поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.02.2018 Язмыш

Аккошлар мәхәббәте: аларның каберләре дә янәшә

Һәр кешенең язмышы төрлечә була, ә менә халык моны бәхет булу-булмау белән юрый. Кайсыбер кешене язмыш гомере буе “кыйный”, ә кайберәүләрнең аркасыннан гына сыйпап тора. Һәрбер йортның гаиләсенә сугылсаң, нинди генә язмышларга очрамыйсың. Менә Алмаз белән Нәфисәнең дә язмышында ниләр генә булып үтмәгән.

Алар беренче сыйныфтан бер парта артында утыралар. Үсә төшкәч, кыз сыйныфташына гашыйк булуын аңлый, ә Алмаз моны әллә сизми, әллә сизмәгән булып кылана. 
 
Мәктәпне тәмамлаганнан соң егетнең әти-әнисе бер¬дәнбер улларын югары уку йортына укырга кертәләр, ә күпбалалы гаиләдә туып-үскән Нәфисәнең аттестатында гел “бишле”ләр генә булса да, ул авылда калып, авыру әти-әнисенә сеңелләрен тәрбияләргә ярдәм итә. Кыз читтән тырып укырга керә, авыл китапханәсенә эшкә урнаша. Уку, эш, дөнья мәшәкатьләре белән биш ел вакыт сизелми дә үтеп китә.
 
Бер көнне өенә кайтып барганда Нәфисә Алмаз белән  урамда очраша. Егет укуын тәмамлап, әниләре янына ялга кайткан икән. “Берәр ай ял итәм дә кабат шәһәргә китәм. Һөнәрем буенча эш тә таптым инде”, - дип уртаклаша ул Нәфисә белән үзенең киләчәккә планнары турында. Сыйныфташларын, мәктәп елларын искә алып, егет белән кыз капка алдында әле озак сөйләшеп торалар. Әнисе чакыргач кына, Нәфисә өйләренә кереп китә.
 
- Бай малае белән нәрсә дип вакыт уздырасың? Ул бит синең белән шаяра гына, бу җилбәзәкне кулга ияләштереп булыр, дип уйлыйсыңмы? Башкача аның белән очрашасы булма! - дип ачулана кызны әнисе.
 
Нәфисә аңа бу сүзләре өчен үпкәләп, ике көн сөйләшми йөри. Тик менә Алмаз гына аның уеннан бер дә чыкмый. Егет тә шундый ук хәлдә булган, күрәсең. Кыз дүшәмбе көнне иртән эшкә барырга дип йортыннан чыгуга Алмаз Нәфисәне кулыннан эләктереп ала да күптән яратуын, ансыз яши алмавы турында әйтә. “Иртәгә үк яучы җибәрәм, чык миңа кияүгә, Нәфисә! Шәһәргә бергә китәрбез, эшкә урнашырсың. Бездән дә бәхетле пар булмас!” - диюенә Нәфисәнең дә йөрәге дөп-дөп итеп ныграк тибә башлый, йөзләре алсулана. Ул да бит Алмазны ярата!
 
...Иртәгесен егет әти-әнисе белән, күчтәнәчләр күтәреп,  кызны соратырга килеп тә җитә. Тик Нәфисәнекеләр генә кунакларны якты йөз белән каршы алмыйлар.
 
- Бу чын мәхәббәт түгел, мавыгу гына. Күрешүегезгә ике-өч кенә көн бит, - дип әни кеше кызын кияүгә бирергә ризалашмый. Тик егет үҗәтлек күрсәтә: 
- Без бер-беребезне беренче сыйныфтан бирле яратабыз! Зинһар бәхетебезгә каршы килмәгез. Бирмисез икән,  урлап китәм! - ди. Нәфисәнең әти-әнисенә ризалыкларын бирүдән башка бер ни дә калмый.
 
Яшьләргә никах укыталар, гөрләтеп туй төшерәләр, бераздан алар шәһәргә китеп, эшкә урнашалар. Алмаз - юрист, Нәфисә балалар бакчасында эшли башлый. Игезәк кызлары Динә белән Диләрә тугач, дөньялары тагын да түгәрәкләнә төшә.
 
Тик тормышта һәрвакыт ак буйлар гына булып тормый шул, Нәфисәнең гаиләсенә дә авыр көннәр килә. Көтмәгәндә әтисе бакыйлыкка күчә. Дүрт сеңелесенең икесе әле мәктәптә генә укып йөри бит. Ул әнисенә аларны аякка бастырырга ярдәм итмәсә, башка моны кем эшләсен инде?
 Бераздан тагын бер сынау - Алмазның кинәт кенә башы авырта башлый. Хастаханәдә тикшеренгәч, табиблар аңа “яман шеш” дигән диагноз куялар. Ике ел эчендә нинди авырлыклар, газап-әрнүләр кичерергә туры килгәнен Нәфисә үзе генә белгәндер. 
 
Ниһаять, Алмаз терелеп, яңадан аягына баса. Ул дин юлы белән китеп,  җомга намазларына мәчеткә йөрергә тотына, ярлы-ябагайга садакаларын бирә.
 
Тик бар да яхшы, дөнья түгәрәкләнде дигәндә генә Нәфисәнең әнисе юл һәлакәтенә эләгеп, вафат була. Бу югалтуны авыр кичергән хатын хастаханәгә эләгеп, йөрәгенә катлаулы операция ясата. Ире Алмазның Аллаһы Тәгаләдән елый-елый хатынына сәламәтлек соравы файда булган, күрәсең, операция уңышлы үтә.
 
Алмаз белән Нәфисә, әниләре үлеп, ятим калган сеңелләрен дә үз гаиләләренә алырга, үстереп, укытып,  үз балалары белән аларны да олы юлга озаталар. Инде үзләре генә калып, тиздән оныкларыбызны сөя башларбыз дип хыялланып яшәгәндә, Алмаз кабат авырый башлый. Ике ай дигәндә ябыгып, ул тәмам коры сөяккә кала. Нәфисә күпме генә тырышса да, бу юлы аңа ярдәм итә алмый. 50 яше тулган көнне Алмаз мәңгелеккә күзләрен йома. 
 
Бу зур югалтуны Нәфисә бик авыр кичерә. Ашау-эчүдән кала, йокысызлыктан интегә. Алмазның рәсемен кулына алып, сыйпый-сыйпый, аның белән сөйләшеп йөри башлый. 
 
Беркөнне балалары әниләрен йокысыннан уята алмыйлар. Ул иренең күлмәген кочаклаган килеш йоклаганда бакыйлыкка күчә. Мендәре астыннан туйларында төшкән фотосурәтне һәм бер язу табып алалар. Анда: “Хисләр дөньясына күпер салам - шул күперне кичеп, синең янга барам”, - дигән сүзләр язылган була. 
 
Нәфисә белән Алмазның каберләре дә янәшә. Аларны явыз үлем дә аера алмады. Аккошлар мәхәббәте шундый буладыр күрәсең. Аларның да берсе парын югалтса, икенчесе сагыштан үлә диләр бит...
 
Саимә МОРЗАХАНОВА, Гали авылы, Похвистнево районы.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 09.02.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»