поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.02.2018 Сәясәт

“Мин – бәхетле кеше”. Министр эшеннән киткәндә әнә шулай диде

Утсыз төтен булмый, ди. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинның отставкага китүе турындагы имеш-мимешләр моннан бер атна чамасы элек үк таралган иде. Ике көн элек бу хакта рәсми рәвештә хәбәр иттеләр. Яңа министр итеп моңа кадәр башкаладагы 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков билгеләнде.

Гадел Вафин 2013 елның сен­тябреннән бирле министр вазыйфасын башкарды. Ул җи­тәк­челек иткән елларда Татарстан Идел буе федераль округында туучылар саны арту, табигый үсеш, сәламәтле­ге какшауга бәйле булмаган сә­бәпләр аркасында үлү­че­ләр саны кимү кебек күр­сәт­кечләр буенча алдынгы урынга чыккан. Белгеч­ләр республикада уртача гомер озынлыгы артуын да искәртә. Хәзер әлеге сан 75 яшьлек чикне узып киткән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматла­рына караганда, былтыр республикада яшәү­­челәрнең 75,5 проценты медицина хезмәтләреннән канәгать калган. Чагыштыру өчен, алдагы елда әлеге күрсәткеч 72,2не тәш­кил иткән.
 
Тармак хезмәткәрләренә яңа министрны тәкъдим итү чарасында Татарстан Премьер-ми­нистры Алексей Песошин элеккеге министрга башкарган хез­мәте өчен рәхмәт сүзләрен җит­керде һәм яңа эш урынында уңышлар теләде. “Мин – бәхетле кеше, – диде Гадел Вафин. – Чөнки үзең уйлап тапкан планнарны тормышка ашыру һәм шуларның нәтиҗәсен күрү – зур бәхет”. Кайбер мәгълүматларга караганда, Гадел Вафин алга таба да сәламәтлек саклау тармагында эшләп калачак.
 
 
Яңа министр Марат Садыйков әлегә кадәр Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы булып эшләде. Ул – 2014 елның октябреннән бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты. “Марат Наил улы – респуб­ликадагы иң абруйлы җитәк­че­ләрнең берсе”, – ди Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутаты, рес­публиканың элеккеге сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов. Аның сүзләренә караганда, Марат Садыйков – табибтан министр вазыйфасына кадәр күтәрелгән шә­хес. “Аны тыныч холыклы кеше, дип атар идем. 7 нче шәһәр хаста­ха­нәсен төзегәч, өч хезмәт коллективын, шул исәптән элеккеге 7 нче хастаханә һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен берләш­терергә кирәк иде. Марат Садыйков аларны бер йодрыкка туп­лап кына калмыйча, бик яхшы коллектив төзеде”, – диде депутат. Алга таба тармакның элеккеге җитәк­чесе булдырган темпны саклап калу кирәклеген дә искәртте ул. Шулай итеп, соңгы арада Татарстанда дүртенче яңа министр билгеләнде. Әле узган атнада гына республи­каның Урман хуҗалыгы, Икътисад, Экология һәм табигый ресурслар министрлыкларына яңа җитәк­челәр килде.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.02.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»