|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2018 Әдәбият
Популяр шагыйрә Рифә Рахман: Хәерче булып яшәргә теләмим– Ун меңнән артык пенсия алам. Булган тормышымнан канәгатьмен, байлыкка омтыла торган кеше түгел мин. Әмма хәерче булып та яшәргә теләмим. “Язучы хәерче булырга, урам чатында ризык сорарга тиеш, шул очракта гына ул яхшы язачак”, – дип уйлаучылар ялгыша. Бу – ялкаулык билгесе дип саныйм. Шул ук вакытта милләтеңне, иманга кагылышлы әйберләрне акча хисабына сатарга ярамый һәм мин бервакытта да сатылмыйм, - дип сөйләгән Рифә Рахман Акчарлак басмасына. - Әгәр миңа: “Сиңа фәлән миллион сум акча бирәбез, милләтеңә каршы бер җөмлә әйт, яисә сиңа Тукай премиясе бирәбез, син менә бу тел мәсьәләләрендә хөкүмәт позициясен яклап язып чык!” – дип әйтәләр икән, ул әйбергә бармыйм. Ә безнең кайбер язучылар Тукай премиясен алыр өчен шундый имансыз адымга да бара башладылар.
--- |
Иң күп укылган
|