поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ике сәгать буе кешеләрнең гайбәтен сатканнан соң, “ярар, үзләре беләләрдер инде” дип әйтеп куярга онытмагыз.

Бүген кемнәр туган
  • 09 Сентябрь
  • Кәрим Габидуллин (1945-2025) - музыкант
  • Вера Минкина (1918-2011) - актриса
  • Ирек Богуславский - эшмәкәр
  • Зөлфия Шәмсуарова - актриса
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
  • Студент кызыма, яшәп укыр өчен, квартира, бүлмә эзлим. Казан шәһәре Вахитов районыннан укуына якын булыр иде. Риелторлар, мошенниклар шалтыратмасагыз иде.89372839839
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
Архив
 
13.02.2018 Аш-су

Илсөядән торт рецепты

Күп көч куймыйча гына әзерлисең, әллә нинди ингредиентлар да юллап йөрисе түгел, әмма бик тә тәмле килеп чыга торган торт рецепты тәкъдим итәм. Өстәвенә, мультиваркада пешереп була. Иллә дә җайлы инде менә!

Аны дустым Илсөядән (җырчы түгел!) язып алган идем. Пешереп карагыз әле!

5 яшьлек Мөхәммәдулла әбисе белән серләшеп утыра икән. Әбисе:

– И-и-и, улым, хәзер бөтен нәрсә дә бар, ашарга җитәрлек, ипидән өзелгән юк, Аллага шөкер! Менә без синең кебек кечкенә чакта ашарга юк иде, ипигә тилмереп йөри идек инде, – дип әйткәч, Мөхәммәдулла:

– Нигә соң кибеттән берәр тартма прәннек алып кайтып куймадың, – дип әйткән ди.
 
Әйе, ни теләсәң шул бар, шөкер! Ризыкны талымлыйбыз, тәмледән-тәмлесен, татлыдан-татлысын ашыйсы килә, сайланабыз да әле. Кибеткә керсәң дә җаның теләгән ризыкны сатып алып була. Чат саен камыр ризыклары пешереп саталар. Шулай да гаиләңне җан җылыңны, күз нурларыңны салып пешергән ризыклар белән дә иркәлисе килә бит. Ә вакыт ягы чамалы. Күп көч куймыйча гына әзерлисең, әллә нинди ингредиентлар да юллап йөрисе түгел, әмма бик тә тәмле килеп чыга торган торт рецепты тәкъдим итәм. Өстәвенә, мультиваркада пешереп була. Иллә дә җайлы инде менә! Аны дустым Илсөядән (җырчы түгел!) язып алган идем. Пешереп карагыз әле!
 
Кирәк:
 
Камыр:
 
5 йомырка;
 
1 стакан шикәр комы;
 
1 стакан он;
 
бераз чәй содасы.
 
Йомырка белән шикәр комын күбекләнгәнче миксерда болгатабыз. Шуннан соң он, чәй содасы кушып, яңадан туглыйбыз. Шуны мультиваркага “выпечка” төймәсенә басып, бер сәгатькә пешерергә куябыз.
 
Камыр пешкәндә нык кына кабара. Шуларны өч кисәккә бүлеп, корж ясыйбыз.
 
Крем:
 
1:1 күләмендә каймак һәм куертылган сөтне туглап, кисәкләр арасына сылыйбыз.
 
Тортны төрле җиләк-җимешләр белән бизәргә мөмкин.
 
Тәмле булсын!

---
Идел
№ --- | 13.02.2018
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы