|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2018 Мәдәният
"Джентельмены удачи" фильмында татар "Галиябану"ы җыры яңгырый (ВИДЕО)Бу шаккаткыч ачыш турында үзенең Инстаграмында "Татар радиосының" баш мөхәррире Айваз Садыров яза. Үзгәртмичә генә бирәбез, укыгыз: "Джентельмены удачи" 1971 ел. Реж. Александр Серый. Минем белән килешмәүчеләр сирәк булыр, фильм- Совет кинематографиясенең өлгесе, гениаль картина. Ничә ел яратып карап, күп цитаталарын яттан белсәм дә, бу өлешенә әллә ни игътибар биргәнем юк иде моңарчы. Качкыннарның берсе - Василий Алибабаевич примус яндырып мәшәкатьләнгәндә, моңлана-моңлана ниндидер көй чыгара. Башка милләт кешесе булса, уздырып та җибәргән булыр иде, тик татар беркадәр таныш мотив сизергә тиеш монда. Минем белән дә шулай булды. Озак кына, "нинди көй соң әле бу, тел очында гына тора исеме" -дип уйлап утыргач, искә төште, - "Галиябану" бит бу!" Каян чыгып бу көй чыгарга тиеш монда?! Сюжет буенча Василий Алибабаевич үзбәк булырга тиеш. Бер эпизодта ул үзен Джамбул шәһәреннән икәнен искәртә. ("...- Почему Джамбул? - Там тепло, там моя мама...") Казахстанның Джамбул шәһәрендә ул вакытта 75% үзбәкләр яшәгән. Аннан тышкы кыяфәте, сөйләшүе, баш киемен дә сюжет буенча шуңа таба эшләнгән. Шулай итеп, үзбәк Василий Алибабаевич ничек "Галиябану"ны көйли ала? Бу сорау мине рольне уйнаган актерның биографиясен өйрәнүгә этәрде. Раднэр Зиннәт улы Моратов 1928 елны Лениград шәһәрендә туган. ВГИКны тәмамлаган. Ә менә әтисе Зиннәт ага берара Казанда Татар КПСС обкомының беренче секретаре булган! Үзе татар кешесе! Хәзер соравыма җавап табыла кебек!.. Әле актер үзе дә 1946 елда Казанның махсус ВВС мәктәбен тәмамлый. Күз алдына ирексездән шундый ситуация килеп баса: съемка барышында Раднэр Муратовка үз образында берәр җыр көйләргә кушалар, актер күп уйлап тормый үзенә кечкенәдән таныш көйне сызгыра. Режиссер каян аерсын инде мотивларны. Шулай итеп татар "Галиябану"ы мәңгегә совет кинемотографиясенә кереп кала!
--- |
Иң күп укылган
|