поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.02.2010 Мәдәният

ТУКСАН БИШЕНЧЕ ЯЗГА КЕРГӘНДӘ

Мин дулкынланам. Дүрт гасыр коллыктан соң Октябрь революциясе, Татарстан дәүләтчелеге белән рухланып, милләтнең нинди бөек, нинди илаһи көчкә ия булуын раслаган шәхес,чиксез татар киңлекләренең кыйгыр карлыгачы ул. Милли сәнгатебезнең бу акчарлагы, бу карлыгачы исән. Быел 24 апрельдә аңа туксан биш яшь тулачак. Сүзем татар халык җырчысы – легендар шәхес, татарның беренче лирик теноры Усман Гафият улы Әлмиев турында.

Үткән гасырның утызынчы-кырыгынчы елларында сәхнәгә чыккан беренче татар операларында Җикмәргән, Урмай, Хәлил, Җәлил арияләрен җырлаган, татар халык җырларын беренче тапкыр театральләштерелгән ысул һәм югары зәвык белән башкарып, милләтнең чиксез мәхәббәтен яулаган Усман Әлмиев! Сугыш башлангач, фронт концерт бригадалары белән алгы сызыкта "Сарман", "Озата барма"ларны яңгыраткан Усман Әлмиев! Бөек җырчылар Иван Козловский, Мария Максаковаларның үзләреннән дәрес алып, остазларын да арттырып җибәргән Усман Әлмиев! Муса Җәлил, Фәйзулла Туишев, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхиннар йөрәге белән янәшә типкән алтын йөрәк! Егерменче елларның ятим татар балалары йортыннан дөньяга чыгып, утызынчы еллар азагында оешкан Татар опера һәм балет театры сәхнәсенә сикергән бөек җырчы. Җәүдәт Фәйзинең атаклы "Башмагым" опереттасыннан Галимҗан ариясен, шул ук Фәйзинең Һади Такташ шигыренә язылган мәшһүр "Урман кызы"н, Фәрит Яруллинның "Соңгы көрәшкә", Хөснул Вәлиуллинның "Таң-таң ата, чулпан калка", Рөстәм Яхинның "Кил, чибәрем" кебек шедеврларын беренче булып кешелеккә җиткергән һәм Татарстан радиосы фондында шундый йөзгә якын энҗесен язып калдырган асыл җырчы бит ул! Заманында аның йөзләгән мең данәдә чыккан патефон тәлинкәләре Париж, Нью-Йорк, Истанбулның татар мөһаҗирләре салоннарында сакланадыр әле. Өстәвенә, ул бит әле татарның атаклы рәссамы, әсәрләре Җир йөзенең бихисап эрмитажларында сакланган Надыйр Әлмиевнең әтисе! Бүгенге татар тормышыннан тиешенчә хәбәрдар булмаган, теге гасырда йоклап китеп, безнең гасырдагы бу аваздан уянып киткән гавамнан берәрсе: "Бәй, Усман Әлмиев дигән кеше исәнмени әле, мин бит аны беренче тапкыр 1965 елда тыңлаган идем, аңа ул чакта ук илле-алтмыш яшьләр чамасы иде", – дип аптырап та куюы мөмкин. Бик мөмкин. Шулай булсын. Чөнки кешенең яшь мәсьәләсен яктырткан шушы "кечкенә" очрак та безнең – шундый уллары-кызлары булган татарның бөек, үлемсез милләт булуын раслый. Без Аллаһтан төшкән исемлектә исәптә торабыз.

 

1915 – 2010. Туксан биш. Туксан бишенче язына кергән Усман Әлми хәзрәтләре, теге үткән, патша исән булган гасыр башы "мезозоеннан", Сталин тоталитаризмының таш гасыры аша, бүгенге гасырның салкын нанотехнологик "палеозоена" килеп кергән сирәк мамонт ул. Бу җөмләдәге чит сүзләргә аптырамагыз. "Чүп сүзләр" булса да, безнең никадәр үзгәргәнлегебезне раслаган билгеләр алар. Менә безнең Усман абзабыз үзеннән соң килгән дүртенче буын белән яңа гасырга килеп кергән дә, аптырап карап тора: "Бу – минме? Бу – сезме? Без – исән кешеләрме?!"

