• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
19.02.2010 Җәмгыять

ТЕЛЛӘР ЮККА ЧЫГА – БЕРЛӘШЕРГӘ!

Дөньяда 6700ләп тел булса, аларның 3500 инде менә бу гасыр тәмамланганчы ук юк булачак, дигән фаразлар бар. Татар белән башкорт телләре алар арасында булмас, әмма алар киләсе йөз елда шундый ук язмышка дучар булмас дип әйтеп буламы?

6-7 ел элек ике американ галиме – Юкка чыгу куркынычы янаган телләр институты белгечләре Грегори Андерсон һәм Давид Һәррисон бетеп баручы телне – чулым телен өйрәнергә дип Томски өлкәсенең ерак бер авылына киткән. Чулым – төрки телләр булган шор һәм хакас телләренә якын.

 

Рус мөһитендә чулым теленә урын тарайган. 2003 елда галимнәр Чулым елгасы буенда яшәгән бу кечкенә халык белән аралашканда, ана телен белгән иң яшь кешегә дә инде 54 тулган булган.

 

Телнең юкка чыгуын акрынайтып яки туктатып буламы?

 

“Бу бик авыр мәсьәлә, бүгенге дөньяда моны эшләп булмый. Җәмгыять үсешендә нәрсәдер үзгәрсә яисә кешеләрнең үзаңнарында ниндидер зур үзгәреш булса гына азчылык милләтләрнең теле сакланачак”, Британиянең тел галиме Николас Остлер.

 

Ул җитәкләгән оешма һәм чулым телен өйрәнеп кайткан ике американ галиме эшләгән үзәк юкка чыга баручы телләрне сакларга тырыша. Галимнәр камера, магнитофоннарын алып ерак сәфәрләргә китә, кешеләр белән аралаша. Шул телдә сөйләшкән кешеләр генә белгән милли, мәдәни үзенчәлекләрне теркәп калырга тырыша.

 

Үз илләренә кире кайтып галимнәр туплаган мәгълүматне тикшерә, башка телләрнең язмышы белән чагыштыра һәм үз нәтиҗәләрен ясый, фаразларын игълан итә. Шунда галимнәрнең эше бетә.

 

“Лингвистлар ни генә әйтмәсен, нәрсә генә эшләмәсен – алар телне саклап кала алмый. Алар бары тик аны теркәп үз фаразларын әйтә ала. Шуннан соң инде милләт телен саклап калырга тели икән – үзе чаралар күрергә тиеш. Беренче чиратта телнең үсеше өчен ул телдә белем бирү мөһим”,  диде Томски өлкәсендә чулым телендә сөйләшүчеләр белән очрашкан галим Андерсон.

 

Теләк һәм тырышлык булса кулланыштан чыккан тел дә кайчандыр үсеп китә ала. Моның яхшы бер мисалы бар, ул да булса – Британиянең Вельc вилаятендә яшәүчеләрнең теле. 20 ел элек аны юкка чыгучы тел дип игълан иткәннәр иде. Бүгенге көндә бу тел үсештә.

 

ЮНЕСКО 11 ел элек ана теле көнен билгеләп дөрес эшләде, әмма ул гына җитми, ди Британия галиме Марк Турин.

 

“Проблема шунда ки, дөньяда сугышларга һәм аларны туктатуга бихисап күп акча тотыла. Мәдәниятләрне аңлау һәм үстерүгә акча аз. ЮНЕСКО эше бик мөһим, ләкин аның эшенә күбрәк акча бүлергә кирәк. Шулай ук азчылыклар телләренең үсешен чикләгән дәүләтләргә җәза бирүне карарга кирәк. Үсешкә ярдәм итүчеләрне, үз халкының хокукларын яклаучыларны, киресенчә, мактарга кирәк. Һәм ЮНЕСКО эшенә кушылып киткән оешмалар күбрәк булсын иде,” ди британ галиме.

 

Кире чулым теленә кайтсак, менә инде 100 ел бу тел – юкка чыгу куркынычы янаган телләр исемлегендә. 2008 елда Томск университеты аспиранты Лера Лемская үз тырышлыгы һәм олылар ярдәме белән авылга кайтып бер меңләп сүз туплап әлифба төзи алган. Чулымнар аны бастырырга ирешкәнме-юкмы – бу турыда хәбәр ишетелмәде.

 

Фотода: Ольга Латикова (Тыганова) сөйләшкән Кет телен белүчеләр саны 200 калган


Алсу КОРМАШ
Азатлык
№ --- | 18.02.2010
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (39657) / 21.03.2010 15:53:49

98% узебездэн тора бит..Купчелек ата-аналар(???_)ускэч баласын Академик... итеп кенэ курэсе килеп
(янэсе уз телен белсэ институтка керу кыен булыр дип..)кукрэк баласына ук "Культура"теленгенэ..сендерэ..

№2 (36518) / 19.02.2010 17:01:34

//Шулай ук азчылыклар телләренең үсешен чикләгән дәүләтләргә җәза бирүне карарга кирәк.//

Алла бабай бирсә генә инде ул җәзаны.

№1 (36501) / 19.02.2010 15:06:05

"Чулымнар аны бастырырга ирешкәнме-юкмы – бу турыда хәбәр ишетелмәде."

Менә шундый "агач авыз, балта тел"ле журналистлар булганда татар теле бетмәс, ләкин балта тел дип атала башламагае.

Кайдан ишетелергә тиеш иде соң ул? Агач башыннан торып кычкырырга тиешләр идемени?!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar