|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2018 Криминал
Берәүгә Казан кафесында капкалап чыгу 3 миллион сумга "төшкән"Полиция кафеда онытылып калган сумкадан зур суммада акча урлаган 41 яшьлек ир-атны тоткарлаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте. «Татар-информ» язуынча, узган елның декабрь башында бер ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән һәм Казанның Яңа Савин районында кафеда 3 млн сум акчасын урлаулары турында сөйләгән. Ул сумкасын онытып калдырган булган, бераздан килеп караса, сумкада акча табылмаган.
Полиция Краснодарда яшәүчене тоткарлаган, ул элек тә хөкем ителгән булган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең оператив эзләү бүлеге хезмәткәрләре “Ямашев” полиция бүлеге хезмәттәшләре белән бергә шикләнелгән затны тоткарлау өчен Краснодарга командировкага киткән.
Хәзер гаепләнүче Казанга кайтарылган һәм сак астына алынган.
--- |
Иң күп укылган
|