторы һәм режиссеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.
Наҗар Нәҗми, Рөстәм Мингалим, Шәмсия Җиһангирова, Нурихан Гадел, Михаил Львов шигырьләре, композитор Фасил Әхмәтов, тарих фәннәре кандидаты Фәндилә Хәбибуллина истәлекләре концертны тагын да эчтәлекле, тулы иттеләр.
Илһам Шакиров репертуарыннан җырларны Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри («Гүзәлия җыры», М.Имашев көе, С.Сөләйманова шиг.), Башкортстанның атказанган артисты Алим Каюмов ( «Казах кызы сөйгәнем», З.Хәбибуллин көе, Г. Сәгыйдуллин шиг.), Халыкара конкурслар лауреатлары Сиринә Зәйнетдинова, Алинә («Сарман», татар халык җыры) һәм Азат Кәримовлар («Күн авылы көе»), Рөстәм Насыйбуллин («Җиз кыңгырау моңнары» В.Хәбисламов көе, Ә.Атнабаев шиг.), Илгиз Мөхетдинов («Яңа кара урман», татар халык җыры) , Илшат Сибагатуллин («Хуш, авылым» С.Сәйдәшев көе, Х.Фәтхуллин шиг.), Ильяс Камал (виолончель), Екатерина Коврикова (фортепиано), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле («Герман көе», «Бер алманы бишкә бүләек»,Татар халык көе, Р. Вәлиев шиг.), Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Мирас» инструменталь ансамбле башкарды.
Сценарий авторы һәм режиссер – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.
--- |
Иң күп укылган
|