поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.02.2010 Мәгариф

МӨГАЛЛИМНӘР МӨГАЛЛИМЕ БЕЛӘН АЧЫКТАН АЧЫК СӨЙЛӘШҮ

“Укытучы елы”нда мөгаллимнәрнең мөгаллиме – Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының ректоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы белән сөйләшү, зарури әйбер, безнеңчә. Йөз утыз еллык тарихы булган әлеге югары уку йорты республикага гына түгел, чит төбәкләргә дә меңләгән укытучы әзерләгән. Җылы әңгәмәне газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

– Рәдиф Рифкатович, “Укытучы елы”н ачканда Президентыбыз Минтимер Шәймиев журналистларга бер фикерен җиткергән иде – “Сез, укытучы хезмәтенең ни дәрәҗәдә катлаулы, җаваплы икәнен күрсәтергә тиешсез”. Яшерен батырын түгел, бүген укытучыларның абруйлары элеккеге буын белән чагыштырганда төште кебек. Монда телевидение, газета-журналларның да өлеше бар дип уйламыйсызмы?

 

– Соңгы вакытта телевизор экраннарында “Школа” сериалы бара. Чынлап та, уйландыра бит. Бер яктан караганда, шундый ямьсез күренешләр мәктәпләрдә бар икән, нишләп әле күрсәтмәскә? Икенче яктан караганда, бәлки бу күренешләр меңнән бередер? Нишләп әле негативны без шул дәрәҗәдә күпертеп күрсәтәбез? Киресенчә, җәмгыятьтә, мәктәптә, укытучыларга карата ямьсез фикер тудыру өстендә эш алып бармыйбызмы? Нишләп аның яхшы ягын күрсәтмибез?

 

Бу очракта Президентыбызның да сүзләрен шулай аңладым – күбрәк уңай күренешләрне күрсәтергә, зур уңышка ирешкән укытучылар турында сөйләргә кирәк.

 

– Соңгы вакытта матбугат, электрон басмалар да бер әйберне “чәйнәде” – аттестация узган вакытта 1500 укытучының 29 проценты үз фәне буенча БДИ биргәндә, тиешле алтмыш баллны да җыя алмаган. Моңа мөнәсәбәтегез?

 

– Хәтерлисезме, унберенче сыйныф укучылары арасында беренче тапкыр БДИ уздырылган иде. Ул вакытта укучыларның БДИ нәтиҗәләре бик түбән булды. Монда да шундый очрак кабатланды дип уйлыйм. Бүгенге көндә укытучыларның күбесе бу система буенча белем алмаганнар. Югары уку йортында белем алганда, зачет-имтиханнарны бөтенләй икенче системада биргән алар. Бу форматта эшләмәгәннәр дә. Әйе, бер уйласаң, әгәр синең белемең бар икән, нинди генә формада сорау алу оештырылса да, белемле кеше җавап бирә алырга тиеш кебек. Икенче ягын карасаң, психология, кеше факторы дигән әйбер бар. Шуңа күрә бу очракта ниндидер ашыгыч нәтиҗә ясау, бу мәгълүматны киң катламга җиткерү ягында түгел мин. Вакыт күрсәтер.

 

– Яңа уку елыннан “Яңа мәктәп” программасы кертергә җыеналар. Бу исә үз чиратында кечкенә авыл мәктәпләрен ябылуга китерергә мөмкин. Киткән чыгымнарны акламый дип, кечкенә мәктәпләрне ябу дөресме?

 

– Монда мин Президентның август киңәшмәсендә әйткән сүзләрен искә төшерәсем килә. “Алга таба санадыгызмы, теге яки бу авылда ничә бала кала?” – дигән иде Минтимер әфәнде ул чакта. Һәм без мәгариф министрлыгыннан алдагы җиде елга ничә укытучы кирәк булачагын соратып алдык. Нәтиҗә болайрак – яңа уку елына 600ләп укытучы кирәк булса, 2017 елга 1300 укытучы кирәк булачак. Димәк, мәктәпкә баручы балалар саны арта дигән сүз. Бүген балалар санына карап, мәктәпләрне ябып куйдык ди. Тагын биш-алты елдан ул мәктәпләрне яңадан ача башламабызмы?

 

– Ләкин бит башлангыч, яки тугызьеллык мәктәбе булган кечкенә авыллар бар. Кызганычка каршы, андый мәктәпләрдә балалар саны арту турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Мондый очракларда нишләргә?

 

– Бик катлаулы мәсьәлә. Ул турыда бик күп сөйләшүләр булды. Бер генә нәрсә ачык – авылда мәктәп тә калмый икән, мәдәният учагы ябыла дигән сүз. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар. Чынлап та, авылда ел саен балалар саны кими бара икән, мәктәп, балалар бакчасы, китапханәләрне берләштерү – иң кулай адымдыр. Һәрхәлдә, матди яктан. Әмма, күңелебез белән без мәктәпләрне ябу ягында түгел. Һәр мәктәпкә карата индивидуаль карар кабул итәргә кирәк.

