поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.02.2018 Җәмгыять

"Әфганда югалткан дусларым төшкә керә" (15нче февраль - Әфган сугышчыларын искә алу көне)

Питрәч районы егете Рәис Альберт улы Шәмсетдинов хокук саклау органнарында 1986 елдан. Армия елларында кайнар Әфган сугышыннан кайтуга башкаланың ул вакытта Ленин районы сакчыллык бүлегенә хезмәткә урнаша. Дошман шәһәрләрен-авылларын үткәндә һәлак булган дусларын: татар егетләре Мусин, Гайнетдиновны югалтканнарын бик озак аяныч төшләренә керә аның.

Үзе учение вакытында чакта, әткәсе вафат булу сәбәпле чакыру телеграммасы алып, самолетта кайтса да, туган авылы Пимәргә бераз гына соңга калып, тиешенчә хушлашырга өлгермәвен сөйли. Андый аяныч мизгелләр тормышында әле күп була. Шулай да, үзен оптимист саный. Алга таба позитив күзлектән карарга тырыша.
 
30 елдан артык гомерен Ведомстводан тыш сак хезмәтенә багышлаган өлкән прапорщик Шәмсетдинов берничә йөз җинаять ачкан, меңләгән хокук бозучыны тоткарлаган. Шәхси делосында йөздән артык бүләкләү теркәлгән. Күп еллар дәвамында бер үк маршруттан йөри: Ибраһимов, Ямашев, Короленко урамнары. Аның экипажы Көрәш сарае, Татнефтьарена, су спорт төрләре  стадионы һ.б. иминлеген булдыру белән мәшгуль.  Саклаган территориясен биш бармагыдай белә. Чөнки җинаятьченең оператив тоткарлау өчен районның һәр почмагын, һәр сантиметрын белү мәҗбүри.
 
Рәис сөйләгән берничә очрак бүгенге полициянең хезмәт нечкәлекләрен тасвирлый. Телефоннан хәвефле хәбәр килгәч тә хокук бозу урынына юнәлдек. Әзмәвердәй ир-ат каршылык күрсәтте. Физик көч, махсус кулланмалар белән генә тынычландыра алдык үзен. 
 
Төн уртасында куып алып кителгән машина турында хәбәр килә. Патруль машинасының алгы панелендә хәзерге моментта эзләүгә игълан ителгән машина номерлары. Экипажның максаты: аларны юлдагы машиналар рәтеннән күреп туктату. Машинаны эзләү максаты төрле булырга мөмкин : угоннар да, машинага утырып качкан җинаятьчеләр, йә туктарга боерыкны үтәмәү дә. Еллар буена   игътибар, хәтер, профессиональ сиземләү ярдәмендә Рәиснең күзләре күнеккән. Хәтердә әле бик озак иске номерлар да саклана. «Ял көнне үз эшең буенча барганда да, күз автомат рәвештә  машина номерлары буенча утә»,- дип сөйли ул.
 
Шәмсетдинов сүзләре буенча, тоткарланучылар җаваптан котылу өчен кайвакыт барысына да әзер.  Хатын-кызлар ирләрдән артта калмый: чибәрлекләре һәм аңкып торган хәмер исе белән бергә юлларында калыккан һәр проблеманы хәл итәрлек көч сизәләр үзләрендә. Кеше хәзер бик явыз: үз хокукларын бик яхшы белә, ә менә бурыч-вазыйфаларын...
 
Җаваплылыктан иң җайлы качу юлы: хезмәткәргә ришвәт бирү, дип уйлыйлар. Табигый баш тарту аркасында ачулары кабарып, сугышырга, качарга маташкан талаучы-караклар да очрый.
 
Янә бер тоткарлау очрагы турында сүз тота:
 …Ямашев урамындагы бер фатирда компания ял иткән. Кунаклар чыгып киткәч, хуҗабикәнең кыйммәтле телефоны юкка чыгуы ачыклана. Кем икәнен ачыклап, бер кунак егетне тоткарлыйлар. Куртка кесәсендә югалган әйбер дә табыла. 
 
… Җиңү паркында ике егет аталары яшендәге бер ирнең телефон, акчасын, өске киемен талап алган. Аларны ерак түгел: мәчет янында кулга алалар. «Хезмәтләреннән» соң тирләп-пешеп  якындагы киоскка, «табыш»ларын бәйрәм итәргә юнәлүләре булган.
 
 …Иртәнгә таба бер минимаркетта сатучыны кыйнарга  вәгъдә итеп, ике шешә кыйммәтле аракы талап алганнар. Хатын-кыз югалып калмый – шунда ук тревога төймәсенә басып җибәрә. Хокук бозучыны берничә минуттан кулга да алалар. Качарга омтылып, полиция хезмәткәрләренә каршылык та күрсәтеп карый... 
 
2000нче еллар башында Яңа-Савин районында фатир урлашулар саны кискен артып киткән була. «Домушниклар» сигнализация кертелгән фатирга да кереп караган – эләктерәләр үзләрен. Гаврилов урамыннан саклау пультына хәвефле сигнал көндезге уникеләрдә килеп җитә. Тоткарлау төркеме хокук бозу урынына юл тота һәм каракларның качу юлларын каплый. Беренче тимер ишек – ачык, икенчесе – агач ишектә әллә-ничә монтировка эзе күрәләр. Эчкә керергә дә өлгермәгән – уңмаган каракны 6-7 этаж арасында тоткарлыйлар. Аңарда балонлы ачкыч һәм отмычкалар табып алына. 25 яшьлек Грузия кешесе Казанда гына да 30лап фатирны “чистартырга” өлгергән булуы ачыкланды. Тәҗрибәле каракны Рәис экипажы тоткарлыган. 
 
Хезмәт итәргә нәкъ ведомстводан тыш сак бүлегенә килдем. «Бу –минеке!»- дип ышана өлкән прапорщик Рәис Шәмсетдинов.  
 
 
                                                                     Фирая Гайфиева,
                     РФ Милли гвардия гаскәрләренең
Татарстан Республикасы буенча
“Ведомстводан тыш сак идарәсе” ФДКУнең матбугат хезмәте.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.02.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»