поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.02.2018 Матбугат

90 яшьлек Локман Закиров тормышындагы хәлиткеч 10 мизгел

19 февраль көнне газетабызның даими авторы, үзенчәлекле язучы, ил агасы Локман Закировка 90 яшь тула. Шул уңайдан әдип белән очрашып, аның күңел түрендә уелып калган иң истәлекле, тормышындагы хәлиткеч 10 мизгелне барладым. Кем ничектер, ачык зиһенле, көчле рухлы, сәламәт акыллы булганга, аны Әлмәндәр картка охшаттым.

1. Мин бу дөньяга очраклы килгәнмен. Чөнки миннән алдарак туган ир балалар барысы да үлеп барган. Дөрес, миңа хәтле өч апам булган. Ул вакытта бәби табу йортлары юк. Хатын-кызлар гадәттә өйдә бәби тапкан. Җәй көне кырда, басуда табу очраклары да сирәк түгел. Кыш ае булганга, миңа өйдә туу насыйп булган. Ләгәнгә шап итеп килеп төш­кән­мен дә, әбием Мәмдүха (кендек әбием дә шул була инде) миңа шундук Локман дип исем биргән. “Озын гомерле шул олуг затның исемен кушканга, син исән кал­гансың да инде”, – дип әйтә иде әнием Нәкыя. Соңрак Локман Хәким хакында Коръәндә дә укыдым. Әкияттәге шикелле: миннән соң туган өч энекәшем дә исән калган. Дөрес, барысы да бакыйлыкка күчте инде.
 
2. Колхоздан читкә чыгып китеп булмый. Ял көннәре юк. Як­шәмбе көнне базарга бару өчен дә бригадирдан кичен сорап куярга кирәк. Без базарга гадәттә чабата сатарга бара идек. Чабатаны атна буе, әмма төн­нә­рен үрәсең, ә көндез эшкә йөрисе. Әле аның юкәсен юнәтү – үзе бер кыен. Каравылчыга күренмичә урманнан алып кайтырга, шуны берничә көн суга салып тотарга кирәк. Чыра яндырып эшлисең. Аерым бер агачтан 50-60 сантиметр озынлыкта кисеп ясала иде ул чыра. 7-8 минут чамасы яна. Әтинең чыра телә торган махсус пычагы бар иде. Мин чабатаны бик оста үрә идем. Аның төрле калыбы була. Әйтик, яз көне кия торганының астына азактан шакмак беркетәсең. Атнага ун пар ясыйсың да базарга китәсең. Үзең генә барсаң, акчаңны шундук караклар талап ала. Ни өчендер аларны милиция дә тотмый. Күрәсең, милиция белән уртак тел тапканнардыр. Шуңа күрә әни белән бергә бара идек. Әле олы кешеләргә дә бәйлә­нә­ләр. Сатып бетерүгә тизрәк кайтып китү ягын карыйсың. Безнең чабатаның яхшы, ныклы икән­леген белгәнгә, базарга кергәнче үк алып бетерәләр иде. Ул вакытта шәһәр кешеләре дә чабата киде. Сугыш алды еллары бу.
 
3. Туган җиремдә – Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында җиде класс бетердем. Авылда яшәү, эшләү өчен таза гәүдәле, көчле, сабыр булырга кирәк. Мин ябык, чандыр малай булып үстем. Шуңа күрә минем кебекләр уку ягына авыша. Хәзер бит нечкә билле, озын аяклы кызлар модада. Авылда киресенчә. Ул вакытта авылыбызда тракторчы бер хатын бар иде. Шундый көчле: алгы ягыннан бәләкәй тракторны күтәрә. Хәзер дә малны күпләп асрасаң, таза, көчле хатыннар кирәк. Ул заманда авыл җиреннән укырга керсәң генә китеп була. Казан ерак, кемдәдер торып укырга акча да юк. Бердәнбер юл – Мамадыштагы педагогия училищесына укырга керү. Өч ел укып, аны 1945 елны бетердем. Гадәттә укулар 20 майларда тә­мамлана. 9 майда сугыш беткәч, укытуны туктаттылар. Бәйрәм бул­сын дип тә уйлаганнардыр инде, диплом биреп чыгардылар. Уку вакыты ачлык, фәкыйрьлек еллары булып истә калган. Салам тутырылган матрасларда, солдат караватында икешәр кеше йоклыйбыз, кемдер – идәндә. Өс, аяк киемнәрен салу юк, училищеда да салкын, бү­рекне салмыйбыз. Бетли идек, аны хәзер язмыйлар гына. Чөнки ул вакытта сабын юк. Мунча ягу – бик мәшә­катьле эш. Су ташып була, утын кирәк. Сталин идарә ит­кән вакытларны сагынган кеше­ләргә исем китә. Укытучылар да ач, без дә ач.
 