 

Кинәттән минем аны күрәсем килеп китә. Минем аңа бер генә сүз – "Яшә, Усман абзый!" дип, "з" авазын кистереп әйтәсем килә. Моның өчен әллә ни күп кирәкми. Ихтыяр гына кирәк. Саргаеп килгән таңда торып, шундый ук сагыш белән саргайган автобуста Чаллыдан Казанга юл алам. Менә мин Казанда. Рәссам дустым Рәфкат Вахитовны очратып, аңа фикеремне җиткерәм. Менә без җырчы яшәгән Островский урамына юнәләбез. Урам инде безнеке түгел. Евро. Тукайның җаны чыккан элеккеге Клячкин сырхауханәсендә елтыр евроремонт ясап, аңа Татарстанның Саулык саклау министрлыгын күчергәннәр. Акыллы, акыллы. Халык шагыйренең җаны күккә очкан бинада саулык саклау оешмасы. Кем әйтмешли, язмыш кинаясе. Иң мөһиме: Тукай үлгән йорт булу турындагы йөз ел диярлек эленеп торган истәлекле таштактаны куптарып алганнар. Иске яраларны искә төшереп, кәефне бозып тормасын. Акыллы, акыллы.

 

Урыс Яшьләр театры каршындагы йортлар ишегалдына үтәбез. Йөрәк дарс-дарс тибә. Таныр микән? Мин бит аның белән үз гомеремдә нибары өч-дүрт тапкыр очраша алдым, алары да ничектер "үтеп барышлый" гына булды. Менә мин хәзер шул кешене күрергә дип килүем. Өйдәме ул? Исәнме? Хәлендәме? Хәлендә булса, танырмы?

 

Менә без биш катлы йорт подъездына керәбез. Лифт дигән нәрсә юк. Йә Хода, бишенче каттан ул ничек төшеп йөри икән? Бу яшендә? Подъездга керү белән андагы мәхшәрне күреп, мин, гомер буе "подъезд" сүзенә татарча тигез-адекват төшенчә эзләп табалмый картайган язучы, татарның бу сүзгә тиң төшенчә булдыра алмавының мәгънәсен аңладым, бугай. Күрәсең, җыештырылмый торган чүп чарлагын "подъезд" диләрдер. Биредә ЖЭК дигән оешма юк, күрәсең. Хәер, коммуналь салымнар барыбер дә түләтеләдер. Күз алдыгызга гомере буе себерелмәгән, җыештырылмаган, патшадан соң йөз ел эчендә тупланган чүпне, СТЗ тракторлары запчастьләре, диван сиртмәләре, иске чүпрәк-чапрактан башлап, бүгенге "демократик" чорның сыра шешәләренә кадәр барысы бергә тупланган, җитмәсә, ниндидер башланмый ташланган ремонт чүп-чары белән буталган баскычларны күз алдыгызга китерегез. Шагыйребез Роберт Әхмәтҗанның Усман Әлмиевкә багышланган шигыре хәтергә килеп төшә:

 

Син салыштың иң беренче милли

Операның нигез ташларын.

Маэстро! Олы иҗат юлың

Син Җәлилләр белән башладың!..

 

Бәрәкалла, җырчыбыз – Татарстанның халык артисты, СССРның бихисап җыр конкурсларында җиңүче мәдәният пәрварын хөкүмәтебез шушында яшәтәме? Аның дуслары, туганнары, балалары, милләте кая? Хәтергә инде Салисә Гәрәеваның Усман агага багышланган юллары килә:

 

Син узган юллар җиде кат

Урар иде Җир шарын.

Күктәге йолдыз санынча

Җирдә синең дусларың!..

 

Без авырлык белән бишенче катка күтәрелдек. Менә ниһаять, без ишек катында. Менә тартынып кына кыңгырауга да басабыз. Кемдер эчтән аягындагы чүәкләрен лепер-лепер китереп йөгереп килә һәм яшьләрчә җитезлек белән ишекне ача һәм секунд та уйлап тормый, исемемне атап, үпкәсен әйтеп сала:

 

– Килеп тә күренмисең!.. Дус, имеш!..

