|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2018 Авыл
Татарстанда бер авыл кар астында калган (ФОТО)Әтнә районының Ары авылында бүген дә кар көри халык. Редакция белән кунакка килгәч: "Безнең авыл районның иң биек урынында урнашкан. Кояш чыкканын беренче булып без күрәбез, кыш көне дә безнең авылда 5 градуска җылырак була"”, – дип шаяртканнар иде үзләре. Биектә булсалар да, буранлы көнне авылны кар каплаган. - Беренче көнне тәрәзәдән дә берни күренмәде. Йорт кәрнизләре биеклегендә кар. Буран артык зыян салмады үзе. Дөрес, авыл эчендә йөрү авырлашты. Буран котырган көнне бөтенләй юл ача алмадылар, кичкә генә кечкенә трактор көчкә тар юл салды. Авылга ипи дә китерә алмадылар. Бүген рәхәтләнеп кар көрибез инде, – ди укучыбыз Фидаил Кадыймов.
Ары авылында яшәүче Миләүшә Вәлиеваның шигыре буранлы көнгә бик туры килеп тора дип, шигырь дә юллаган.
Нәкъ Тукай язган шигырьдәй,
Котырды бүген буран.
Тәрәзәләр көрт артында,
Үтмәслек булды урам.
Җир шары әйләнә, диләр, Каф-тау әллә күчкәнме?
Табигать әллә шаяра
Кешеләргә үчтәнме?
Фидаил Кадыймов фотолары.
Эльвира МОЗАФФАР |
Иң күп укылган
|