|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2018 Матбугат
«Матбугат.ру» Миләүшә Сибгатуллинаның нинди яңа проектка тотынганын белде«Манзара» тапшыруының редакторы һәм алып баручысы Миләүшә Сибгатуллинаның зәңгәр экраннардан китүе турында шушы көннәрдә генә язган идек. "Яңа гасыр" каналыннан беркая да китмәдем. "Манзара" тапшыруының баш мөхәррире булып эшләвемне дәвам итәм. Быел бу хезмәтемә 20 ел булды, әлһәмдүлилләһ. Ә экраннан китүемнең сәбәбе: яшьләр белән эшләү, контентны азрак үзгәртү һәм яшьрәк аудиторияне җәлеп итү максатыннан", - дип аңлатты Миләүшә ханым "Матбугат.ру"га. Якын киләчәктә Миләүшә Сибгатуллина шәхси проектын да тәкъдим итәчәк, дип язган идек. "Матбугат.ру" белеште, менә ул проект. Танылган, креатив, йолдыз булырга теләүчеләр өчен икән ул. Миләүшә Сибгатуллина «OSTA TATAR» проектын тәкъдим итә: - Кешеләрне үз сүзеңә ышандыруның 5 ысулы; - Публикадан курку хисен юкка чыгару серләре; - Телевидениегә «эләгү» өчен «3 адым»; - Аудиториягә тәэсир итү 9 февраль 17.00 сәгатькә "Корстон" бинасындагы Лермонтов залына рәхим итегез! Яшь чикләве 12+ Керү бушлай. Әмма алдан язылу мәҗбүри. Язылу өчен телефон: +7-917-259-уналты-кырык. Белешмә: Күптән түгел Миләүшә Сибгатуллина журналистлар белән очрашты. Шул чарадан бер видео:
--- |
Иң күп укылган
|