4. Ул вакытта укып бетергәч, юллама биреп, мәҗбүри эш­кә җибәрү дигән нәрсә юк (хәзер дә шуңа әйләнде бугай). Җибәреп, бармый калсаң да, әллә ни булмый. Һәрхәлдә, паспорт бирде­ләр, без инде колхозчы тү­гел. Теләгән җиреңә китә аласың. Колхозда да эшләдем, мәктәптә эш булганда үзебездә, башка авылларда да укытып алдым. Укытучыларга аена 520 сум хезмәт хакы түлиләр иде. Тик аңа әллә нәр­сә сатып алып булмый. Ул вакытта авыл халкы салымны бик күп түли. Халык хуҗалыгын күтә­рергә дип, колхозчыларны облигация алырга мәҗбүр итәләр иде. Халыкта акча юк. Авылда унлап укытучы бар. Безгә урамлап бүлеп бирәләр. Син әлеге урамга облигация таратып, шул хәтле акча җыярга тиешсең, дип бурыч йөк­лиләр. Йортларга керсәң, ачлык-ялангачлыкка тап буласың. Күп кешедә алты-җиде бала, сәке, өс­тәл-урындык. Өстәлдә бәрәңге­дән башка ашар нәрсә юк. Ни гаҗәп, тозга кытлык иде. Тозсыз бәрәңгене күп ашап булмый, ше­шенәсең, күбенәсең. Шулай кү­бенеп үлүчеләр булды. Мин кеч­кенәдән антикоммунист булып үстем. Авыл кешесе көне-төне диярлек эшли бит, нигә акча бир­миләр икән, дип уйлана идем. Акчаны чабата сатып кына юнә­теп була. Дөрес, әтием тимерче булгач, авылда арба, чана, сәгать кебек тимер катышкан нәрсәләр­нең барысын төзәтә иде. Бушка эшләтмиләр. Ит, май белән түли­ләр. Һәрбер эш түләнергә тиеш бит.
 
5. 1948 елны армиягә киттем. Авиациягә эләктем, авиатор булып хезмәт иттем. Колхоз, авыл тормышы туйдырган иде, шуның өчен армиядә калдым. Солдат казармасыннан курсантларныкына эләктем, хәрби училище тәмам­лап, офицер булдым. Югыйсә мин патриот кеше түгел. Хәрби кеше булырмын дип тә хыялланмаган идем. Менә шулай миңа 25 ел хәрби хезмәттә булырга туры килде. Армия тормышы шактый гый­б­­рәтле ул. Хәрби гарнизоннарны мактыйлар. Дөресен әйткәндә, анда тормыш бик сәер. Балаңның кемнән туганын да белмисең. Хәзер ничектер – белмим. Армия тормышы – бик ябык тема ул. Аны күрсәтмиләр. Ул хакта Петр То­доровскийның бер кинофильмы бар. Хәрби гарнизон тормышын “ачып күрсәткән” әлеге кино турында рецензия дә яздым. Ул режиссер белән таныш мин. “Абитуриентлар” дигән повестем буенча фильм да төшермәкче иде ул. Кызганыч, өлгерә алмады, үлеп китте. Әсәрләрем әзер сценарий кебек бит. Уйдырмалар, хискә бирелүләр аз. Мин бит күб­рәк “кара” нәрсәләрне язам. “Совет вакытында бөтен ак нәрсә­ләрне язып бетергәннәр. Локманга кара нәрсәләр генә калган”, – дип шаярта иде дусларым.
 
