|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2018 Җәмгыять
Гакыйль Сәгыйровка 80 яшь тулган булыр иде (ВИДЕО)Әгәр исән булса, Татарстанның Нурлат районындагы Әхмәт авылында туып, озак еллар Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында, Ульян өлкәсенең Димитровград (Мәләкәс) шәһәрендә яшәгән һәм иҗат иткән каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габделҗаббар Кандалый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Филантроп” халыкара бүләк иясе Гакыйль Сәгыйровка 16 февральдә 80 яшь тулыр иде. Самар өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге шушы уңайдан 18 февральдә 11 сәгатьтә Самарның Пушкин исемендәге Тимерюлчылар мәдәният йор-тында (Лев Толстой урамы, 94 йорт) әдәби-музыкаль кичә уздыра.
Казаннан, Нурлаттан, Ульяновскидан, Димитровградтан, башка күрше шәһәрләрдән, районнардан күпсанлы кунаклар, Гакыйль Сәгыйровның ба-тырлыгына һәм иҗатына мөкиббән кешеләр — язучылар, шагыйрьләр, җырчылар чакырыла.
Бәйрәмдә юбиляр турында истәлекләр, аның шигырьләре яңгыраячак. Профессиональ һәм һәвәскәр җырчылар Гакыйль Сәгыйров шигырьләренә язылган җырларны башкарачаклар, шагыйрьнең китаплары, ясаган рәсемнәре, аның Биккол авылы музеендагы экспонатлар күргәзмәсе булачак.
Без сезгә Татарстанның Нурлат телевидениесының 2006 елда Гакыйль Сәгыйровтан алган әңгәмәсен тәкъдим итәбез.
--- |
Иң күп укылган
|