поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.02.2010 Экология

ҖЫЛЫТАМЫ, СУЫТАМЫ?

Быелгы кыш үзенең сюрпризларын күрсәтүен дәвам итә. Без инде соңгы елларда онытып барган салкыннар яңадан әйләнеп кайттылар, термометр күрсәткеченең көн саен диярлек утыз градустан түбәнгәрәк тәгәрәвенә күнектек, минус егерме градусны җылыга саный башладык.

Үткән гасырның җитмешенче елларының кышларын хәтерләгән безнең буын өчен бу салкыннар, билгеле, артык ис китәрлек түгел. Инде онытылып барган гадәти кыш әйләнеп кайтты – бары шул гына. Тик шулай да биш градуслы салкынны зәмһәриргә санаган европалылар өчен, ни дисәң дә, гадәттән тыш тормыш башланды, соңгы елларда, гомумән, минуслы һаваны күрмәгән Көнбатыш туңды һәм өшеде, Европа телевизион каналлары көндәлек тапшыруларын галәмнән ап-ак кар көрте булып күренгән Англияне күрсәтеп башларга күнектеләр, Испаниядә цитруслы үсемлекләрнең куш йодрык кадәр җимешләрендә эленеп торучы боз сөңгеләре телеэкраннан эре планда бер тапкыр гына күрсәтелмәде. Әле бер-ике ай элек кенә глобаль җылынуны туктату өчен чаралар күрүне таләп итеп бөтен кыйтгаларда каршылык демонстрацияләре оештырылган иде. Боларга каршы көчләр исә ниндидер хакерларның климатны өйрәнүче галимнәрнең электрон почтасын ватулары һәм анда бернинди дә җылыну юк дигән “дәлилле” миф табулары хакында матбугат кырына “үрдәкләр” очырдылар, фикерләүнең нәрсә икәнен оныткан обывательләр исә, шул “үрдәк”кә ышанып, җылыну – юк сүз икән дип сөйләнеп йөри башладылар. Быелгы кыш, шул “үрдәк”не расларга теләгәндәй, аномаль суыклары белән шаккаттырды.

 

 Бу язмада мин, ничек кенә сәер тоелмасын, Европадагы суыкларның глобаль җылыну нәтиҗәсе икәнен расларга тырышачакмын. Сүз чынлыкта, әлбәттә, глобаль җылыну түгел, бөтен планета буйлап күзәтелүче климатның глобаль үзгәрешләре хакында барачак. Моннан ундүрт гасыр элек кыргый гарәп кабиләләренә Аллаһның илчесе итеп җибәрелгән пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең кыямәт турындагы хәдисләренең берсендә: “Кыямәт алдыннан гарәпләрнең җирләре елгалар агып торган гөлбакчага әйләнер”, – ди. Бүгенге икътисадта, сәясәттә, табигатьтә бара торган кискен үзгәрешләр, пәйгамбәрнең башка хәдисләре белән туры килеп, вәгъдә ителгән көннең якынаюы турында сөйлиләр. Пәйгамбәрнең хәдисе әйтелгән чакта һәм хәзерге көндә дә Гарәбстан ярымутравында бер генә елга да акмый һәм андый үзгәрешләрнең булачагына ышану да кыен. Тик шулай да бөтен планетада барган стихияле табигать күренешләре, моңарчы күзәтелмәгән үзгәрешләрнең барлыкка килүе һәм артуы хәдиснең чынга ашачагына ышанычны арттыра, гарәпләрнең илләрендә уртача климат урнашуы һәм чүлнең оазиска әйләнүе бик тә мөмкин икәнлеген искәртә. Инде Европага кайтсак, бу кыйтгада якындагы елларда һава торышының салкынаюга таба хәрәкәт итәчәген кайбер галимнәр инде берничә ел элек әйткәннәр иде, ләкин мәгълүмат кырына аны чыгармадылар, фараз ярымяшерен рәвештә сакланды. Әле дә бу турыдагы мәгълүматны табу кыен. Шул ук вакытта без Евросоюзга кергән дәүләт җитәкчеләренең ашыгыч рәвештә берничә урыннан газүткәргеч торбалар салу турында килешүләр төзү белән мәш килгәнлеген күрәбез. Бу проектлар “Төньяк агым”, “Көньяк агым”, “Набукко” дигән исемнәр астында бөтен җәмәгатьчелеккә билгеле. Һәм шулар ярдәмендә Европага газ үткәрүне 2015 елга кадәр 40 процентка арттырырга җыеналар. Бу еллар эчендә генә Европада җитештерүнең бу кадәр артуы һәм халыкның үрчүе дә көтелми, билгеле. Киресенчә, кризис нәтиҗәсендә җитештерү кими, әхлаксыз европалылар исә демографик кризис кичерәләр, ягъни үрчүдән туктап баралар. Газ сатып алуны арттыруга омтылышлар исә көчәя генә. Моннан тыш, әле тагын алдагы елларда атом-төш электр станцияләре төзүне дә кискен арттыру күз алдында тотыла. Европага шуның кадәр энергия чыганаклары ник кирәк дигән сорау үзеннән-үзе туа. Билгеле, бу омтылышларның чын максаты яшерелә, имештер, Украина белән Русия арасындагы газ низагы шуңа этәрә. Бүгенге көндә Евросоюзның Украинаны тәртипкә утырту өчен бер бармак селкүе дә җитә һәм украин җитәкчелеге ниндидер суверенитетка ия дип уйлау өчен артык беркатлы булырга кирәк. Анда хакимияткә кем генә килмәсен, ул бары тик кушканны үтәүче генә булачак, бу сер түгел, шуңа да “газ низагы” дигән спектакльләр обывательләргә исәпләнгән курчак уены гына ул. Эш исә шунда: Европа элитасы якындагы елларда үзләрендә климатның кискен салкынаячагына ышана һәм киң масштаблы әзерләнү эшләре алып бара.