6. Язу эшенә дә очраклы гына алындым. Пенсиягә чыккач кына яза башладым. Казанга Союз таралыр алдыннан кайттым. Язганнарымны Мәскәү газета-журнал­ларына җибәрәм. Бер атнадан бастырып та чыгаралар. “Огонек”, “Москва” журналлары, “Литературная газета”, “Новая газета” баса. Әле премия дә бирәләр. Ул вакытта дошман рупоры саналучы “Би-би-си”, “Голос Америки”, “Радио Свободы” радиотапшыруларында бу язмаларымны укый да башладылар. Бездә тыңлаучылар күп. “Казанлы Локман Закиров менә ничек яза”, – дип сөйли болар. Ул вакытта миңа долларлата гонорар да килә башлады. Шул рәвешле бик популяр булып киттем. Минем вакыт җитте дип аңладым моны. Әдәби яктан алай оста сурәтли белмим. Документаль, ярымдокументаль материаллар, публицистика бик яхшы чыга. Әйтик, шул чакта ук “Огонек” журналында “Сколько стоит загробная жизнь вождя?” дигән кыска мәкалә бастырган идем. Аны шуннан бик күп газета-журналлар күчереп бастырды. Күп кеше белми: сугыш вакытында, 1941–1944 елларда Ленинның җәсәде Мәскәүдә, мавзолейда түгел, Төмәндә сакланган икән. Әле дә тулы бер институт хезмәт күрсәтә революция юлбашчысына. Ул вакытта язганнарым бүген дә актуаль. Хәзер аны күммәскә икенче хәйлә таптылар. Изге кешегә тиңли башладылар. Ленинны әүлия дип игълан итсәләр дә аптырамагыз. Дини кешеләр белән коммунистлар хәзер бер­ләште бит.
 
7. Бик күп яздым дип мактана алмыйм. Төрле калынлыктагы егермеләп китабым бар. Аларның сюжетлары нигездә танып белүгә, күпләргә мәгълүм булмаган факт-хәлләрне аңлатуга корылган. Публицистика, документаль материаллар һәм повестьлар болар. Аларда күпмедер фәлсәфә, психологик табышлар, уйланулар бар. Мин үзем зур, калын романнар укырга яратмыйм. Яшьрәк чакта вакыт та булмады. Язучылар белән аралашмадым дип әйтә алмыйм. Әйтик, Туфан Миңнуллин мине бик хуплый, кыс­ка язуымны бик ошата иде. Хәтта бер әсәрен, кыскарта ал­мыйсың­мы, дип тә бирде. Башкалар язганны кыскартып булмый икән ул. Минем ничектер шулай кыска чыга. Өслүб-стилем шундыйдыр инде. Күпчелек ки­тап­ларымны үз акчама бастырдым. “Гнездо кукушки”, “Вершина айсберга” кебек китапларым Татарстан китап нәш­ри­ятында чыкты. 90 яшем тулу уңаеннан тәкъ­дим итеп тә тормадым. Мин бит хәзер “неформат”. Биреп тә тормыйм. Хәзер аларга язу-сурәтләү рә­вешем “бармый”. Бу – “чернуха” дип, яртысын сызып аталар икән, анда минем рух калмый. Аннан соң минем китап булмый ич ул. Эчке цензура дигән нәрсә бар. Анда минем дуслар утыра. Алар бөтен язганымны укый, өемә килеп китапларымны да алып китә, әмма бастырырга дип алмый.
 
