|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2018 Язмыш
Гөлназ Сәфәрова каенанасының үлеме турында: "Әнкәйдән бөтенесе өчен гафу үтенәсе килә""Кайнанам минем бик әйбәт кеше иде. Аның турында бер генә начар сүз дә әйтә алмыйм. Ялагайланып, юкка гына кеше мактап утыра торганнардан түгел мин. Ничек бар, шулай әйтәм. Андый кайнана беркемдә дә юктыр дип уйлыйм. Ул беркайчан да безнең эшкә кысылмады. Мине бик яратты. “Гөлназ, әйдә болайрак эшлик әле. Син молодец!” дип кенә торды. