поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.02.2010 Милләт

ИКЕ САНДЫК ЙАКУТ

“Габдулла Тукай. Шигърият теле” дигән ике җилдле сүзлек нәшер ителү уңаеннан

Бүгенге цивилизация – сүзлекләр цивилизациясе ул.

Алан Рэй, француз лингвисты

 

2009 елда «Мәгариф» нәшрияты «Габдулла Тукай. Шигърият теле» дип исемләнгән сүзлек бастырып чыгарды. Басма ике китаптан тора, тулаем күләме 95 табаклар чамасы (1030 бит), тиражы 2000 данә.

 

Сүзлекне төзү эшен Казан дәүләт университетының филология факультеты, теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасы хезмәткәрләре – филология фәннәре докторы Камил Галиуллин һәм Резеда Кәримуллина бүгенге фәнни югарылыкта һәм пөхтә итеп башкарып чыкканнар.

 

Милли шагыйребезнең теле белән кызыксыну һәм аны өйрәнү бер бүген генә башланган эш түгел. Моннан байтак еллар элек (60нчы елларда) Тел, әдәбият һәм тарих институтында бүлек мөдире булып эшләгән Г. Әмиров, Габдулла Тукайның лексикасын һәм фразеологиясен өйрәнеп, филология фәннәре докторы дәрәҗәсен алу өчен язган диссертациясенә кушымта рәвешендә шагыйрьнең сүзлекчәсен дә әзерләгән иде (бу хакта аның үзенең миңа сөйләгәне булды). Ләкин Әмировка Казанда озак эшләргә туры килмәде, тиздән ул Алма-Ата шәһәренә күчеп китте, диссертациясенең 75 битлек авторефератын да шунда бастырып чыгарды. Каралама сүзлекчәнең язмышы миңа билгесез, һәрхәлдә аның дөнья күрмәгәнлеген генә беләм, чөнки ул рефераттан башка яши ала торган мөстәкыйль хезмәт түгел.

 

Кулыбыздагы сүзлек исә бөтенләй башка нигезгә – Казан лингвистика мәктәбе принципларына – корылган.

 

Сүзлекнең төп өлешен конкорданс бүлеге – Тукай шигырьләреннән алынган цитаталар белән китерелгән сүз формалары күрсәткече алып тора. Бу күрсәткеч алфавит тәртибендә төзелгән. Гомумән, конкорданс сүзнең (сүз формасының) теге яки бу әсәрдә, шигырь строфасында һәм шигырь юлында нинди контекстта, нинди багланышта, ничә тапкыр очравын (ешлыгын) күрсәтә. (Сүз җае чыккач, 1869 елда Казан архиепископы Георгий акчасына Коръәннең тулы конкордансы нәшер ителгәнлеген искәртеп үтәсем килә; әгәр бүген мондый белешмәне татар телендә әзерләп бастырып чыгара алса, безнең мөфтият төрки дөнья күләмендә искиткеч зур эш майтарган булыр, Тукай текстларында шактый мул очрый торган дини төшенчәләрне аңлау-аңлату эше дә җиңеләер иде).

 

«Габдулла Тукай. Шигърият теле» сүзлегенең конкордансында кулланылышы чикләнгән (искергән, диалекталь, алынма һ.б.) сүзләргә, ялгызлык исемнәргә кыскача аңлатма бирелә. Укучы сүзнең мәгънәсен ачыкларга теләсә, аны башка сүзлекләргә юнәлтү алымы кулланылган. Гомумән, 18400 сүз мәкаләсе 2000 ләп төрле аңлатма белән тәэмин ителгән.

 

Сүзлеккә теркәлгән цитаталарның адресында шигырьнең шушы сүзлектә кабул ителгән номеры, строфаның һәм шулай ук шигырь юлының номеры күрсәтелә. Бит номерлары күрсәтелми, бу исә укучыга Тукай шигырьләренең төрле басмаларына таянырга мөмкинлек бирә.

 

Сүзлеккә теркәлгән берәмлекне Тукайның төрле басмаларыннан (1985, 1975 – 76, 1955 һәм 1943 елгы басмалар) эзләп табу өчен икенче китапның ахырында «Шигырьләрнең алфавит күрсәткече» дигән кушымтадан файдаланырга кирәк. Бу кушымтада Тукай шигырьләренең төрле басмалары арасындагы аермалар да күрсәтелә.

 

Сүзлекнең төзелеше турындагы бүлекчәдә әйтелгәнчә, «Конкорданс кысаларында [берәмлекләргә] тулы аңлатма бирү күздә тотылмый, шулай ук сүзнең Тукай текстындагы мәгънәсен ачу бурычы куелмый». Берәмлекләргә киңәйтелгән аңлатмалар Сүзлекнең Интернеттагы компонентында биреләчәк, ә бу кушымта-компонент тулысынча әзер икән.

 

«Сүз формаларының кире күрсәткече» аерым әһәмияткә ия. Татар лингвистикасы өчен монысын, гомумән, яңалык дияргә мөмкин. Аерым очракларда ул текстларда очрый торган теге яки бу формаларны төгәлрәк аңларга, нигезләргә һәм төзәтмә кертергә дә ярдәм итә. Ихтимал, ул Тукай рифмаларын өйрәнүчегә дә таяныч булыр.

 

Тагы бер кушымтада «Г.Тукайның иске татар әдәби телендә язылган шигырьләренең тексты» туплап бирелә. Шигырьләр хәзерге әдәби телгә юлга-юл тәрҗемәләр белән тәэмин ителгән.

 

Тукайның неологизмнары һәм протологизмнары мәсьәләсе белгечләрнең аерым тикшерүен сорый.

 

Сүзлектә кулланылган шартлы билгеләргә нечкәләп тукталу кирәкмәстер. Татар укучысы өчен яңа булуларына да карамастан, белешмәдән файдаланучыга ул тамгаларга күнегү кыен түгел дип уйлыйм. Шулай да бу Сүзлек укучыдан, маңгайны җыерып, баш мие җыерчаларын да эшкә кушуны сорый.

