|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2018 Шоу-бизнес
Скрипкачы Иркә Гайнемхәмәтованың кызы туганМондый яңалыклар аеруча күңелне күтәрә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, күп кенә татар концертларында чыгыш ясаучы скрипкачы Иркә Гайнемхәмәтованың шушы көннәрдә кызы туган. Иркәнең дә, кызының да хәлләре яхшы. Скрипкачы кызыбыз барлык танышларына сәламнәрен әйтеп кала. "Ничек безгә күрсәтми генә уздырдың йөклелек чорын? Бәби тапканчыга кадәр концертларда йөрдең бит?" - дип аптырый тамашачылар. Иркәнең моңа җавабы бар: "Тиешле киемнәрне сайлап кия белдем". Шунысы гына жәл, моннан соң Иркәнең үзенчәлекле бер шөгыленә вакыты аз калчак. Күпләр, бәлки, белмидер: ул һәвәскәр балыкчы. Ярый, киләчәктә улы һәм кызы белән йөрер әле балыкка. Алла бирса!
--- |
Иң күп укылган
|