поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.02.2018 Җәмгыять

Әниләргә ял өстәмәкчеләр. Кемгә тәтер?

Бүген илдә яшәүче хатын-кызларны бәби табарга ничек кенә үгетләп карамыйлар. Әле узган ел ахырында гына әниләргә бер кочак ярдәм чаралары тәкъдим иткәннәр иде. Менә тагын бер яңалык – илдә бала карау чорын озайтмакчылар. Дөресрәге, пенсия исәпләү өчен иминият стажына кертелүче вакытны бер ел ярымнан өч елга кадәр җиткерергә тәкъдим иткәннәр. Пенсия кемгә һәм кайчан артачак?

Күктәге торнага кызыкканчы, иң элек, кулдагы акчаны исәпләп карыйк. Билгеле булганча, декрет ялына ике төрле отпуск керә. Аның беренчесе – йөклелек һәм бала табу буенча исәпләнә. Ха­тын-кызга нарасый дөньяга кил­гәнче 70 көн алдан һәм, сабый тугач, тагын 70 көн ял бирәләр. Әлеге вакыт өчен социаль пособие берьюлы түләнә. Шунысы да бар: йөк­лелек һәм бала табу буенча ял фәкать әниләргә генә исәпләнә. Моннан соң, нәнигә өч яшь тулганчы, бала карау буенча ял алырга мөмкин. Соңгысын әнигә генә түгел, әтигә яки әбигә дә бирәләр. Бишектәге бәбине кем карый, шул дәүләт ярдә­меннән файдалана. Бу очракта пособие балага яшь ярым тулганчы түләнә. Өйдә утырган өч ел хезмәт стажына керә, әмма иминият стажына шуның ел ярымы гына эләгә. Ник дисәң, балага яшь ярым тулганнан алып, өч яшькә кадәр сабыйны караган өчен акча түләү каралмаган. Хәзер әнә шул вакытны пенсия исәпләү өчен иминият стажына кертергә тәкъдим иткәннәр дә инде.
 
Закон проекты авторлары фикеренчә, бүген илдә нәниләр төркемнәре булган балалар бакчалары бик аз. Рәсми мәгъ­лү­матларга караганда, соңгы егерме елда мондый бакчалар саны ике тапкыр кимегән. Яшь әни эшкә дә чыга алмый, аңа пенсия дә исәп­ләмиләр. Хәер, лаеклы ялга да тиз ге­нә китәм димә! Башта балл җыяр­га кирәк. Инде хәбәр ит­кәнебезчә, 2015 елгы пенсия реформасыннан соң, пенсияне балларда исәп­ли башладылар. Һәр­бер эшләгән ел пенсия баллары белән бил­геләнә. Ул эш бирүче түләгән иминият кертемнәре (взнослары) кү­лә­менә һәм хезмәт хакына бәйле. Хезмәт хакы күбрәк булган саен, балл да күбрәк. Мәсәлән, булачак пенсионерларга пенсиягә чыгу өчен 30 балл кирәк булачак. Бала тәрбияләүче хатын-кызларга исә баллар, канун нигезендә билге­лән­гән күләмдә, сабыйга яшь ярым тулганчы гына исәпләнә. Шунысы да бар: ничә бәби алып кайтсаң да, “өйдә утырган өчен” балл исәпләүнең гомуми вакыты алты елдан артмаска тиеш. Кыскасы, баллар дүрт сабый белән өйдә утырырга җитәчәк. “Илдә туучылар санын арттырырга телибез икән, пенсиягә бәйле канунга үзгәрешләр кертергә кирәк, – ди­гән депутатлар. – Социаль түләү­ләр алу өчен кирәкле иминият стажын эшкә чыгып тү­гел, ә бер-бер артлы бала табып кына тупласыннар”. Хәзер закон проектын Дәүләт Думасында тик­шерәчәк­ләр.
 
Тик картлык көнендә пенсияне күрү бәхетенә ирешкәнче, итәк тулы бала-чаганы бүген үстерәсе бар. Яшьләрне күбрәк соңгысы борчый, ахры. Росстат мәгълүмат­ларына караганда, соңгы ун елда илдә туучылар саны иң түбән чиккә төшкән. Хатын-кызлар әни булырга ашыкмый. Ил күләмендә әни булучыларның уртача яше 26га җиткән. 1990 нчы еллар белән чагыштырганда, тәү­ге тапкыр бәби бишеген тир­бәтүчеләр биш яшькә олыгайган, ди белгеч­ләр. Гаиләдә беренче һәм икенче сабый арасындагы яшь аермасы артуын да искәрт­кәннәр. Элегрәк ике-өч ел эчендә балага эне-сеңел “бүләк итсәләр”, хәзер әлеге күр­сәткеч биш елдан да артып киткән.
 
P.S. 1 февральдән федераль ташламага ия гражданнарның пен­сияләре 2,5 процентка артты. Әлеге исемлеккә Бөек Ватан сугышында катнашканнар, сугыш инвалидлары, физик яктан мөм­кин­лекләре чикле балалар; I, II, III төркем инвалидлар, Ленинград блокадасында катнашканнар, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башкалар керә. Татарстанда шундый ташламаларга ия 340 меңгә якын кеше исәпләнә. Уртача керемнәренә карап, пенсионерларга юл өчен айлык түләүләр бирелә. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау ми­нис­трлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, пенсионерның уртача айлык кереме 25 мең сумнан арткан очракта, юл өчен – 90 сум, керем 20-25 мең сум булганда – 180 сум, 20 меңнән азрак булганда 466 сум түләү каралган. Февральдән айлык түләүләр составына кергән социаль түләүләр җыелмасы да 1 мең 75 сумга җитте.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.02.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»