 

Инде салкынаюның сәбәпләренә килик. Сәяси элита аның киләчәген каян белә? Көнбатыштагы йомшак җылы климат ул Гольфстрим агымы белән турыдан-туры бәйләнгән. Мәктәптә географияне азмы-күпме укыган кеше (6-7 класслык белеме булса дип әйтик инде) бу агымның нәрсә икәнен яхшы белә. Шуңа кечтеки генә мәгълүмат өстик. Гольфстримның җылылык егәрлеге унның унбишенче дәрәҗәсендәге киловаттка тигез. Моның кадәр энергия эшләп чыгару өчен бер миллион атом электр станциясе кирәк булыр иде. Менә шуның кадәр энергия белән Европа һәм Америка бер тиенсезгә инде йөзләгән еллар буена җылытылып киләләр һәм артык проблемаларсыз гына цитруслы үсемлекләр үстерәләр, игеннәрдән зур уңыш җыеп алына, хәтта Германиянең төньягында да бернинди проблемасыз виноград игелә. Җылы агымның Европа ярларына килеп җитә алмавы исә, һава торышының суынуга таба кискен үзгәрүен вәгъдә итә. Климатны өйрәнүче галимнәр исә, инде туксанынчы еллардан бирле, глобаль җылыну нәтиҗәсендә Гольфстрим үзенең агышын үзгәртәчәк дип чаң сугалар. Моның сәбәбен дә әйтәләр. Гренландиядә һәм Арктиканың башка районнарында бозлыкларның интенсив эрүе, океан суының төчеләнүенә һәм тыгызлыгы үзгәрүгә китерә диләр алар. Нәтиҗәдә, җылы агым акрыная һәм Бөекбритания, Франция, Норвегия ярларына килеп җитә алмый башлый. Бу фаразга сәясәтчеләр баштарак игътибар итмиләр, соңыннан исә, дәлилләре көчле булу сәбәпле, яшерен рәвештә әзерләнү эшләре күрә башлыйлар, ә мәгълүмат үзе исә сергә әйләнә. Климатның суынуы Көнбатыш өчен моңарчы күрелмәгән чыгымнар вәгъдә итә: калынрак стеналы фатирлар төзү, аларны ягып җылыту, иген уңышының кискен түбән тәгәрәве һәм башкалар. Әлбәттә, экспансив көнбатыш сәясәтчеләре карашларын көнчыгышка таба да ешрак ташламый булдыра алмыйлар. Аналитиклар белдерүенчә, Русиянең көнчыгышында, Себер киңлекләрекләрендә җылыну булыр, үсемлекчелек һәм терлекчелек өчен шартлар яхшырыр дип көтелә. Европа халкын Русиягә күчереп утырту, моның өчен русиялеләрне оптимальләштерү (юк итү дип укыйк) планлаштырыла дигән фикерләр дә бар. Болар хакмы-юкмы, әйтүе кыен. Европалыларның Русия белән ике арадагы виза режимын бетерергә омтылулары, шул ук вакытта чик буйларында интенсив рәвештә кораллы көчләрнең арттырылуы, урыс армиясенең исә туктаусыз кыскартылуы да ул фикерләр файдасына сөйли төсле. Әгәр дә болар хак икән, якындагы еллар кискен үзгәрешләр еллары булыр дип көтәргә кирәк.

