поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.02.2010 Авыл

БОРЫНДЫКТА ЭШЛӘР ХӨРТИМЕ?

“Күп сәламнәр белән даими укучыгыз, бик олы әбиегез хат яза... Коткарыгыз безнең балалар бакчасын, балаларны шунда яңадан кайтарырга булышыгыз. Аның урынында хәзер фәхешханә. Мәчет урыны ул, җир йотар дип куркабыз. Кайбыч район мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Шакиров авылыбыздан чыккан кеше бит. Ничек оялмыйча саткан ул аны? Авыл исеменнән ярдәм сорыйбыз”.

Кайбыч районы Борындык авылыннан менә шундый эчтәлектәге хат килеп төште. Шул ук конвертка “Бәйрәм” газетасының 47нче санын да салганнар. Җир йотарлык нәрсә булган икән дип, шунда басылган “Халык күзенә ничек карарсыз?” дигән язманы ашыга-ашыга укырга тотындым. Хаты да, газетада басылган язма да аноним. Баксаң, Борындык халкының эчен пошырган нәрсә – авыл үзәгендәге бер бина икән. Анда элек балалар бакчасы һәм медпункт булган. Ә хәзер инкубатор итеп җиһазларга җыеналар, ди.

 

Автор әйтүенчә, балаларны мәктәп бинасына – начаррак шартларга, нибары ике бүлмәгә күчергәннәр. “Балалар бакчасында бәдрәф бина эчендә иде. Ә монда урамда ул. Юыну бүлмәләре дә төштә генә күрерлек, ашханә дә укучыларныкы белән уртак. Безнең җәмгыятьтә болай да кеше кадере юк, инде киләчәгебез булган балаларга да мондый тискәре мөнәсәбәт нигә кирәк?” – диелгән газетада. Медпунктка килгәндә, эшләр шулай ук шәптән түгел, дип ышандырган автор. “Фельдшерлар уколга еш йөрүче абзыйлардан сорап, мәктәпнең 6 квадрат метрлы бүлмәсен ремонтлаткан. Укол кадатырга барган кешегә ятып торырлык та урын юк, ди анда. Авырса, я булмаса кан басымы күтәрелсә, медицина ярдәме сорап, авыл читендәге мәктәпкә кадәр килү – үзе бер газап”.

 

Үзәктә урнашкан бина, ягъни элеккеге балалар бакчасы һәм медпункт ни хәлдә дисезме? “Бәйрәм”дә монысына да җавап ярылып ята: “Район җитәкчелеге аны 300 мең сумга сатып, табыш алуны кулайрак күргән. Ә сабыйлар балачак илләреннән мәхрүм калган... Ләкин иң хәтәре шунда: авыл уртасында инкубатор ачу экология кысаларына сыя торган эш түгел”.

 

Аның сасысы кемгә тансык?!

 

Борындыкта эшләр бигрәк хөрти икән, мин әйтәм. Аноним хатларны тикшермәсәк тә, искәрмә ясап, Кайбыч районына кузгалдым. 200 хуҗалыктан торган төзек, матур авыл бу. Оптимизация җиле генә тынычлыкларын бозган, каһәр!

 

...Элеккеге балалар бакчасы янындагы бер йортка сугылдым.

 

– Кызым, бу үзгәрешкә урамыбыз белән каршы. Инкубатор ачсалар, аның сасысын кемнең иснәп ятасы килсен?! Әнә фәлән-фәлән йортка керсәң дә, минем сүзне кабатлаячаклар. Инкубатор урынына, мәсәлән, пекарня салсалар, авыл халкына, яшьләргә эш урыны булыр иде. Шул бинаның уты янып торганда да авылга ямь өстәде, ичмасам. Исемемне язма, куркам, – диде олы яшьтәге бер апа.

 

Чыннан да, инкубатор ачуга теш-тырнагы белән каршы торучылар шактый булып чыкты. Күбесе олы яшьтәгеләр. Авыл читенә “сөрелгән” балаларны жәлләделәр, медпунктның ерак һәм кысан булуыннан туйганчы зарландылар.

 

Киләсе тукталышым – мәктәп бинасындагы “Гөлбакча” балалар бакчасы. Ике алама бүлмә, урамга бәдрәфкә йөгерүче балалар, пошаманга калган тәрбиячеләр... Менә шуларны күреп, шаккатырга әзерләнгән идем. Язмаган икән, чынлыкта исә газетада язылганнарның нәкъ киресе булып чыкты. “Гөлбакча”лары гөрләп эшләп утыра, бүлмәләре җылы, балалары рәхәтләнеп уйнап йөри. Тышта 30 градус суык булса да, өсләрендә юка күлмәк. Аерым ишек ясаганнар, мәктәпкә дә комачауламыйлар кебек. Тәрбиячеләр аптыраган аптыравын. Ләкин андагы шартларга түгел, минем килүемә, шикаять язып ятучыларга. Редакциягә килгән хат турында әйтү белән, тәрбияче Рузалинә Нигъмәтҗанова сүз башлады.