 

Төзүчеләр файдаланган чыганаклар арасында, әлбәттә, татарның ядкәри «Гарәпчә – татарча – русча алынмалар сүзлеге» беренче урында тора. Аңа юнәлткәндә төзүчеләр «ГФ» кыскартылмасын куллануны кирәк тапканнар. Бусы да бик дөрес эшләнгән, чөнки әлеге сүзлекнең «дилбегә буе» атамасы аның эчтәлеген дөрес чагылдырмый (сүзлектә фарси алынмалар да җитәрлек бит).

 

Тагын бер мөһим нәрсәне искәртеп китик. Тукайның компьютер фондын эшләгән вакытта Сүзлекнең авторлары шагыйрьнең 1985 елгы академик басмасында киткән аерым хаталарны һәм төгәлсезлекләрне ачыклап, сүз формасын алдагы басмалар буенча тикшергәннәр һәм ул урыннарга төзәтү керткәннәр (мәсәлән, академик басмадагы абый (дөресе – «абзый» булырга тиеш икән), әзһәбеңне – мәзһәбеңне, каризләре – кариэләре, хыялымнан – хыярымнан һ.б.).

 

Бу сүзлек белән җентекләп танышканда мин Тукайның инде онытыла төшкән сурәтләрен хәтеремдә яңарттым. Мин Тукайда үзем өчен яңа нәрсәләр ачтым. Яңа метод буларак, конкордансның шундый хикмәтле хасияте бар, ахрысы: элек аерым-аерым йөргән сүзләр һәм сурәтләр укучы аңында бергә оешалар, ана телеңнең элек тырышып-тырышып та колачың җитмәгән илаһи чиксезлеген беръюлы иңләгән, аңлаган кебек буласың... Нәтиҗәдә Сүзлек гаҗәеп ассоциацияләр уята. Бу мәкаләмне язганда мин шушы «Тукай конкордансы» кузгаткан субъектив тәэссоратларыма да таяндым.

 

Егерменче гасыр башында ук мәңгелек дөньяга күчкән Тукай бүген безнең замандашыбыз булып яши икән – иң әүвәле мин шуңа ышандым. Адәмнәрнең психологиясе бер гасыр эчендә тамчы да үзгәрмәгән. Ләкин бу канкоюлы болгавыр чор адәми затның биологик күңел төпкелендә йокымсырап яткан динозаврны уяткан – фаҗига шунда. Бүген арабызда менә шул борынгы ерткыч тантана итә. Эреле-ваклы Һитлерлар, Сталиннар, Пол Потлар, Төрекмән башлары – динозаврдан. Ә аларның масштаб ягыннан ваграклары бихисап булганга, кешелеккә китергән зыянннары, ихтимал, «бөек»ләренекеннән ким түгелдер.

 

Тукай заманы белән бүгенге көн арасында параллельләр күп, бик күп. Шуңа күрә әлеге сүзлектә без тәңгәл төшенчәләрне бик мул очратабыз. Тукайны укыйбыз да, аның нәкъ бүгенге көн кадагына суккан сүзләренә исебез китә.

 

Параллельләр һәм ассоциация дигәннән.

 

Һәр ике замандагы кол-куштан психологиясе, әллә каян пәйда булган һәм куып таратылган бичара Думалар, бик күп вәгъдә итүчән ике йөзле демократия, бушбугазлык...

 

Тукай әйтмешли, әлләкемнәр кереп «тулган» Дума өметләребезне акламады. «Ах, Дума, Дума, Дума... Эшләгән эшең бума?»

 

Патша заманындагы Думага сайланган татар депутатларын Тукай бер дә өнәмәгән.

 

Менә, мәсәлән, патша чорында II һәм III чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, мөселман фракциясе әгъзасы Садрый Максуди. 1907 елның 15 маенда Думада ясаган чыгышында халык мәгарифе мәсьәләләрен күтәреп, 1874 елгы реформа нигезендә Европа һәм Себердәге алты мең мөселман мәктәбенең элеккеге мохтарияте (автономиясе) бетерелеп, аларның мәгариф министрлыгына буйсындырылуын, яңа мәктәпләр ачуга рөхсәтнең фәкать мәҗбүри рәвештә рус теле кертү шарты белән генә бирелүен, ләкин мәктәпләрнең берсе дә дәүләттән субсидия алмавын әйтә. Ул мөселман халыкларының башлангыч белемне туган телләрендә алырга тиешлеген күрсәтә һәм сүзен: «Без, мөселманнар, аңлы рәвештә туган телдә, ягъни һәр мөселман халкының үз телендә укыту ягында торабыз һәм бу системаны үзенең изге эшенә тугры халык кулында булган барлык чаралар белән яклаячакбыз», – дип тәмамлый. Максудиның чыгышыннан өземтәне «Собрание речей Гг. Депутатов Государственной Думы I и II созыва» китабыннан алдым (С.-Петербург, 1908).

 

1912 елгы сайлауларда Максуди IV Думага депутат булып сайланмыйча кала һәм заманында бу фактка Г. Тукайның сатирик каләме дә җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтә. Монда Шагыйрь бик үк хаклы булмаган, мин хәтта Тукай бу очракта бераз көнләшкән дә кебек дип уйларга җөрьәт итәм. Әгәр көнләшкән булса, юкка көнләшкән: Такташ әйтмешли, «нарком булып» сайлана калса, Шагыйрь Тукай Думаның «алты-биш» утырышыннан соң ук Петербургтан чыгып качар иде...

 

Аның бүгенге курчак депутатларга мөнәсәбәте тагы да кискенрәк булыр иде.

 

Ничек кенә мактасаң да, демократиянең йомшак, кимчелекле яклары бар.

 

Нәкый Исәнбәт сүзләренә караганда, 1917нче елларда Уфада җәмәгать җыелышларында мәсьәләне йодрык белән хәл итүдә Фәтхи солдат дигән кеше мәшһүрлек казанган. Шунысы кызык, егерменче гасыр азакларында һәм егерме беренченең башында иҗтимагый тормышта (шул ук җыелышларда), хәтта дин-рухият әһелләре арасында да шушындый «Фәтхи солдатлар», ягъни солдафоннар һәм матрос Железняклар күзәтелә. Зыялыларга болар белән көрәшү җиңел түгел. Зыялылар демократиясе «йодрык сугышы»на хәзерлексез – тәрбия башка, культура бүтән...

 

Бүген дә бездә бөтен юллар бердәнбер мәркәзгә – Мәскәүгә илтәләр. Акча да пәрәвез оясының мәркәзендә туплана. Бөтен идарә җепләре шушы мәркәздән регионнарга таба сузылган...

 

Регионнарның кулы богаулы.

 

Җирле түрәләрнең баш миен: «Как ты будешь отвечать там, тотса мәскәүләр якаң?» дигән коточкыч сорау бораулап торганда, алардан халыкка җиңеллек китерердәй чын инициатива көтү авыр, әлбәттә. Хакимият вертикале түбәнге постларга Салтыков-Щедринның механик «органчик»ларын утырту турында гына кайгырта һәм «әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу». «Органчиклар» исә беренче нәүбәттә мәдәният бакчасындагы Апушларны, Габдуллаларны утап чыгалар.

 

Без инде барлы-юклы мохтарият казанышларыбызны да җуеп барабыз бит. Кабат латиницабызга күчәрбез дип күпме өметләнеп йөрдек, бу өметләрне чираттагы курчак Дума буып ташлады. Менә тагы ЕГЭ – бердәм дәүләт имтиханы дигән афәт чыкты, шуның аркасында татар мәктәпләре фән нигезләрен русча укытуга күчәргә мәҗбүр ителделәр. ЕГЭ (БДИ) милли мәгарифнең тамырына балта чаба...

 

Тукай әйтә: «Кап-кара кол белми хөррият дигән сүз кадрене», – ди. Без дә хөрриятнең кадерен белмәдек, гөнаһкяр Ельциннар, Горбачевлар һәм Гайдар кулыбызга тоттырган хөррият кошының канатын каерып, мәсхәрә иттек, аны янә хакимият вертикаленә алмаштырдык.

 

Сүзлектә теркәлгән Һималая атамасына карата. Икенче китап, 303 б.: «Һималая тау өстендә алтын бишек, /Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп» (Тукай, «Ай һәм кояш» шигыреннән). Азиядәге бу таулар системасы хәзерге география терминологиясендә, русчага ияреп, – Гималай (таулары) рәвешендә бирелә. Ләкин атаманың килеп чыгышы санскрит телендәге hima – кар һәм alay – урын сүзләре белән бәйле (башка фикер дә бар, ләкин һәр очракта сүзнең беренче хәрефе «һ» яки «х» булып кала). Инглиз, нимес һәм француз телләрендә Himalaya яки Himalaja, ягъни Тукай заманындагы татарча язылыш беренчел чыганактагыга тәңгәл булган. Дөрес булган! Ә без ... әлифба алмаштыра-алмаштыра, «тәки» юлдан язганбыз.

 

Бу сүзне шигъри йакут дип атап булмаса да, терминология, этимология һәм орфография фәннәре өчен энҗе белән бер дәрәҗәдәге мисал ул. Һәрхәлдә ул безне телебезнең тарихы һәм киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итә. Күрәбез ки, 30нчы еллар ахырында мәҗбүри рәвештә кириллицага күчү безнең орфографиябезгә тискәре тәэсир ясаган, без сүзнең әйтелешендә дә беренчел өлгедән бер дә кирәксезгә ераклашканбыз икән (Стокһольм, Һолландия һәм хәтта Таһран-Тыйһран рәвешендә язылырга тиешле сүзләрдә дә). Бөтен фаҗига шунда – дөреслеккә кайту кайчак мөмкин дә түгел инде. Кәрван китеп барган була...

 

«Нинди күп бездә ятимнәрне талаучы бәндәләр!» Бу сүзләр дә Тукайныкы.

 

Баксаң, бүген без, «Бердәм Рәсәй» дия-дия шапырынып, «Ятимнәр империясе»нә әйләнеп барабыз бит!

 

Ярты планетаны ипекәй белән тәэмин итә алырлык иксез-чиксез Рәсәйдә «ач үлемнән куркусыннан [ярты] ил җылый»... «Бу сәнә ачлык җылавы чын халык бәгърен ашый!»...

 

Чыннан да, бүген чүплек башларында казынучы бичаралар арасында ипи сыныгы кимереп торучы бомжларны гына түгел, зәңгәр иренле гади (дәрәҗәсез) пенсионерларны да очратасың. Кем белә, бәлки иртәгә без мәчет катындагы теләнчеләр арасында бүгенге берәр миллиардерның соранып торуын да күрербез. Нәкъ Тукай язганча...

 

Ничәмә-ничә мең гектар уңдырышлы җир сөрелмичә ята, кысыр кала. Басуларны кылган баскан... «Шүрәле асрап ята торган» кара урманнарны да кисеп-егып киләләр... Авыллар аша узганда җимерек ферма кабыргаларын күргәч, күңел сызлана. Сугыш үткән җирләр диярсең... Җир иңри... «Изге, шәфкатьле анабыз – мәрхәмәтле җир җылый...»

 

Йа, нинди гайре табигый хәл соң бу?! Нинди мәнсезлек?! Урыслар мондый күренешне мерзость запустения диләр. Библияви сүз инде. Татар зыялылары әле моның тәңгәл тәрҗемәсен табып өлгермәгән, ләкин Тукай... Тукай булса табар иде.

 

Сүзлекнең конкордансында теркәлгән «йөз» сүзенә Тукайдан 26 мисал китерелә. Белгәнебезчә, «йөз» – күп мәгънәле сүз. Хәлбуки, Сүзлектә аңа аңлатма-мазар бирелми, укучыны «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нә яки башка чыганакка юнәлтүче күрсәтмә дә юк.

 

«Вә әсәф! Ачлык вә коллыктан бүтән һич бездә юк. /Шул гаҗәп: ник бу егерменче гасырда йөз дә юк!» – дип сүз уйната Тукай яшь аралаш.

 

Шагыйрь күңеле егерменче гасырның битсез (йөзсез, чырайсыз) һәм кимчелекле булачагын сизә... Егерменче гасыр... Рәсәй-Русия, СССР һәм янә Россия Федерациясе «башаягы белән оттырган» битсез гасырыбыз... Ә бит егерме беренче гасырның да йөзе алдагысыннан матурырак булырга охшамаган... Алар икесе дә икейөзле...

 

«Читен тормыш! – капиталга табынмасаң...» Әйе, бүген капиталга табынучылар заманы килде. Кичәге фирка-совет җитәкчеләре һәм аларның чагалары халык җилкәсен кимерә дә, хаксыз туплаган акчаларын чит ил банкыларына күчерә, анда аксарай шикелле виллалар салдыра... Гади халыкка ни кала? Ул инде, гадәтенчә, вак-төяк урлашу белән мәшгуль. Рәсәйдә алдау һәм ялган патшалык итә.

 

«Мөселман каз[ы]лыгы чыккан базарга...»

 

Хәзер дә чыкты бит андый казылыклар, пилмәннәр. Бәяләре генә мөселманча түгел – дөньякүләм финанс империясе әһелләре кушканча.

 

Мин Тукайны бүгенге Казан урамнарында йөргән, радио тыңлаган, яшьти Шүрәлесе белән бергәләп телевизор карап утырган кыяфәттә күз алдыма китерә алам-алуын. Тик менә, әйтик, берәр фирка яки, әйтик, ПЭН-клуб әгъзалары җыелышында утырган Тукай һич кенә дә күз алдыма килми. Аның Шүрәлесе рәсми җыелыш-утырышларны бер дә өнәмәгәндер...

 

Телевизор экранында чытлыкланып, тырыша-тырыша авызын бөрештереп һәм шакмакландырып сөйләүче мәймүнә (чибәр) дикторлардан Шүрәле белән ярыша-ярыша көләр иде Тукай! Алар бит икәвесе дә – табигать баласы, чынлыкны сөяләр, битлек кигән ясалмалыкка һәм фальшка дошманнар.

 

Тормыштагы ялыктыргыч һәм күңелсез хәлләрне – тормыш прозасын Тукай, шигърияткә каршы куеп, «нәсер» дип атый (бу сүз «Шигърият сүзлеге»нең конкорданс бүлегендә юл хәрефләре белән җыелып, аның янына уңга таба юнәлгән ак ук куелган һәм 3.1 дигән шартлы адрес күрсәтелгән, ягъни бу сүзне кушымтадан – «Шигырь исемнәрендә һәм баш өлешләрендә теркәлгән сүзләр күрсәткече»ннән эзләп табарга кирәк. Бусы беркадәр уңайсызлык та тудыра сыман. Ә конкрет бу очракта «нәсер» сүзенең тормыш прозасы мәгънәсендә килүе бүгенге укучы өчен ачылып бетмичә кала. Монда Тукайның руска һәм гаребкә ияргәнлеге аермачык).

 

Тукайны шагыйрьгә һәм прозаикка аерып карау аның табигатенә каршы килсә кирәк. Кулыбыздагы бу Сүзлек исә Тукайның шигърият телен теркәүне максат итеп куйган. Сүзлекнең «Кереш»ендәге сүзбашына караганда, «Казан дәүләт университетының филология факультеты, теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасы Тукай фонды нигезендә рифмалар, искергән сүзләр, проза, хатлар сүзлекләре кебек төрле төрдәге белешмәлекләр» төзү белән дә шөгыльләнә. Шуңа күрәдер, мәсәлән, «куштан» сүзе Сүзлеккә «Казан вә Казан арты» шигыренә нисбәтән генә теркәлә, аның Тукай цитата рәвешендә китергән халык җырларындагы мәгънәсе ачылмый кала («Сөйгән генә ярың булса куштан, /Чыгарасың килми куйныңнан» – монда фарси чыгышлы куштан сүзе «тәмле, татлы телле» мәгънәсенә ия).

 

Бәрәңге... Соңгы гасырларда Рәсәй тарихын алга тәгәрәтүче гаять әһәмиятле нәрсәкәй...

 

«Яүме мәхшәрсез онытмаслар бәрәңгемне минем...» (конкорданста – 363-3:2). Әгәр мич башында түшәмгә төкереп, «чуртан кушуын» көтеп яткан һәм һәр яңаны «кара майт» белән каршылаучы халыкны Рәсәй патшасы мәҗбүриләп американ бәрәңгесе үстерергә өйрәтмәгән булса, җир йөзендә бүген Россия федерациясе дигән алагаем зур мәмләкәт яшәр идеме соң? дисең.

