|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2018 Авыл
Терлекле, казылы авылЯңа елда татар авылларына сәфәрләрне дәвам итәбез һәм бу атнада Нижгар бренды буларак танылган казы тутыручы осталар яшәүче авыллар - Зур һәм Кече Рбишчада булып, җирле администрация башлыгы Наил Хөсәинов белән сөйләштек. Әлбәттә, казы белән генә түгел, милли көрәш һәм башка спорт төрләре батырлары белән дә, “Майнур” сабантуйлары белән дә, күренекле шәхесләре белән дә дан тоткан авыллар бу. - Наил Әнвәрович, Рбишчалар бүген ничек яши? - Безнең авылларда халык аграр юнәлештә эшчәнлек алып бара. Рбишчада һәр гаилә диярлек казы җитештерү белән шөгыльләнә. Шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек тә, кош-корт та асрыйлар. КФХлар да, күмәк хуҗалыклар да юк түгел. Зур Рбишча фермерларыннан Ахуновлар, Дәүләтбаевлар, Хамзиннар, Алимовларны билгеләп үтәр идем. Бу КФХлар терлекчелек белән дә, игенчелек белән дә шөгыльләнә. - Соңгы елларда казы җитештерү күләме арттымы? - Милли ризык җитештерү күләме аны реализацияләү мөмкинлекләренә бәйле. Һәр гаилә бу шартларны үзе булдыра һәм шуңа карап, казыны җитештерә. Шул сәбәпле бу күрсәткечнең артуы яки кимүе турында төгәл информация юк. - Һәр гаилә үз рецепты буенча казы тутыра диләр, бу дөресме? - Әйе, шулайдыр. Соңгы елларда рбишчалылар бригадаларга тупланып, бүтән авылларда казы тутырып йөри. Алар Нижгар төбәгендә генә түгел, башка регионнарга да чыгалар инде. Гомумән, Рбишчада ат сатучылар да, атларны чалучылар да бар, ә хатын-кызларыбыз шушы иттән казы тутырып бирә. Тулы цикллы процесс дияргә була. Бу эшчәнлек аларга, үзенә карата, даими табыш чыганагы булып тора. - Закон таләп иткәнчә, туарларны махсус чалу урыннары булдырылганмы сезнең авылларда? - Әйе, бөтен шартларга тәңгәл килгән дүрт махсус чалу мәйданчыгы бар. Тагы да берне Кече Рбишча фермеры Әнәс Алимов төзи. Бу объект авылдан якта урнашкан, бәлки, анда нинди дә булcа җитештерү процессы да оештырылыр. - Кече Рбишчада фермерчылык хәрәкәте бармы? - Бу авылда кече форма хуҗалыклар аеруча күп. Алар шактый күләмдә кулланылмаган җирләрне әйләнешкә керттеләр. Иң эреләре – югарыда әйтелгән Әнәс Алимов һәм Равиль Камалетдинов КФХлары. Фермерлар быел мул – һәр гектардан 60 центнерга кадәр уңыш җыйдылар. Ләкин игеннең хакы түбән булганга, зур табыш ала ал- мыйлар. Узган елларда бер төркем авыл егетләре фермерлардан уңышны сатып алып, зерновозларга төяп, махсус иген җыю пунктларына итеп сата иде, ә быел алар да бу эштән баш тартты - табыш юк, диләр. Авылларда махсус машиналар халыктан сөт җыеп “Тахым” комбинатына ташый, ә 8-10 баш сыер асраган шәхси хуҗалыклар сөтне “Тахым”га үзләре илтә. Сөт, каймак, эремчек кебек продукцияне җитештерүчеләрдән авыл халкы да сатып ала. Соңгы елларда авыл- ларда сыерлар кимеде, ләкин ае- рым гаиләләр сөтбикәләр санын арттыра. Мәсәлән, күршем Азат Чарлаганов гаиләсе белән өч сыер асрый, каймак, сөт сата. Күчерелмә сыер саугыч сатып алды. Зур Рбишчаның 1 Май исемендәге СПКсында хезмәт иткәнлектән, печән, иген аңа хуҗалык бирә. - Яшьләр авылда каламы? - Авылда калучылар да бар, китүчеләр дә күп. Күбесенә әти- әниләре шәһәрдә фатир сатып алырга тырыша, ипотекаларын түләргә булыша. Авылда калган- нары да начар яшәми, гаиләләрен ашатырлык шөгыль таба. Ясалма күлләр казып, 200-300 баш каз-үрдәк үрчетүчеләр дә, сарык тотучылар да бар бездә. - Гаиләле ир-атлар арасында шәһәрләрдә вахта белән эшләп йөрүчеләр бармы? - Мин белгәнчә, юк. Туган җирендә төпләнеп калган рбишчалылар авылда яки район үзәгендә эш таба. Гаилә - безнең өчен изге. Шуңа күрә, гаиләләрен ташлап эшкә китүчеләр безнең авылларда юк диярлек. - Зур Рбишча администрациясе эшчәнлеге белән таныштырып үтсәгез иде. - Бүгенгә Рбишча авылларында яшәү өчен барлык диярлек уңайлыклар тудырылган: ут, су, газ бар, социаль объектлар, кибетләр эшли, юллар төзекләндерелә, кардан арытыла. Гомумән, инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирәбез, шул исәптән өлкә максатчан программалары ярдәмендә дә. Суүткәргечләрне тиешле хәлдә тоту да безнең өчен мөһим. Быел, мәсәлән, су башняларына басымны автоматик рәвештә җайлау приборлары куйдык. Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә дә актив эш алынып барыла: янгын сүндерү җиһазлары, махсус машиналар һәрчак сакта, пирслар тиешле хәлгә китерелгән. Урам-тыкрыклар яктыртыла, киләчәктә яктырткычларны энергия саклагыч лампаларга алмаштырырга план бар. Киләсе елларда да көнкүреш проблемаларны чишеп, халыкның ихтыяҗын яклау, аларга комфортлы яшәү шартларын тудыру - безнең бурыч. Юл фонды һәм башка ярдәм чаралары кысаларында урамнарны төзекләндерербез, өстәмә юл билгеләре куярбыз. Чөнки куркынычсызлык безнең өчен мөһим эш. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләрне төзекләндерергә дә мөмкинлекләр табарбыз дип уйлыйм. - Наил Әнвәрович, әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар сезгә. Ринат СӨННӘТОВ сөйләште.
Безнең белешмә
Зур Рбишчада 821, Кече Рбишчада 420 йорт бар, шуларда 1842 һәм 846 кеше яши. Ике авылда икешәр мәчет иман нуры сибә. Зур Рбишчада амбулатория һәм теш кабинеты, ә Кечедә ФАП халыкка хезмәт итә. Ике авылда 5 райпо һәм 6 шәхси сату ноктасы, бер кафе эшли. Зур Рбишча урта мәктәбендә 188, Кече Рбишча төп мәктәбендә 64 бала белем ала. Зур Рбишчада ике муниципаль һәм бер гаилә балалар бакчасы эшли. Анда 53 бала тәрбияләнә. Кече Рбишча балалар бакчасына 16 бала йөри. Кызганычка каршы, ике авылда 50 балага бакчаларда урыннар җитми. Ике авылда 8 эре КФХ, 10 индивидуаль эшмәкәр, 9 шәхси хуҗалык рәсми рәвештә теркәлгән. 2017 елда 27 кеше үлгән, 15 бала дөньяга килгән.
--- |
Иң күп укылган
|