|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2018 Мәдәният
«Сагыну...» дан соң туган хисләрТНВ каналында милләтебез горурлыгы, моңлы сандугачыбыз Әлфия Авзаловага багышланган “Сагыну...” тамашасының видеоязмасы булды. Өч сәгать ярымлык кичә бер тында, бер сулышта үтте дә китте. Никадәр җылылык, моң-сагыш хисләре уятты бу тапшыру! Соклану, сагыну, югалту күңелләрне айкады, күзләрне яшьләндерде. Минемчә, залдагы һәр тамашачы да шул халәттә иде. Бөтен нечкәлекләре белән уйланылып төзелгән (сәхнә бизәлешләрен дә кертеп) сценарий бу, ниһаять! Алып баручылар да үз урынында. Бигрәк тә Лилия Фәйзрахманова игътибарны үзенә тартты: аның килеш-килбәте, киеме, сәнгатьле тыныч интонациясе сәхнә этикасын бик яхшы белүче икәнлеген күрсәтте. Югыйсә, күпчелек вакытта ике алып баручы сәхнәгә чыгып, бер-берсе белән тарткалашкан кыланып, мәгънәсез сүзләр әйткәләшеп кереп китәләр иде. Тагын да шуны билгеләп үтәсем килә – Әлфия апаның үзе турында видеоязмалар, видеодагы җырын сәхнәдә дәвам итүче җырчылар ничек урынлы сайланган! Кайвакытта сәхнәгә менә хәзер Әлфия апа үзе, кулларын җәеп, “Дусларым!” дип килеп чыгар төсле тоелды хәтта. Дөрес, бер-ике “җырлаучы” урынына башка җырчыларны күрсәк тагы да уңышлырак булыр иде, мөгаен.
Әйе, Әлфия апа Авзалова кебек бөек шәхесләребезне шулай данлау – киләчәктә телебезне, милләтебезне саклап калуда вакытлы, бик тә кирәкле чара ул.
Лидия ӘХМӘТОВА, ветеран укытучы. Тукай районы, Боерган авылы
--- |
Иң күп укылган
|