 

– Юк-юк, бар да әйбәт! Кемгә ошамый икән соң безнең балалар бакчасы? Үзебезгә килеп уфтанучы юк, ата-аналар да канәгать. 15 бала өчен яхшы шартлар тудырылган, – дип тезеп китте тәрбияче.

 

– Бәдрәфегезне күрсәтегез әле, – дим ышанмаган кыяфәт чыгарып.

 

– Кем шушы суыкта бәләкәй баланы урамга йөгертсен инде, гомер булмаган хәл! – дип бер-бер артлы бәдрәф, юыну һәм йокы бүлмәләрен күрсәтергә тотынды ул. – Барысы бергә 4 бүлмә һәм коридор бар. Шушында бер мәртәбә булса да кереп караган кеше андый сүзне газетага язмас иде.

 

– Элеккеге бинагызны сагынмыйсызмы соң?

 

– Газ да кертелмәгән бит анда. Кыш буена 50 тонна күмер ягып җылыта идек. Аяктан итек төшмәде, быелгы кебек салкын кышны ничек чыккан булыр идек, белмим. Түбәдән су үткәнгә, яңгыр яуганда идәнгә табак-савыт тездек. Капиталь ремонтсыз эченә керә торган бина түгел, кыскасы, – дип сүзгә кушылды икенче тәрбияче Әнисә Әскәрова.

 

Болай күчерүнең төп сәбәбе – балалар саны аз булу икән. “Оптимизация шартларында мәктәп бинасын булса да саклап калырга кирәк”, – ди җитәкчеләр. Узган елда авылда нибары бер бала туган, укырга керүчеләр саны да елдан-ел кими. Бүген мәктәпләрендә нибары 68 бала укый, шуңа тугызъеллыкка калдыру турында да сүз бара. Ул очракта мәктәп бүлмәләре тагын балалар бакчасы карамагына күчәргә мөмкин. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар булса, әлбәттә. Ә хәзергә биредә бар да ал да гөл. Элеккеге балалар бакчасына яңадан күчүгә, 15 бала өчен 33 тәрәзәле зур бинага ихтыяҗ юк кебек.

 

Медпункт эчендә – кыш...

 

Борындык мәктәбе җитәкчеләре дә биредә балалар бакчасы булуга ике куллап риза.

 

– Үзләренә дә иркен, без дә каршы түгел. Монда кадәр йөрергә ерак диючеләрне әйтәм, күрше авылдан карга бата-бата килмиләр бит. Ни дисәң дә, бөтенесе бер кечкенә авыл эчендә инде. Юлы да салынган, – диде укыту эшләре буенча директор урынбасары Минзилә Ярхәмова.

 

Мәктәп директоры Рамил Гарәфиев тә аңа кушылды:

 

– Теге бинаның идәне дә төшеп китә, нигезе дә беткән, газ да кермәгән... Кайсы җиренә тотынсаң да чыгым сорый, ремонтка 3-4 миллион сум акча кирәк. Балалар булса, тотынырлар иде дә, бәлки... Демографик ситуация начар шул.

 

Газетада язылганга түгел, үз күзем белән күргәннәргә ышанып әйтәм: балалар бакчасында хәлләр бер дигән. Кергәч чыгасы килми – чиста, җылы, рәхәт... Бөтен авылларда Борындыктагы кебек “Гөлбакча” булсын иде әле. Менә медпунктлары чынлап та 6 квадрат метрлы булып чыкты. Аны элеккеге склад урынына, аерым ишек ясап ачканнар икән. Үзе салкын, үзендә борылырлык та урын юк. Мин кергәндә фельдшер Роза Тимергалиева кышкы курткаларын киеп утыра иде.

 

– Эш урыныгызда бигрәк салкын икән, – дидем килеп керү белән.

 

- Бераз салкынрак шул. Элек дүрт бүлмә иде, монда берәү генә. Нигә халык зарлана дисезме? Тегендә әбиләр юк эшне дә бар итеп кереп, коридорда иркенләп сөйләшеп утыралар иде. Хәзер берсе керсә, икенчесенә чыгарга кушам. Чөнки сыеп булмый, бүлмәсе кечкенә. Аннары, ерак булуын яратмыйлар. Көненә 8-9 кеше килә, хәзер инде күбесенчә өйләренә чакыралар, – диде Роза Тимергалиева.

 

– Үзегез өйләренә баргач, тавышланырга сәбәп тә юк бит?!

 

– Читтән кайткан кешегә калганга да ачуы килде бугай халыкның. Хуҗасы булмаса, ул бинаны сүтеп бетерерләр иде инде. Кайберәүләрнең ситуацияне аңлап, кабул итеп бетермәве генәдер. Монда күчүебезне вакытлыча гына дияргә мөмкин. Мәктәптә балалар саны кимесә, безгә зуррак мәйдан, берничә бүлмә бирерләр дип ышанабыз.

