|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2018 Шоу-бизнес
Популяр актер Оскар Кучерага Татарстан әбиләре Лаеш шулпасы эчергәнме? (ФОТО)Россия актеры Оскар Кучера һәм Америка гурманы Глен Куцовский, «Russia today» каналы өчен татар халык ашлары турында видео төшерер өчен Лаешка килгәннәр. «Russia today» — чит илләрдә яшәүче Россиялеләр өчен чыга торган рус һәм инглиз телле телевизион канал. Бу каналда «Taste Of Russia» (Россия тәме) дип аталган программа төшерер өчен Оскар Кучера һәм Глен Куцовский Татарстанның Лаеш районына килгәннәр.
ИнстаБлогер tatar__malay язуынча, кунаклар бик канәгать киткәннәр. Бик тәмле бәлеш һәм пәрәмәчләр пешерергә өйрәнгәннәр, татар мәдәнияты белән танышканнар. Киткәндә татар халкы бик кунакчыл дигән нәтиҗә ясаганнар.
Ярый инде Лаеш шулпасы эчермәгәч, дип әйтәсе генә кала!
--- |
Иң күп укылган
|