поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.02.2010 Җәмгыять

ЧУКЫНЫР КӨН ҖИТӘ

Күпмилләтле илебездә тагын бер бәйрәм барлыкка килергә тора. Ул да булса – Русьны чукындыру көне. Ул 28 июльгә билгеләнәчәк. Бәйрәм булгач, аны зурлап билгеләп үтәргә дә кирәк бит. Шуңа күрә бюджеттан фәлән кадәр акча бүленәчәк. Фәлән кадәр дим, чөнки төгәл сумманы әлегә әйтүче юк. Ләкин чукындыруның күпмилләтле дәүләт өчен әһәмиятен аңлаган кеше акчаны кызганмаячакларын чамаларга тиеш

Шулай итеп, календарьдә тагын бер “кызыл” дата барлыкка килә. Безнең илдә календарь болай да кызамык чыккан бала тәне шикелле. Кая күз салма – кызыл төрткеләр. Урыны-урыны белән ул төрткеләр тоташып, атнадан да артып китә. Тик сүзем башны ташлап эчеп ята торган бетмәс-төкәнмәс яллар хакында түгел. Мине күбрәк бу бәйрәмнең эчтәлеге кызыксындыра.

 

Бердән, Русиянең күпмилләтле, төрле конфессияле ил икәнлеген онытмыйк. Шулай булгач, барлык диннәргә дә мөнәсәбәт бертөрле булырга тиештер. Әйтик, Идел буенда ислам кабул ителүне дә дәүләт югарылыгына күтәрергә кирәк. Мөселманнар христианнардан кайсы яклары белән ким соң? Яһүдиләр дә җитәрлек, аларның да Ханука кебек олы бәйрәмнәре бар. Иудаизм тәгълиматына ышанучылар Русиядә миллион ярым чамасы, ди. Моннан тыш, әле католиклар бар. Калмыкия, Бурятия, Тывада, әнә буддизм. Ә инде Якутия, Чукоткада пантеизм белән яшиләр, Тәңречелек тарафдарлары да җитәрлек. Кыскасы, һәрберсеннән берәр бәйрәм җыйсаң да, кызык кына календарь килеп чыгар иде. Әйтик, берәр көнне уянып китәсең, ә бөтен ил тантана рухына чумган. “Нинди бәйрәм бу?” – дип сорыйсың. Ә сиңа таныш-белеш бик җитди һәм шул ук вакытта шатлыклы кыяфәт белән җавап кайтара: “Чукоткадагы Изге Нарат рухының җиргә иңдерелү көне бүген”...

 

Җитди итеп әйтсәк, бармактан суырып чыгарылган бәйрәм-даталар күп бездә. Ләкин аларның дини төсмере булганнарына дәүләт дәрәҗәсе бирелү дөрес түгел. Бу – төрле диннәр арасына хакимият югарылыгында казык кагу бит. Нигәдер, Мәскәүдәге түрәләр моны әллә аңламый, әллә махсус шулай итә. Ә инде Русьны чукындыруны илкүләм бәйрәм итеп аерып алу рус православие чиркәвенең позицияләре ныгый баруы турында сөйли. Ул инде ил күләмендә сәяси көч югарылыгына күтәрелә. Һәм биредә Патриарх Алексий икенченең өлеше зур.

 

Кемнең нинди диндә булуы турында рәсми саннар безнең илдә юк. Кеше үзенең гыйбадәт кылулары турында хәбәр итмәскә хаклы. Кайбер социологлар ышандырганча, 50 процент халык бөтенләй дә Алласыз, калган 30 проценты православ диләр. Мөгаен, 28 июльгә тагын да зуррак, тагын да төгәлрәк саннар булыр. Һәрхәлдә, бу бәйрәмне булдыру халыкка “Чукынышыгыз!” дигән кебегрәк мөрәҗәгатьне хәтерләтә.


Сәйдулла КУТУШЕВ
Безнең гәҗит
№ 6 | 17.02.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»