8 .Туу, үлем дигәннән, эвтаназияне – үзең теләп, табиблар яр­дәмендә тормыштан китүне як­лыйм мин. Күпләр бу фикерне кабул итә алмый. Мин бу хакта әүвәл “Литературная газета”да яза башлаган идем. Әлеге мәкалә дөнья күргәч, мине бигрәк тә үз Татарстаныбызда, аеруча дини ке­ше­ләр сүгә башлады. “Ничек инде үзең теләп якты дөньядан китә­сең? Бу бит үзеңне үтерүгә бә­рабәр”, – диләр. Ул вакытта мине медицина академигы Долецкий яклап чыкты. Шуннан соң гына мине сүгүдән туктадылар. Артта калган илләргә эвтаназия керә алмый. Алга киткән илләрдә генә рөхсәт ителә бу. “Эвтаназия чемоданы” дигән әлеге әйбер Голлан­диядә аптекада сатыла. Анда бө­тен кирәкле нәрсә бар. Ә безнең илдә нык сызланган кеше авыртуны баса торган дару да таба алмый. Андый дару табу өчен, ике-өч көн төрле бусагаларны таптарга кирәк. Бездә бөтенесе тыелган. Ракны һаман дәвалый алмыйлар. Химия терапиясе бар дип әйтәләр әйтүен. Бик куркыныч агу бит ул. Йә ул яман шеш күзәнәкләрен бетерә, йә кешенең үзен үтерә. Геннары бик нык кешеләр генә химия терапиясен җиңеп чыга. Туксанга җиткәч, эвтаназия рөхсәт ителүен көтеп булмый инде, әҗәл үзе килер дип уйлыйм.
 
9. Мин оптимист түгел, пессимист. Дөрес, күпләр моны танырга теләми. Язучылар арасында үзен пессимист дип атаучылар аз. Әнә язучы Карл Чапек үзен пессимист дип әйтә торган булган. Күп кенә кеше телевизор экранында күренә икән, тамашачы яратсын өчен, тизрәк үзен оптимист дип игълан итәргә ашыга. Пессимистларны яратмыйлар. Шуңа карамастан, минем беркайчан да тормыштан ваз кичкәнем булмады. Озын гомерле булу белән мактану килешми. Мин аскет кеше түгел. Үз вакытында тарттым да, эчтем дә, хатын-кызлар белән дә чуалдым. Берсеннән дә баш тартмадым. Яшим бит әле менә. Гомер озынлыгы кешенең үзенә әллә ни бәйле түгел икән. Әнә юморист Задорнов, сәхнәгә чыккач, кулында йөреп күрсәтә иде. Бер хатын белән генә яшәгән, эчмәгән, тарт­маган. Тик менә җит­мешкә дә җитмәде – үлде. Димәк, генетик яктан озын гомер бирел­мәгән. Әнием, әбием туксанны үтеп вафат булганнар иде. Мин шуларга охшаган. Байтактан инде үзем генә яшим. Тәрбияләп, карап торучы юк. Әллә ни кирәк­сенмим дә. Бервакыт, карап торыр дип, социаль яклау бүлеген­нән хез­мәт­кәр билгеләгәннәр иде. Баш тарттым. Үз аягымда йөреп торганда, нигә кеше мәшә­катьләргә?! Ике суыткычым бар. Берсендә – ризык, икенчесендә – дарулар. Кибеткә кышын ике-өч көнгә бер генә чыгам. Иптәшкә таягым бар.
 
10. Соңгы вакытта кулга алулар, гаеп тагулар күбәеп китте. Интернетта бу яхшы күре­нә. Сталин заманы кайтыр дип уйламыйм. Әмма шунысы куркыныч: тоталитар җәмгыятьне тер­гез­сәң, халык белән идарә итү җиңел­ләшә. Хәзер интернет бар дигән булалар. Аны ябу берни түгел. Әнә Төньяк Кореяда интернет юк. Сталин вакытында радиоалгычларны гына түгел, хәтта велосипедларны җыеп алдылар. Чөнки кеше күбрәк, тизрәк аралаша, хәбәрләшә ала. Безнең авылда әтинең генә велосипеды бар иде. Яхшы эшләгәне өчен бүләк иттеләр. Әле күрше авылларга барып та эшли бит. “Юк, ярамый!” – дип, шуны сугыш вакытында килеп алып киттеләр. Сталин вакытында өстәге түрәләр юньләп эшләмәгән дә. Төне буе кәеф-сафа корганнар. Тәрәзәләрдә ут янгач, агайлар төнлә дә эшли, дип уйлаган халык.
 
Рәшит Минһаҗ язып алды

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.02.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»