 

Һава торышын, киләчәкне фаразлау, билгеле, төгәл була алмый. Бу юлларның авторы да әйтелгәннәр, һичшиксез, тормышка ашар дип расларга җыенмый. Көткәннең киресе дә булуы ихтимал. Шулай быелгы кыш салкыннары төрле уйларга этәрә.

 

Кешелек җәмгыяте планетабыздагы экосистеманы җимерү өчен соңгы йөз елда аеруча каты тырышты. Табигатькә аз гына тыкшыну да фаҗигале нәтиҗәләргә китерә. Тарихта моның мисаллары да җитәрлек.

 

XX гасырның 70-80 елларында Германиядә барлык елгаларның ярлары да инженер-гидротехниклар тәкъдиме белән бетонланды. Ният изге иде, бу гамәлдән соң елгалар белән идарә итү җиңелләшергә тиеш дип уйланылды. Әмма көтелгәннең киресе килеп чыкты: Рейн, Мозель, Инн кебек зур һәм куәтле елгалар интенсив кар эрүләр вакытында гадәттәгедән ун метрга биегрәк күтәрелделәр һәм илнең хуҗалыгына коточкыч зыян салган су басулар башланды. 1974 елда янкилар Камилла гарасатын тынычландырып җиңәргә омтылыш ясап карадылар. Америка галимнәренең исәп-хисаплары, беренче карашка, төгәл иде. Алар гарасатка йодлы көмештән ясалган махсус корылма белән атарга тәкъдим иттеләр. Бу матдә атмосфера хәрәкәтен тынычландырырга тиеш иде. Ләкин бу юлы да көтелгәннең киресе килеп чыкты: атканнан соң гарасат тагын да көчәйде һәм уйланылганга караганда күбрәк бәхетсезлекләргә китерде. 234 кешенең үлеме, меңләгән кешенең баш өстендә түбәсез калуы – янкиларның бу атуының бәясе менә шул иде.

 

Уйламыйча һәм исәпләмичә генә төзелгән сусаклагычлар да зур һәлакәтләргә китерә ала. Бер урынга тупланган зур массадагы су Җир кабыгына шундый тәэсир ясарга сәләтле ки, җир астындагы катламнар күчеп, көчле җир тетрәүләргә килеп чыгарга мөмкин. Грециядәге Кремаста һәм Һиндстандагы Койна сусаклагычлары, мәсәлән, нәкъ менә шундый нәтиҗәләргә китерде дә инде. Соңгысындагы сигез баллы җир тетрәү вакытында 177 кеше һәлак булды. XX гасырда кеше кулы белән барлыкка китерелгән җир тетрәүләрнең саны моның белән генә бетми. Америка һәм Англия галимнәренең бергә үткәрелгән тикшеренүләре шуны күрсәтә: cоңгы йөзьеллыктагы җир тетрәүләр һәм су басулар, корылык һәм җир асты газларының шартлаулары – кеше эшчәнлеге нәтиҗәсе. Кеше үзенең уйламыйча кылган гамәлләре өчен лаеклы җәзасын ала. Климатның үзгәрүе дә менә шул котылгысыз җәзаның бер өлеше дип уйларга нигез бар.


Булат ХАКОВ
Татарстан яшьләре
№ 20-21 | 16.02.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»