|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2010 Җәмгыять
"SИҢА MИННӘН SӘЛАМ!" – ХӘЗЕР 2 ТАПКЫР КҮБРӘК"Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесенең иң популяр тапшыруларының берсе эфирга чыгу вакытын 2 тапкыр арттыра. Хәзер котлаулар һәм тәбрикләүләр 1 түгел, ә 2 сәгать дәвамында кабул ителә. Февраль аеннан тапшыру һәр шимбә һәм якшәмбе саен иртәнге сәгать 7дән алып 9га кадәр эшли.
"Тапшыруыбызга килә торган котлауларны бер генә сәгатькә сыйдырып бетереп булмый, –дип сөйли программаның алып баручысы Фәридә Төхвәтуллина. – Шуңа күрә вакытны арттырырга уйладык. Шунысын да әйтәсем килә: хәзер SMS-котлауларны Россия тамашачылары гына түгел, Казахстан, Украина, Латвия, Литва, Израиль һәм Германиядә яшәүчеләр дә юллый ала".
"Sиңа Mиннән Sәлам!" тапшыруы һәр шимбә һәм якшәмбе иртәнге сәгать 7дән алып 9га кадәр эшли. Телефон һәм SMS хезмәтләре һәм аларның бәяләре турында тулы мәгълүматны www.tnv.ru сайтында алырга мөмкин.
|
Иң күп укылган
|