 

Бәрәңге кебегрәк йомарлак нәрсәгә чыра аяклар кадап ясалган тәгәрмәчле уенчык ат (?) янында палас җәйгән сәкедә катыклап бәрәңге ашап утыручы сабый Габдулла күз алдыма килә. Бер кулында – тәмле ипекәй. Хаҗи-Морат Казаковның картинасы шундый булып исемдә калган. Бәләкәй Габдулла, нигәдер, фоторәсемдәге кебек туп-туры сиңа караган төсле. Йа, сабыйлар күзендә бу кадәр моң буламени? Бу кадәр ... уй? Яшь килә... күздән яшь килә... Аннары мин хыялымда бу картинада сабый янына бүгенге Тукай томнарын һәм менә шушы Тукай сүзлеген тезеп куям. Үзем елмаям, ә күздән яшь ага... Әтисе ГУЛАГ ятьмәсенә эләккәч, дөньяның «розасын» гына түгел, Тукай әйткән «угроза»ларын һәм «розга»ларын татыган, ары сугылып, бире сугылып гомере буе хаклык эзләгән рәссам Хаҗи-Моратны да кызганам мин. Сүз уңаеннан әйтеп китим, Казандагы Бауман урамында нәкъ «Матбугат йорты»на каршы урнашкан тәбәнәк йортта Хаҗи-Морат Казаков гомер кичергән ике тәрәзәле бүлмәдә ул үзе «Тукай «Көфер почмагы»нда» дип атаган рамсыз (димәк, тәмамланмаган) картинаны күргәнем бар. Бу картинаның язмышы миңа билгесез. Ихтимал, картина Кырлайның Габдулла Тукай исемендәге музей фондларындадыр.

 

Тукай...

 

Гадәттә, Тукайның үз сүзләренә ияреп, аны рус шагыйрьләре Пушкин һәм Лермонтов белән янәшә куюга тап буласың. Ләкин психология күзлегеннән караганда, Тукай мәшһүр рус шагыйре Василий Жуковскийга якынрак. Жуковскийның әнкәсе – 1770 елда Бендеры (фарсы һәм төрек телләрендәге мәгънәсе – «гавань», култык) шәһәрен алганда русларга әсир төшкән төрек кызы Сәлиха. Ә биологик әтисе – әсир кызны үзенең кәнизәге һәм беркетелмеш колы иткән өлкән яшьтәге рус алпавыты Бунин. Василий туганнан соң, баланы әнкәсеннән аералар һәм ул рус җирлегендә, аристократик шартларда тәрбия ала... Жуковский белән Тукайның күңел нечкәлеге һәм романтикасы шушы ятимлектән, нәкъ кеше булып җитешкән мизгелдә әйләнә-тирәңдәге җансыз бушлыкны тоюдан, фани дөньяның тотрыксызлыгын аңлаудан, иң кирәк чагында ана мәхәббәтенең шифалы җылысын алып бетермәүдән дә килә торгандыр. Аларның тагын бер уртак ягы бар – шагыйрьләр икесе дә «яшерен сөю» афәтен кичергәннәр... Әйе, аларның күңелләре китек булган, мәҗрүх. Бу гигант шәхесләрне челпәрәмә килеп ватылган һәм вакыт-патша иркендәге табигать исемле оста табиб-реставратор тарафыннан җилемләп, кабат тормышка кайтарылган искиткеч гүзәл фарфор ваза белән чагыштырырга бик мөмкин.

 

Кулыбыздагы сүзлекнең конкордансыннан Жуковский фамилиясен эзләп тапсагыз, Тукайның: «Мокътәбислектә Жуковский зур остазым минем» дигән сүзләренә тап булырсыз... «Безгә ят, чит телдәге изге фикерне тәрҗемә /Биш вакытта биш намаз күк керде инде фарзыма», – дип яза ул «Буш вакыт» дигән шигырендә.

 

«Безнең Тукайны тәрҗемә итә белмиләр шул», – дигән зарны ишетергә туры килә. Ихтимал, дөрестер дә. Әгәр тарих куласасы кирегә әйләнеп, Тукай шигырьләрен аның рухи карендәше Жуковский тәрҗемә итеп бирсә, шәркый йакут һәм җәүһәрләр нурыннан рус укучысының күзләре камашыр иде.

 

Бер факт. 2006 елда «Нева» нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән өч томлы иң бай «Афоризмнар» китабында, әйтик, элекке премьер В. Черномырдинның анекдотка лаек сүзләре күзгә чалынды, ә Габдулла Тукайдан алынган бер генә цитата да таба алмыйсың. Бу абруйлы, саллы басманың төзүче авторлары А.Ю. Кожевников белән Т. Б. Линдберглар Тукайны белмиләр, Россиядәге төрки әдәбият эченә алар, гомумән, кереп тормаганнар. Их, дисең, төпле акыллы бер татар егете табылып, Тукайның һич югы бер-ике дистә канатлы йакутларын һәм энҗеләрен бер җепкә тезсә иде дә, Жуковскийча шигъри (!) тәрҗемәдә ошбу авторларга бүләк итеп җибәрсә иде...

 

Тукай сүзләрне кушып-ялгап яңа берәмлекләр ясарга маһир (мәс., әһлинсафлә – әһле инсаф лә – инсафлы кешеләр ич, балүрдәк – бала үрдәк, беләлмисең, тизүк, яумасайде, яп-яхшук, шулайтеп, эсситеп – эссе итеп, өстеналып – өстенә алып һ. б.).

 

Кайчагында Шагыйрь, мавыгып китә дә, яңа сүзләр оештырып, уйнап ял итеп ала, безне дә елмайтырга ярата. Менә аның кайбер «гарәпчә яңа масдарлары»: тәвәррес – руслашмак, тәвәррек – төрекләшмәк, тәяппен – японлашмак, тәнәммес – нәмсәләшмәк...

 

Монда уены-чыны бергә.

 

Бу «ләшмәк-лашмак»ларның берсе дә безгә кирәкми бит, милләттәшләр! Бигрәк тә руслашу белән төрекләшү дигәне колакны сагайта, ә соңгылары безгә куркыныч түгел ... Төрекләшү-төрекләштерү мәсьәләсендә Тукайның төпле фикере билгеле: «Андый мөхәррирләребез татарларны төрекләштерергә аз тырышмадылар. Ләкин булдыра алмаслыкларына тәмам күзләре җиткәч кенә туктадылар.»

 

Руслашуга килгәндә, без катгый: «Нет!» дигән сүзне генә белергә тиешбез.

