поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.02.2018 Ир белән хатын

"Мин бит чиновник, кеше алдында оят... Минем белән киңәшләшми өченче, аннан дүртенче бала табуын аңлый алмыйм"

Күптән түгел Илһам белән Зиләнең аерылышканын ишеттем. Дүрт балалары бар иде бит, Илһам бу адымга барган икән, димәк, башка чарасы калмаган. Дөресен генә әйткәндә, Илһамны гаепләмим. Аның Зиләгә өйләнүенә бөтен кеше аптыраган иде.

Биш намазын калдырмаган, дәүләт хезмәтендә эшләгән егетнең бер башбаштак, тотрыксыз холыклы Зилә белән бергә кушылуын берничек тә аңлап булмый иде. Туйны алар зурлап үткәрмәде. Никах укыттылар да загска барып язылышып кайттылар. Илһамның эшләгән урыныннан бер бүлмәле, аннан ике, балалары өчәү булгач, өч бүлмәле фатир бирделәр. 
 
Танышларым Зиләнең кылык-лары турында сөйләштергәләп тордылар. Гайбәт түгел, гыйбрәт булсын, ире белән юньле тормый икән, болай да начар булган холкы тагын да авырлашкан, кеше белән акырмый сөйләшә алмый, кинәт кенә ярсып китә, өянәк кебек башлана да тынычлана алмый, дип сөйләделәр. Аннан мин аларның дүртенче бәбиләре тууын ишеттем. 
 
Аерылышуларын ишетер дә онытыр идем, Илһам белән эш буенча очрашырга туры килде. Сорашырга кыенсындым, беренче башлап сүзне үзе башлады. “Мин Зиләдән арыдым”, – диде ул. “Бер эштән кайтсам, зур улыбызны кыйнап канга батырып бетергән. Фатир тулы полиция, табиблар, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртканнар. Улыбызның борыны сынган булып чыкты. Шуннан китте “разборкалар”, полиция юлын таптаулар. Балаларга кул күтәргәнен белә идем, күршеләр сөйләп торалар безнең фатирда ниләр булганын. Кызны чәченнән өстерәп йөртә, олы малайны типкәли... Әмма аның белән сөйләшү бөтенләй мөмкин түгел. Мин көне-төне эштәмен, кайтып саклап утыра алмыйм. Зилә кеше сөйләгәнне ишетми, үз туксаны туксан. Урамда, кибетләрдә талаш-ызгыш чыгара, кайда барса шунда әрләшә. Миңа шалтыратып зарлана башладылар.
 
Мин бит чиновник кеше, кеше алдында оят... Икенче баланы миңа әйтми генә тапты. Ярар, ике ир бала бер-берсенә иптәш булып үсәр инде, дип, килештем мин дә. Әмма минем белән киңәшләшми өченче, аннан дүртенче бала табуын аңлый алмыйм. Мине ташлап китмәсен дип таптыңмы аларны? Нигә мине алдап бала табасың? дидем. Ник әйткән көнемә төштем, бер атна балконда кунып йөрдем аннан. Ышанасыңмы, эштән чыккач өйгә кайтасым килми. Чөнки беләм: анда акырыш, бакырыш, елаш... Балаларны жәллим, кызганам, аеруча кечкенә кызымны сагынам. Шалтыратып: “Әти, сагындым, күрәсем килә”, – ди. Ничек тамагыңа төер тыгылмасын да, ничек йөрәгең әрнемәсен инде. Ни булганын аңлый алмыйм, зина кылганым булмады, көнләшергә сәбәп тә бирмәдем, кешеләр кебек интегеп ипотека түләп фатир сатып алмадык. Балалар ел саен диңгездә ял итә, Зиләне дә буш калдырганым юк.
 
Машина алып бирдем, теләгән җиренә бара, теләгән нәрсәсен сатып ала. Әмма Зилә үз алдына котыра, балаларга кыенлык китерә. Ана хокукыннан мәхрүм итеп, балаларны тартып алыр идем, аналарыннан башка яшәү аларга авыр булыр, димен. Ни дисәң дә, әнине беркем дә алыштыра алмый. Ул бит аларны якты дөньяга тудырган. Нишләргә дә белгән юк инде”... 
 
Менә шундый сөйләшү булды безнең арада. Мин бу хәлләрне инде ничәнче ай уйлап йөрим. Ирдән узып бала табарга кирәк микән? Ирне бала белән генә бәйләп куеп булмый, мин моны яхшы беләм. Аларның иң беренче хатасы бергә яши башлаулары булгандыр...
 

Җәмилә НУРИСЛАМОВА
Өмет
№ --- | 02.02.2018
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»