|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2018 Сәясәт
Татарстанның икътисад министры Артем Здунов Дагестанга премьер-министр булып китмәгәе"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Татарстанның икътисад министры Артем Здунов Дагестанга премьер-министр булып китәр кебек. Аның кандидатурасын республиканың башлыгы вазыйфасын башкаручы Владимир Васильев тәкъдим иткән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ни өчен Дагестанга баруы аңлашылды хәзер. Дагестанның Халык җыены Здунов кандидатурасын иртәгә 7 февраль көнне көндезге 14.00 тирәсендә карарга тиеш. Әгәр дә премьер-министрлыкка тәгаенләсәләр, Татарстан икътисад министры кәнәфие бушап калачак.
--- |
Иң күп укылган
|