 

Дөресен әйткәндә, бүгенгесе көндә безгә, – башка халыклар белән бергә, русларны да кертеп, – кабат маймыллашу һәм роботлашу куркынычы яный. Кайсысы хәтәррәктер? Әллә соң алар бер үк нәрсә булып чыгармы? Һәрхәлдә – тормышның ачысын-төчесен татып үсә-камилләшә торган кеше сыйфатларын җую булыр... Ә ахырын кем белә? Массакүләм компьютерлаштыру соңгы исәптә яман нәтиҗәгә китерер төсле... Без, чынбарлыктан качып, ясалма дөньяда төш кебек татлы хыяллар кочагында яши башларбыз микәнни?..

 

Ачы чынбарлык татлыны татып карарга чакыра.

 

Менә бүгенге Казанда кая барсаң, шунда «тәтәйләр рәте»н күрәсең... Диварлар гарби европалы «sex» сүзе һәм «төнге күбәләкләрнең» телефон номерлары белән тулган... Ул язуларны кырып та карыйлар, буяп та карыйлар... Файдасызга! Кыз-кыркыннар пәрдәсезлеккә мәктәптә үк өйрәнеп, актин-ак «өлгергәнлек аттестаты» алып чыгалар бит... Ә Тукай заманындагы «проститутка Наташа, Мәрьям, Рабига, Гайшә»ләргә сары кәгазьгә басылган мөһерле паспорт («сары билет») бирелә торган булган... Без дә бүген фәхешханәләрне рәсмиләштерү алдында торабыз шикелле. Мобильниклы фахишәләрнең һәм аларның сутенерларының да паспортын «сарыга» алмаштру файдалы булыр иде.

 

Егерменче гасырның беренче чирегендә яшәгән һәм хакимияткә килгән шашкын рус/еврей революционеркаларының җенси мөнәсәбәтләрне «бер тустаган су эчүгә тиңләү теориясе» бүгенге яшүсмерләрнең төнге субкультурасында гарип һәм вәхши төстә чынга ашканын күрәбез. «Афоризмнар» китабына теркәлгән «Эротика – сәнгать ул, ә порнография – тормышның үзе» дигән сүзләргә тикле барып җиткәнбез... Илаһидан иблисигә кадәр бары тик бер генә адым икән ...

 

Без бүгенге яшьләрнең психологиясен аңлый алмыйбыз.

 

Аталар белән балалар арасындагы аңлашылмаучылык кадимнән үк, Адәм һәм, әйтик, Нух пәйгамбәр заманыннан ук килә ич дип үз-үзебезне алдамыйк. Мондый фикер, икесенең дә хортумнары булганга, чебенне фил белән тиңләүдән башка нәрсә түгел. Кичә мәхәббәтле Адәм заты ишәюга юл тоткан булса, бүген дәһри илебез, балалар аз туу һәм зәгыйфь туу сәбәпле, дәһшәтле демографик упкын якасына килеп җиткән инде.

Әйдәгез, артка, артка – мәңге яшь һәм саф табигатькә табан!

 

Менә монда инде без Габдулла Тукайның: «Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул» дигән сүзләре белән килешә алмыйбыз төсле. Хәер, моны әйткәндә мин офык артындагы ялган мираж-сагымнарны гына күздә тотам.

 

Актара торгач, Сүзлектә Тукайның: «Эчә халык суык дип тә, бәйрәм дип тә, /Эчә халык хәләл дип тә, хәрәм дип тә» дигән юлларына тап булдым. «Их Тукай, Тукайгынам» дими ни диим? Тукайның вафатыннан соң 20 – 25 еллар үткәч, олы сугыш чыгар алдыннан, безнең авылга күрше Карамалы базарында «ике борынга» бер «чөлли» (чәкүшкә) кәгеп, җәяү генә җырлый-җырлый алпан-тилпән кайтып килгән агайлар турында бөтен авыл атна буе сөйләгәне истә әле... Бүген исә алкогольләшү ягыннан Татарстаныбыз Идел буенда, күмүшке коярга бездән күпкә маһир чуашларны да артта калдырып, беренче урында тора имеш. «Год трезвости в Казанской губернии» (Казань, Типография Губернского Правления, 1916) китабына ышансак, Тукай заманында мөселман (җан башына) эчкән исерткеч күләмен тустаганлап үлчәп булган әле, егерме беренче гасырга чыккач, моны көянтә-чиләкләп үлчәргә туры килә. Өстәвенә әфьюннең «героин» дигән тагы да усалрак төре пәйда булды. Барын да белүче статистика героин сатылу буенча да Рәсәйнең беренче урында торганын күрсәтә.

 

Айну кирәк. Юкса – инкыйраз.

 

Без бүген «җитлеккән һәм чыныккан милләт» дәрәҗәсендә калу өчен имтихан тотабыз. Моның өчен безгә аек, саф акыл кирәк.

 

Менә «Тукай конкорданс»ыннан тагын бер сүз: «Җиһанда болгарың вар улдыгына канигъ улсыннар; /Безем парлак бәхеткә гыйбтачы һәм тамигъ улсынлар.» (241б.)

 

Моның бүгенге татар теленә тәрҗемәсе: «Дөньяда болгарлар әле дә бар икәненә ышансыннар; /Якты бәхетебезгә көнләшеп һәм үзләре дә [шуңа?] омтылсыннар [?]». Безне бу тәрҗемә канәгатьләндерми. Иң әүвәле шул: монда, күбәүләр уйлаганча, Шәһри Болгар турында сүз бара дип беләм, болгар каүме турында түгел. Аннары бу шигырь юлларының Гали Чокрыйга катнашы бар түгелме? («Гарәпчә – татарча – русча алынмалар сүзлеге»ндә шулай күрсәтелә). Тукай Гали Чокрыйның фикерен цитата рәвешендә генә файдаланган булырга мөмкин. Мондый алым Шәрык шагыйрьләренә хас, ул сарика (плагиат, ягъни әдәби караклык) булып исәпләнми.