 

“Каршы килү – консерватив фикерләү”

 

Авыл җирлеге башлыгын да табып сөйләштем. Ул халыкның бу эшкә каршы килүен “консерватив фикерләү” дип атады. Ә төпкәрәк төшсәң, хәлләр мин уйлаганнан да кызыграк. Инкубатор буласы бина сатылмаган икән дә бит!

 

– Мондагы халык үзенчәлекле, тарихы Пенза мишәрләренә барып тоташа, – дип башлады сүзен Шәүкәт абый Сибгатуллин. – Әлеге проблема – оптимизация галәмәте, бездән берни тормый. Әгәр “Гөлбакча”ны шул салкын бинада калдырсак, бүген балалар җыя алмыйча интегер идек. Чөнки беркемнең дә баласын көне буе өшетеп, начар шартларда яткырасы килми. Ата-аналар күчергән өчен рәхмәт әйттеләр.

 

– Авыл уртасында инкубатор ачуга ничек карыйсыз?

 

– Тумаган тайның билен сындырган кебек. Әле ул бина һаман дәүләт карамагында, аукцион булмады, сатылмаган. Аны 200 меңгә бәяләп кенә киттеләр. Эше барып чыгамы, юкмы – билгесез. Анда салымын түләп торучы кеше булгач, йорт хәрабә хәлендә калмагач, шатланырга гына кирәк. Әгәр башка вариант, икенче бизнес-план белән килүче булса, рәхим итсеннәр!

 

Инкубатор ачу хыялы белән янып йөрүче – Фәрдис Сафиуллин. Үзе Башкортстаннан. Быел тулысынча күченеп кайтып, монда кош-корт үрчетеп, сату итмәкче. 10 март тирәсендә Борындыкта 300 каз, 500 бройлер чыгарырга җыена икән. Җылылыкны электр миче белән тәэмин итәргә планлаштыра. Якын-тирә районнарда инкубатор булмаганлыктан, бу эшнең табыш китерәчәгенә ышана.

 

– Нинди зыяны, сасысы булсын ди?! Әнә Башкортстанның Туймазы районында 7 урында инкубатор бар. Ышанасызмы, бөтенесе шәһәр үзәгендә! Ә монда кеше гадәтләнмәгән, ачулары килә. Кошлар йомыркадан чыгып 1-2 атна үтүгә сатылачак. Кеше 5-6 сыер асрый, аның пычрагы юк мәллә?

 

– Халыкны эш белән тәэмин итәрлек башка нәрсә ачып булмыймы соң?

 

– Әгәр күбрәк чыгара башласам, бөтенесенә үзем генә өлгермәячәкмен. 2-3 ярдәмче кеше алырмын дип торам. Киләсе елга ссуда алып, 33 тәрәзәнең яртысын яптырырга уйлыйм. Коймаларны алыштырырга кирәк. Эш күп әле анда, – диде Фәрдис Мансурович.

 

Авылда инкубатор ачуның зыянлымы-юкмы икәнен белү өчен эколог булып эшләүче танышыма шалтыраттым.

 

– Авыл уртасында тавык фермасы салсалар, ул очракта зыянлы. Тикшерүчеләр килеп, яптырырлар иде дә. Ә инкубатор ачуның бер начар ягын да күрмим. Чебиләр чыккач та сатыла барачак бит. Шәһәр эчендә инкубатор ачучылар күп. Бу – борчылырлык сәбәп түгел, – диде Камил Җәмилевич.

 

Нәтиҗә ясыйк: балалар бакчасы – шәп, медпунктның җылыначагына һәм зураячагына ышандырдылар. Мәктәп ерак дигәннән, авылның икенче башыннан килү күп дигәндә бер чакрым бугай инде... Ә менә инкубатор ачуның алай хафаланырлык зыянын таба алмадым. Авыл уртасындагы бина җимерек хәлдә ятса, халыкка тагын да күңелсезрәк булыр иде. Әгәр инде яхшырак идеяләр туып, арагызда шәбрәк эшмәкәрләр табыла икән, рәхәтләнеп эшләгез, башка нәрсә ачыгыз. Чөнки ул бинаны бүтәннәрнең дә сатып алу хокукы бар. Хәер, күченеп кайткан кешенең анда эш башлавы шундый гаеп эш микәнни?!

 

Димәк, хөрмәтле борындыклылар бүгеннән тынычлап йоклый ала. Авылда инкубатор ачу сезнең гомерне кыскартмаячак. Үз-үзегезне ашау, юкка борчылу, пессимистик уйлар белән яшәү – сәламәтлекне шулар какшата. Медпункт ишек төбен сирәгрәк таптарга язсын үзегезгә!

 

Рәсемдә: инкубатор итеп җиһазланачак бина.


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 6 | 17.02.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»