 

Менә ул туксан биш яшь өстендәге тере Риваять, тере Легенда үзе. Күзләрендә янып бетмәгән нур. Алар җегәрле, алар яшь, алар укый да, кирәк җирдә "чукый" да. Менә ул безне бер кулы белән җиңелчә генә кочаклап, икенче кулы белән диварны капшап, мәңге буйдак артист фатирында хөкем сөргән шагыйрәнә тәртипсезлек диңгезендә адашмыйча, үзе генә юл табып, үзе әйтмешли, хәзерге "сәхнәсенә-күхнәсенә" йөгерә:

 

– Туктагыз, чәй куйыйм!.. Мондый кунаклар да килгәч!..

 

Ул чәй генә куйган арада да, татар дөньясындагы сез белмәгән яңалыкларны әйтеп салыр, сез белмәгән шәхесләр исемен атар, сездән дә ниндидер мәгълүматлар тартып чыгарыр, тормышка, чорга, аерым шәхесләргә булган үпкәсен дә яшермәс, бер үк вакытта шушы йөзгә җитеп барган Алтын Баба, милли журналларыбызда, газеталарда чыккан әсәрләргә бәя дә биреп өлгерер һәм дә ки Актерлар йортында үзе җитәкләгән сәхнә ветераннары советы концертына да чакырып өлгерер.

 

– Йә, сөйләп җибәр, нинди яңа нәрсәләр язасың?

 

Без кара-каршы утырып чәй эчәбез. Мин уң күземне Усман агадан алмыйча, сул күзем белән булса да данлы җырчыбыз көн иткән куышны күздән кичерәм. Француз җырчысы Шарль Азнавурның хезмәтчесе дә мондый кысанлыкта яшәмидер. Безнең Усман ага Әлмиев үзенең кылган матур батырлыгы белән Шарль Азнавурлардан күп тапкырга югары торса да. Юкка гынамыни шагыйрәбез Лена Шагыйрьҗан Усман ага турында:

 

Сәнгать күгендә балкыган

Могҗиза ул – бер йолдыз.

Төнге күктә генә түгел,

Балкый ул хәтта көндез...

 

Ялкынлы җырлары белән

Көч бирәдер яшәргә.

"Җыр менә нинди була ул!"

Дигән кебек яшьләргә, –

 

дип язган.

 

Без аның белән озак сөйләшәбез. Сорашмаган вакыйгасы, кешесе калмый. "Бүген ипигә дә чыгып кермәгән әле!" – ди ул, үкенгәндәй итеп. Әлбәттә, бу фатирга дәүләт игътибары җитми. Социаль яклау, әгълалары биредә махсус кизү тотып җыештырырга, Алтын Бабаның үзен карауны оештырырга тиешләр иде. Әлбәттә, Тукай заманнары булган булса, биредә милли туташларыбыз, җегетләребез кайнашыр иде. Алар бу уникаль мәгълүмат тупланган, үзе үк бер музей рәвешен алган фатирдагы тарихи афишаларны, һәр чордан сагыш алып килгән кием-салымны, әйбер-сәйберне, галстукларны, сәхнә костюмнарын, төрле дипломнар, истәлекле бүләкләр – һәркайсын үз урынына куйган милли сандугачыбызның яшәгән почмагын гөл иткән булырлар иде...

 

– Татарны яшәтәсе иде! – диде ул хушлашканда. – Тукта әле, мин сиңа китабымны бүләк итәм!

 

Һәм ул калтыранган куллары белән автограф яза. Мин аны "сүтеп" кабаттан язарга һәм укучыларга тәкъдим итәргә булдым. Минем әсәрләремне яратканы өчен түгел. Әйдә, ул Тукай үлеменнән ике ел соңлап кына Казан алдындагы Акъегет авылында дөньяга килгән милләт акъегете Усман Әлмиевнең туксан биш яшьтәге култамгасы буларак тарихка керсен. Илаһи амин.

 

Безне юлдашыбыз Рәфкат Вахитов сурәткә төшереп ала. Без хушлашабыз.

 

"Туган көнемә килегез! – ди ул. – Апрельдә!"


Айдар ХӘЛИМ
Татарстан яшьләре
№ 19 | 13.02.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»