|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2018 Шоу-бизнес
"Тагын нәрсә белән җәлеп итик соң?" - Айдар Галимов хезмәттәшлеккә чакыраЭстрада белән шигърият бергә эш итсәләр, телебезне саклау буенча уңышка ирешеп була – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов шундый фикердә. Ул язучыларның үзләренең генә очрашулар оештырып, зур аудиторияләр җыя алмавын, халыкның китапханәләргә аз йөрүен әйтә.
“Телебезне саклап калуда эстраданың роле зур, - ди ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Тагын нәрсә белән җәлеп итик соң? Кызганыч, шагыйрьләр белән очрашулар халыкны күпләп җыя алмый. Язучылар эстрада белән берлектә эшләсеннәр иде”.
Айдар Галимов халык шагыйре Роберт Миңнуллин эшчәнлеген мисал итеп китерә. “Тәнкыйтьләсә, тәнкыйтьли үтереп, шул ук вакытта эстраданы читкә дә какмый. Чөнки белә: поэзия эстрада белән берлектә бара икән – ул зур эшләр эшләргә, телне саклау мәсьәләсендә зур нәтиҗәләр бирергә мөмкин”, - ди Айдар Галимов.
--- |
Иң күп укылган
|