|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2018 Сәясәт
Шәймиевләр АКШның кара исемлегенә кердеАйрат һәм Радик Шәймиевләр, Татарстандагы «ТАИФ» компаниясе акционерлары, АКШның кара исемлегенә керде. Исемлектә «Газпром» һәм «Роснефть» җитәкчеләре Алексей Миллер белән Игорь Сечин да бар. Биредә барлыгы 114 түрә һәм дәүләт компанияләре җитәкчеләре тәкъдим ителгән, дип яза Татар-информ.
Исемлеккә шулай ук 96 эшкуар кертелгән. Алар арасында Алишер Усманов, Роман Абрамович, Сөләйман Кәримов, Евгений Касперский, Петр Авен һәм Владимир Потанин бар.
Америка Финанс министрлыгында искәртүләренчә, исемлеккә эләгү нинди дә булса чикләүләр кертүне күздә тотмый.
--- |
Иң күп укылган
|