 

Сүзлекне төзүчеләр кайбер сүзләргә кайсы чыганакта аңлатма бирелүен дә күрсәткәлиләр, ә күпчелек сүзләрнең мәгънәсенә Тукайдагы мисаллардан ук төшенәсең. Шулай да шәрык алынмаларының байтагы аңлатуга мохтаҗ, чөнки Тукай иҗаты җитәрлек тикшерелмәгән, аның тел байлыгы аз өйрәнелгән, шактый сүзләр, әйтик, ГФ сүзлегенә дә кермәгән. Өстәвенә, кайбер гарәпчә яки фарсыча окказиональ (очраклы) сүзләрне алынма дип атау да читен... Дөрес, «Шигърият теле»нә кушымта рәвешендәге «Тукайның иске татар әдәби телендә язылган шигырьләренең тексты» бүлеге «хәзерге әдәби телгә юлга-юл тәрҗемәләре белән» тәэмин ителгән, бу исә чит-ят сүзләрнең мәгънәсен билгеле бер дәрәҗәдә ача дип әйтер идем. Шунысы гына кызганыч, кайчак бу тәрҗемәләрне шагыйрь каләме түгел, кичәге «пуркилар» каләме генә эшләгән кебек тәэсир кала...

 

Сүзлектә пырак сүзенә «җәннәттәге фантастик ат» дигән кыска гына аңлатма бирү кирәк табылган. Төзүчеләр укучыны ГФ һәм МС чыганакларына юнәлтәләр, ләкин МС («Миллият сүзлеге») бу сүзнең мәгънәсен башкачарак аңлата, аны җәннәткә генә кайтарып калдырмый. Җөрьәт итеп, шуны да әйтеп китим: «Миллият сүзлеге»нең хәзергә кулъязма хәлендә генә яткан тулы версиясендә Борак/бурак/пырак сүзенең аеруча тулы аңлатмасы бар.

 

Ятим тормышында, ифрат җайсыз көнкүрешендә Шагыйрь Тукай әдәпсез сүзләр ычкындыргалаганмы-юкмы икәнен мин тәгаен белмим. Ә Тукайның шигырьләрендә мин сүгенүгә тартым «И пычагым кергере!», «Кит! пычак керсен җиһанның барча сандугачына!» һәм «Җен оргыры!» дигән усал сүзләрне генә хәтерлим. Беренчесе төнлә кеше бимазалап, тәрәз кагып йөрүче су анасына карата әйтелә. Борынгы сүз булса кирәк. «Ни пычагыма...» кебек гыйбарәләргә караганда, монда «пычак» эвфемизмга да охшый-охшавын. Эзләнеп маташмагыз, Нәкый Исәнбәт бу хакта төпле сүз әйтмәгән.

 

Кыскасы, Тукай үз иҗатында, Шүрәлесен авызлыклап, «шакшы сүз»ләргә табу салган, авыз пычратмаган. Бу яктан ул яшь Пушкинны түгел, инде җитлеккән һәм карарлашкан нәфис Пушкинны хәтерләтә. Битараф язмыш ниләр генә кыландырмасын, Шагыйрь Тукай әнкәсе теленә кер кундырмый, «ана» сүзе аның өчен мәңгегә изге, илаһи төшенчә булып кала. Беләсезме, Такташыбыз да, «кызып китеп», Чемберленның «анасын сатып» маташмаган булса әйбәтрәк буласы иде дә бит...

 

Тел нәфислеге мәсьәләсендә «Габдулла Тукай. Шигърият теле» белешмәсенең авторлары да минем бу фикерем белән килешерләр дип өметләнәм.

 

Спортта алтын медаль яулап алу өчен чит илләрдән саф алтыннан да кыйммәт бәягә төшереп төрле төстәге легионерлар чакырып китерергә мөмкин икәнен беләбез. Ләкин әдәбиятта легионер Тукайлар булмый, аларны туган туфракта, үзебезнең шифалы чишмә суларын сибеп, үзебезнең бишек җырларын – «әллүки-бәллүки»ләрне көйләп үстерергә кирәк. Чын шагыйрьлек «чишмәләр дә акмый тыңлый» торган җырларны җырлап үссәң генә чәчәк ата. Тагын... тагын Шагыйрь аяз күктә җемелдәшкән серле йолдызларны, әллә инде тулып ашкан күкрәгеннән ана сөте чәчрәгәнгә аксыл-аксыл Киек Каз Юлын күреп үсәргә тиеш – югары, гали хакыйкатьләрне тою өчен патшави Кояш белән Айны гына белү җитми, алар тирәсендәге бихисап «халык»ны да күрә белергә, бер мизгелгә йолдыз булып кабынган тузан бөртегенә кадәр яратырга кирәк дөньяны...

 

Аннары. Ятимнәрнең һәркаюсы үзенең «исендә калганнар»ын озын-озак иттереп яза ала, әмма һәр Апуштан Тукай чыгалмый. Табигать бушлыкны сөйми, диләр. Ә җәмгыять исә тыгынлыкны өнәми.

 

Тукай геронтократия дигән нәрсәгә каршы.

 

Геронтократияне борынгы заманнарда хөкем сөргән карый-картлар – аксакаллар хакимлеге диләр-диюен, ләкин шулай да бу – фараздан башка нәрсә түгел. Табигать картайган организмнарны үз вакытында алмаштыра, бөтен тәрәкъкыять-алгарыш шуңа корылган. Шулай кирәк.

 

«Бозмасын мәҗлес хозурын акчасы беткән кеше, Измәсен яшьләрне дә күптән яше үткән кеше», – ди Тукай-философ.

