поиск новостей
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Февраль
  • Нияз Акмал (1954-2007) - шагыйрь
  • Фәрит Нурмөхәммәтов - журналист
  • Айгөл Нәбиуллина - журналист
  • Каюм Насыйри (1825-1902) - язучы, галим
  • Мәхмүт Әхмәтҗанов (1927-2010) - язучы
  • Гайсә Гатауллин - язучы
  • Наилә Вазыйхова - журналист
  • Сергей Миронов - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Гыйззәтуллин - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
27.01.2018 Язмыш

Вәсилә Фаттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов: «Күңел әлегә тынычлык таба алмый»

Меңләгән тамашачының яраткан җырчысы Вәсилә Фаттахова арабыздан китүгә 2 ел. Əниләре үлгәннән соң, ике баласын - Кәрим һәм Кәмиләне Илгиз Габдерәкыйпов үзенең әти-әнисе белән тәрбияли. Барлык авырлыклар, тормыш иптәше бакыйлыкка күчкәннән соң, тормышында нинди үзгәрешләр булган, ялгызлык белән ничек көрәшкәне турында Илгиз белән телефон аша әңгәмә кордык.

- Якыныгызны югалтканнан соң, интернетта нинди генә хәбәрләр булмады?! Күпләр табибларны гаепләргә ашыкты, кемдер күрәчәге шул булгандыр диде...
 
- Табиблар белән судлашып үлгән кешене кайтару мөмкинлеге булса, әлбәттә, тавыш куптарырга булыр иде. Берсен дә гаепләмим, бар да Алла кулында. Табиблар көченнән килгәнчә көрәште.
 
Вәсиләнең әнисен машина бәргән иде бит. 10 көн реанимациядә яткан. Табиблар игътибары җитеп бетмәгән. Интервьюларның берсендә, Вәсиләдән бер журналист: “Ни өчен табибларны судка бирмәдегез?” – дип сораган булган. “Башка кешенең язмышына кара тап салудан мәгънә тапмыйм”, - дип җавап биргән булган Вәсилә. Мин аның белән килешәм.
 
- Кәрим әнисен еш исенә төшерәме?
 
- Хәзер элеккечә түгел инде, еш исенә төшерми. Барын да аңлый. Әлбәттә, аңа кыен, ямансу, әни назы, әни кочагы җитми... Мин моны күрәм һәм яхшы аңлыйм. Әмма ул аның башка кайтмаячагын белә. Беркөнне караңгыда урамга чыктык та, улым: “Әти, ул йолдыз – әни һәм ул безгә карап тора”, - ди.
 
Хәзер ул миңа гына ышана һәм миннән генә өмет итә. Мин эштә булганда “ватсап” аша аралашабыз. Әлегә хәреф белми, шуңа да аудиоязмалар, фотолар җибәрешәбез. Нинди тәм-том яки уенчык кирәк икәнен әйтә, мин, әлбәттә, аның теләкләрен кире какмаска тырышам.
 
Əле сабый гына булса да, олыларча сөйләшә белә улыбыз. Дәү әнисенә: «Əни озак яши алмады. Дәү әти белән сезгә озын гомер телим», - дигән. Сүз дә юк, ул борчыла, сагына без күрмәгәндә планшетыннан әнисе белән төшкән фото һәм видеоларны карый.
 
- Кәрим белән Кәмиләнең мөнәсәбәтләре ничек?
 
- Сеңлесе өчен җан атып тора. Иртән уяну белән аның янына кереп уйный. Нык якын итә. Кәмиләсе дә, абыен күрү белән, шундук елмая, көлә башлый.
 
Кәмилә әле дәвалануда. Неврология ягыннан проблемалар бар. Мин - эштә, әни аның белән хастәханәгә йөри.
 
Балалар исән-сау гына булсыннар. Алладан бары тик шуны сорыйм.
 
- Ялгызлык белән ничек көрәшәсез?
 
- Вәсилә интервьюларның берсендә: “Үткәннәр белән яшәргә ярамый. Дөньядан киткәннәрнең рухын, истәлеген күңелнең иң яшерен почмагында сакларга кирәк”, - дигән. Ничек кенә авыр булмаса да, ул әйткәнчә яшәргә тырышам. Ялгызлык белән көрәшеп булмый. Аңардан кайда гына качып китмә, барыбер яңадан әйләнеп кайтасың. Күп вакыт эштә үтә, Кәрим белән бассейнга йөрибез, кунакка еш барабыз... Әмма барыбер, күпме генә вакыт үтмәсен, күңел әлегә тынычлык таба алмый.
 

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 27.01.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы