поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.02.2018 Шоу-бизнес

Гөлүсә Закирова: "Асаф Вәлиев белән  кочаклашып төшкән фотомны күргәч, кем нәрсә уйлар?"

Кинәт инстаграмым ваттылар. Белмим әллә вирус керде, әллә, берәрсе максатчан – анысы икенче мәсьәлә, әмма факт бер: минем еллар буе тупланган фото китапханәм кемнеңдер кулында. Бер җепкә сузылган тормыш икенче борылыш ала болай булгач…

Иң башта, яшермим: көендем, билгеле. Ничек инде? Мин хәзер гадәткә кергәнчә, инстатасманы карап, кемнең кая барганын белә алмыйммыни хәзер? Әнә теге кичә Асаф Вәлиев белән төшкән фотома ничә лайк җыйганын да күрә алмыйммы? Үч иткәндәй, кичә “Интертат” аны өйләнгән дип тә язып чыккан, минем белән кочаклашып төшкәнен күргәч, кем нәрсә уйлар? Менә шундый уй дисәң, уй булып бетмәгән борчу хисләре урап алды.
 
Икенче курку җитдирәк булып чыкты. Инстабитемдә минем гаилә фотолары да бар. Шәхси фотолар да куйганыма җанны үкенеч бөтереп алды. Вәт надан, шулай ярыймы инде? Нәрсәгә дип тормышыңның сиңа кызыклы тоелган күренешләрен куя бардың? Хәзер теге явыз ватып-җимерүче адәм, аны башка максатларда файдаланса? Әбиемнең – намаз карчыгының бер сүзе искә төшә: саклану барыннан да хәерлерәк. Менә бит, заман уенчыгына бирелеп, теткәнмен генә фототормышта яшәп…
 
Кинәт күзләрем ачылып киткәндәй булды. Инстабитем югалса да, гаиләм янәшәмдә икән бит! Иртән торып гадәттәгечә эшкә җыенам, әлбәттә, шәхесләр белән дә күрешәчәкмен, фотога төшсәм, үземнең альбомыма урнаштырыра алам. Гөлем шулай ук чәчәк ата, мичтә гадәттәгечә табикмәкләр пешә, юлга да чыкмый тормам, һәр сәяхәттән бер кочак “тере” фото белән кайтачакмын!
 
Һәр югалтудан сабак алыйк, әйдә. Ул сабакның беренчесе: тормышыңда булган бөтен вакыйганы социаль челтәрләргә куюдан тукта! Аларның күбесе сиңа гына кызыклы.
 
Икенчесе: гаиләң, балаң – бик шәхси нәрсә, аларны ятлар күзенә тәкъдим иткәнче мең кат уйла. Күзләрнең төрлесе бар. Бөтен кеше дә сөбханаллаһ диеп карамаячак! И-и бу бәхетле инде, дип кара энергия түгүчеләр дә аз түгел. Бу кагыйдәне үзләштергән кеше көндәлек тормышында чыннан да бәхетле яши ала.
 
Өченчесе: социаль челтәрдә утыра-утыра, яңа бер уйдырма тормыш барлыкка килүчән. Гадәттә ул синең җитешсезлекләреңне (аларны үзең беләсең инде) каплап, яхшы итеп күрергә теләгән яклардан гыйбарәт. Һәм, ни галәмәт, син үзең дә шуларга ышана башлыйсың. Иң куркынычы: сиңа көндәлек тормышта түгел, ә уйлап чыгарылган шул дөньяда кызыклырак була башлый. Зомбилашу сымаграк килеп чыга.
 
Тагын бер сабак: техника белән бәйле теләсә нәрсә уалучан, юкка чыгучан. Әйтик, “Идел” журналының өч ел элеккеге электрон вариантлары булмаска мөмкин, ә кәгазь журналлары исән!
 
Менә шул. Инстадөнья мине югалтуын сизмәячәк, билгеле. Без анда диңгездәге бер тамчы гына. Үзем бераз юксынырмын, билгеле. Ул дөньяга бәйлелектән ни дәрәҗәдә котылуга карап, тернәкләнәсе инде…

---
Идел
№ --- | 16.02.2018
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»