 

Тотрыклы цивилизация өлкәннәрне ихтирам итүгә нигезләнгән була. Ләкин без шуны да яхшы беләбез: Кояш хәтле Кояш картлар артыннан чыга дип уйлау астрономия фактларына туры килми. Кәбестә төсле бер катлы булмыйк: Тукай әйтмешли, «Курыкма, бабагыз мич башыннан белмичә егылып төшмәгәндер!», – дип, үз-үзеңне юату шикелле көлке-көленеч куштан психологиясеннән арынмасак, без бер үк геронтократия тырмасына кайта-кайта басып маңгаебызны күгәртеп бетерербез.

 

«Даһи»ларның кулын пус әйләргә (үбәргә) әзер торучылар бүген тагы «саф-саф гаскәр кеби»... Әйтерсең лә, тарихта егерменче съезд булмаган, Никита Хрущев, имеш, шыр тиле, дивана, сантый булган...

 

Юк, илебез халкының каймагын – иң-иң ирдар, затлы кешеләрне – сугышсыз утта харап иткән явыз шәхеснең культына карата «Пычак кергере!» дигән сүз генә урынлы.

 

Ничәмә миллиард яшьлек Кояшны яшь титаннар күтәреп йөртсен. Кичәге көн – безнеке, туар көннәр – яшьләрнеке. Алар өлешенә кереп гөнаһлы булмыйк.

 

«Урыс байса, сала аулында дәү чиркәү», – ди Тукай, аннары мәкаль булып шомарып беткән бу сүзне үзенчәләп: «Урыс байса, сала чиркәү, вәләкин әүвәле мәктәп», – дип өсти. Әйе, бүгенге «яңа татарларыбыз» байтак кына авылларда күркәм мәчетләр салып бирделәр. Рәхмәт аларга. Хәзергесе вакытта мескен хәлгә төшкән татар мәктәпләрен торгызу, егылган татар матбугатын аякка бастыру бурычлары нәүбәттә тора. Юк, нәүбәттә түгел! Чиратсыз эшләнергә тиешле эшләр бу. Безнең бүгенге милли идеябез шул булырга тиеш – ярым үле татар китабына җан өрергә кирәк.

 

Китапсыз калсак, «Без бетәрбез, эз дә калмас – Җиһан моны сизәрмени?» (Гомәр Хәйямнан бусы.)

 

Бай абзыйлар арасында моны аңлаучы зур шәхесләр бармы? Җитәрлекме? Артка китешне туктатыр өчен милләтебезнең гакылы һәм ихтыяры җитәрме? Инкыйраздан коткарып калырлык интеллектуаль көчләребез сүнеп-сүрелеп бетмәгәнме? Турысын әйткәндә, бу мәсьәләдә оптимист булу кыен... Агач кыңгыраулар гына күп, ярык барабаннар...

 

Югыйсә китапларыбыз сабыйлар өчен кәттә сурәтләр белән бизәлгән такмаза дәфтәренә – примитив уенчыкка әйләнеп бара. Чөнки башка китаплар начар сатыла, яки һич сатылмый ята. Мохитебездә рус теле өстенлек иткән шартларда безнең нәфис дигән әдәбиятыбыз да, фәнни дигәне дә русныкы белән ярыша алмый, аяусыз конкуренциядә оттыра. Еш кына чирмеш җене телендә язылган тарихи хезмәтләр исә җилкуар студентларның аннан-моннан йолкып укмаштырган курс эше дәрәҗәсеннән яки тирәнлегеннән узмаган була.

 

Китап үлә, Китап укый торган кеше/Человек читающий/Homo litteratus/Homo legens биологик яктан бетеп бара дигән караш бар. Әйдәгез, оптимист булыйк. Юк! – диик, – Юк! Homo litteratus сакланып калачак, фәкать ул укый торган текстның формасы гына башка булыр (мәс., компьютер-китап, сурәтле һәм тавышлы интернет һ.б.). Насыйб булса, Тукайны без интернетта укырбыз һәм тыңларбыз әле.

 

Укучым! Татар телендә үзлегеннән бик мәгънәле палиндром пәйда була, менә киредән укып карагыз әле:

 

Тукай – Йакут.

 

Түбәндәге икеюллык та бәхәссез хакыйкать:

 

Табыладыр Тукай йакут берлән,

Югалмыйдыр Тукай вакыт берлән.

 

Тукай – символ, байрак. Тукай – безнең милли йолдызыбыз. Беләсезме, без күктә күзәткән йолдызлар арасында бүгенгесе көнгә инде сүнгәннәре дә күп бит. Без кайчак аларның моннан миллион, миллиард еллар элекке халәтен – кайнар яшьлекләрен генә күрәбез...

 

Узган гасыр башларында мәңгелеккә китеп барган Тукай йолдызының да нуры татар галәмен озак яктыртыр әле.

 

Кулыбыздагы шушы һәйбәт Сүзлек – моның дәлиле.

 

Мин бу Сүзлекнең идеалда гадәти китапка кушымта рәвешендә аның электрон-версиясе белән бергә сатылуын теләр идем (китапта диск өчен махсус кесә җайлап куеп булыр иде). Хәер, киләчәктә Тукай теле сүзлегенең генә түгел, башка төр сүзлекләрнең дә шулай нәшер ителүе кулай булачак. Өстәвенә, электрон версиядә сүзләрнең әйтелешен, яңгырашын да чагылдырып була (югыйсә кайбер тележурналистлар һәм диктор кызлар да, әйтик, «һ» авазын «х» авазына әйләндереп маташалар, «гъ»ны да әйтә белмиләр...).

 

Тукайның вафатына 100 ел тулачак 2013 нчедә наширләр Шагыйрьнең кулга сакланып кына тотышлы сувенир булырлык зиннәтле бер томлыгын зур тираж белән татар һәм рус телләрендә бастырып чыгарсалар иде.

 

Соңгы сүзем «Габдулла Тукай. Шигърият теле» сүзлегенең авторларына һәм наширләргә:

 

 – Рәхмәт сезгә, юлдашлар! Акылны да, хисләрне дә баета торган китап өчен рәхмәт!


Адлер ТИМЕРГАЛИН
Казан утлары
№ 2 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»