|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2010 Мәдәният
ТИНЧУРИНЛЫЛАР КАМАЛ ТЕАТРЫНДАКамал театры кассасыннан Тинчуринлылар спектакленә билет тәкъдим итсәләр, аптырамагыз. 6 марттан 26 сына кадәр Казан тамашачыларына Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры спектакльләрен карау мөмкинлеге туачак. Театр ремонтка ябык булса да, иҗаты тукталмады, коллектив гастрольләрдә йөри, спектакльләрен башка биналарда куя. Актуаль, заманча пьесалар сәхнәләштерелә тора. Аларның премьералары Казанда бер-ике тапкыр гына куелып, аннары республикабызның, илебезнең шәһәр-районнарына чыгып уйнала. Әле менә апрель аенда Себер якларына зур гастрольләр оештыру планда каралган. 4 апрельдән 19 ына кадәр Төмән, Омск, Куйбышев, Кемерево, Лесосибирск, Ачинск, Красноярск һ.б. шәһәрләр тамашачылары спектакльләребез белән таныша алачак.
Казанда күрсәтеләсе спектакльләрнең барысы да диярлек комедияләр. Шунысы игътибарга лаек: барлык жанрларда да төгәл фикер, мантыйкыйлык, чынбарлык тормыш, куючы тарафыннан уйланылган оешканлык һәм төзеклек чагыла.
Араларында иң танылган, тамашачыларның яраткан артисткасы, мәңге яшь Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия апа Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" лирик комедиясе дә бар. Тамашачылар хөкеменә танылган драматург та, актер да булган ТРның атказанган артисты Шамил Фәрхетдиновның "Бәйрәм белән, кызлар!" һәм "Мәхәббәт баскычы" комедияләре тәкъдим ителә. Тере классик, бүгенге заманда драматургиянең "атасы" булган Туфан Миңнуллин әсәрләре дә театрыбызда куела тора. Кәрим Тинчурин иҗатына да театр бик теләп мөрәҗәгать итә. Аның "Йосыф-Зөләйха", "Сүнгән йолдызлар", "Хикмәтле доклад", "Американ", "Назлы кияү" һәм "Сакла, шартламасын!" әсәрләре сәхнәләштерелде. Мартта әле берничә ай элек кенә сәхнәгә куелган "Сакла, шартламасын" комедиясе тәкъдим ителәчәк. Үз аудиториясен булдырган яшь автор Илгиз Зәйниевнең исә "Шәкүр карак" комедиясе, моннан ике ел элек куелса да, Казанда әле өченче тапкыр гына күрсәтелә.
Тагын бер яңалык: Җиңүнең 65 еллыгына багышланган яңа әсәр сәхнәләштерүгә әзерләнә. Иҗат коллективы легендар язучы, бик күп әсәрләр авторы Мостай Кәримнең "Айгөл иле" әсәрен тәкъдим итәргә җыена.
Бинабызга ремонт барган дүрт ел дәвамында шылтыратып, спектакльләр, театр турында кызыксынып торучылар бихисап булды. Аларны мин "театр патриотлары" дип атар идем. Әлбәттә, һәрбер театрның үз стиле, үз йөзе, үз тамашачысы да бар. Театрны тамашачыдан, тормыштан аерып булмый. Тамашачыларыбызны үз спектакльләребездә зарыгып көтеп калабыз.
Ландыш ГӘРӘЕВА |
Иң күп укылган
|