 

– Рәдиф әфәнде, университетта ничә факультет бар? Күпме студент белем ала?

 

– 13 факультет, 68 кафедра эшләп килә. Студетларга 862 укытучы белем бирә. Көндезге һәм читтән торып уку бүлегендә ун меңнән артык студент белем ала. Соңгы биш-алты ел дәвамында Президент безнең уку йорты алдына яңа бурычлар куйган иде. Шактый гына яңа белгечлекләр ачылды. 2004 елда 18 юнәлеш буенча белгечлек әзерләгән булсак, бүген бу сан 50дән артып китә. Нигездә, бу педагогик белгечлекләр.

 

– 2005 елда КДПУга тагын ике югары уку йорты өстәлгән иде. Университет тормышында үзгәрешләр булдымы?

 

– Чынлап та, педагогия университеты биш ел элек үзенә Татар дәүләт гуманитар институтын һәм Татар Америка региональ институтын кабул итте. Моның белән бәйле рәвештә, яңа белгечлекләр ачылды, нигездә икътисад юнәлеше буенча. Һәрбер факультетта педагогик белгечлекләрнең дә юнәлешләре киңәйтелде. Әйтик, табигый география факультеты базасында социаль сервис һәм туризм белгечлеге ачылды. Чит телләр факультетында тәрҗемә белгечлеге, физик тәрбия факультетында тренерлар әзерләү белгечлеге ачылды.

 

Тагын бер мөһим нәрсәгә тукталасым килә – безнең университетта уку-укыту урыс, татар һәм инглиз телләрендә алып барыла. 1995 елдан башлап татар һәм рус теле филологиясе базасында инглиз телендә үзенең фәнен укыта ала торган белгечләр әзерли башладык. 2000нче еллар башында башка факультетларга да шундый яңалык керттек. Мисал өчен, физика һәм инглиз теле, география һәм инглиз теле... Диплом алып чыккан яшь белгеч, физика, яки башка фәннәрне инглиз телендә укыта ала торган була. Әлбәттә, бу мәсьәләдә кыенлыклар шактый әле. Күреп торабыз, барлык мәктәпләрдә, бигрәк тә авыл мәктәпләрендә, чит телне өйрәнү тиешле югарылыкка куелмаган. Һәм шуңа күрә студентларны кабул иткәндә балаларның чит телне белү-белмәвен алгы планга чыгармыйбыз. Әйтик, булачак математика һәм инглиз теле укытучысын без инглиз телендә имтихан бирдертеп кабул итәбез икән, димәк, без инде кемнәргәдер чик куябыз дигән сүз. Шуңа күрә төркем эчендә чит телне әйбәт белгән төркемчекләр оештырабыз. Алар махсус программа буенча укыйлар. Чит телне белмәгән студентлар белән исә аерым эшлибез.

 

– Рәдиф Рифкатович, татар филологиясе факультетында журналистика бүлеге ачкан идегез. Ул юнәлештә әле дә студентларга белем бирәсезме?

 

– Чынлап та, 2003 елда татар филологиясе факультеты базасында, гамәли журналистика, нәшрият эше юнәлешендә өстәмә белгечлек ачкан идек. Студентлар белән танылган журналистлар эшли. Ләкин без турыдан туры журналистика өлкәсендә эшләүче белгечләр әзерләүне максат итеп куймыйбыз. Татар теле укытучысы газета-журналлар белән элемтәдә тора ул. Балалар да иҗат иткән язмаларын иң беренче булып татар теле укытучысына алып килә. Шуны күздә тотып журналистика юнәлеше булдырдык.

 

– Югары уку йортына БДИ белән кабул ителә башлагач, студентларның белем дәрәҗәсендә үзгәрешләр булдымы?

 

– Сораулар бар. Белем дәрәҗәсе артты дип әйтмәс идем. Бигрәк тә бу чит төбәктән килгән студентларга кагыла. Без быел ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә, шундый тәҗрибә үткәрдек – беренче курска кабул ителгән студентлар октябрь башында БДИ форматында яңадан имтихан тоттылар. Нәтиҗәләр мәктәптә алган баллардан түбән.

 

БДИ аша кабул итүнең тагын бер тискәре ягы – уку йортына килгән абитуриент белән укытучы турыдан-туры утырып сөйләшә алмый. Без бит укытучылар әзерлибез, чит телләр, татар теле, урыс теле укытучысына әле сөйләм теле дә мөһим. Кызганычка каршы, баллар системасы булгач, укучыларны һәрьяклап тикшерә алмыйбыз. Бу өлкәдә әле үзгәрешләр булырга тиеш.

 

– Узган ел кулына диплом алган белгечләрнең ничәсе укытучы булып эшли? Сездә андый мәгълүматлар бармы?

 

– Әйе, без андый мәгълүматлар туплап барабыз. Бүгенгесе көндә көндезге бүлекне тәмамлаган студентларның якынча алтмыш проценты укытучы булып эшли. Ләкин күпмедер вакыт узу белән бу саннар кими башлый, ягъни яшь белгечләр мәктәптән китәләр дигән сүз. Бу – уртак проблема. Әлеге хәлдән чыгу өчен безнең университетта да төрле юнәлешләр буенча эш алып барыла. Әйтик, бу уку елында психология, педагогика факультетына педагогия көллиятен тәмамлаган бер төркем студентларны кабул иттек. Алар барысы да мәктәпкә эшкә урнаштылар. Башлангыч мәктәптә укыталар. Көннең беренче яртысында алар мәктәптә, икенче яртысында биредә белем алалар. Бу – безнең беренче тәҗрибә. Шунысы үзенчәлекле – студентларның бездә уку дәверендә педагогик стажлары барачак. Матди яктан да студентлар тәэмин ителгән була. Алга таба ул студентларның эш эзләү проблемасы булмаячак.

 

– Бөтен республиканы шаулаткан яңалык – ПФУ оешу турында сез нинди фикердә?

 

– Федераль университетның Казанда төзелүе турындагы карарны зур шатлык буларак кабул иттек. Ни өчен дигәндә, бу безнең мәгариф системасының, республикабызның әлеге юнәлештә эшчәнлегенә зур бәя дигән сүз. Русия күләмендә җиде-ун Федераль университет булыр дип көтелә. Һәм ул университетларның берсенең бездә булуы, зур җиңү, зур казаныш. Алга таба мондый уку йорты югары белем бирү системасын яңа баскычка күтәрергә ярдәм итәргә тиеш. Шундый сүзләр йөри – тиздән уку йортлары автоном режимга күчәргә, ягъни үз көннәрен үзләре кайгыртырга тиеш булачак. Ә Федераль университет дәүләт карамагында эшләргә тиеш.

 

Соңгы елларда югары белем бирү системасына үзгәрешләр кертү сорала иде. Илгә шул дәрәҗәдә югары белемле белгечләр кирәк түгел. Кирәкмәгән белгечләрне дәүләт хисабына әзерләүнең чиге булырга тиеш иде. Мондый тәҗрибә башка илләрдә күптән бар.

 

– Рәдиф әфәнде, ә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Казан дәүдәт университетының күләгәсендә калмасмы? Кыскартулар, берләштерүләр көтелмиме?

 

– Без укытучылар әзерлибез. Ә Казан дәүләт университеты тел белгечләре, фәнни хезмәткәрләр әзерли. Кыйблабыз бер булса да, юнәлешләр төрле. Шулай булгач без бер-беребезгә комачауламыйбыз. Ике уку йорты ике төрле һөнәр ияләре әзерли. Йөз утыз елдан артык тарихы булган педагогия университеты төрле үзгәрешләр кичергән. Исемнәре, юридик адреслары, биналары үзгәрүгә карамастан, аның эш юнәлеше беркайчан үзгәрмәгән.

 

– Димәк, күп еллык тарихлары булган ике югары уку йорты бер-берсен кабатламаячак?

 

– Сүз дә юк, оптимальләштерү, үзгәрешләр булмаячак дигән сүз түгел бу. Үзгәрешләр Федераль университет төзелгәнче дә барды. Мин бу вазыйфаны 2008 елның февраленнән бирле башкарам. Һәр көнне яңа нәрсәгә өйрәнәсең, камиллеккә омтыласың. Чыгымнарны шактый гына кыскарттык. Мисал өчен мин эшли башлаганда, университетта җиде проректор иде, бүгенгесе көндә дүрт проректор калды. Моңа карап эшнең сыйфаты кимемәде, киресенчә, артты гына дип саныйм.

 

Бүген яңа таләпләр куела. Шушы көннәрдә генә музыка, рәсем сәнгате, дизайн факультеты базасында сәнгать белгечләрен әзерли башладык. Федераль университет кысаларында яңа проектлар да булачак, әлбәттә.

 

– “Укытучы елы”ннан ниләр көтәсез?

 

– Беренчедән, шунысы куанычлы, ил күләмендә укытучыларга игътибар артты. Сүз дә юк, безнең республикада укытучыларга карата гомер-гомергә яхшы мөнәсәбәт булды. Президентыбызның, хөкүмәт башлыгының, Парламент рәисенең игътибар итүе, турыдын-туры безгә дә бәйле. Күреп торасыз, студентларыбыз яңа бинада укый. Петербург урамында ике йөз урынлы тулай торак, Мәскәү урамында зур спорт комплексы төзелеп килә. Югары уку йорты бу мәсьәләләрне үзе генә хәл итә алмас иде. Республика җитәкчеләренә бу ярдәмнәре өчен без бик рәхмәтлебез.

 

Миңа калса, укытучының җәмгыятьтәге урыны беркайчан кимемәде. Әлбәттә, матди, социаль мәсәләләр бар. Минемчә, быелгы елның Укытучы елы дип игълан ителүе, бу юнәлештәге төп проблемаларның хәл ителәчәген гарантияләүче, өметне уята торган фактор...


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ | 13.02.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»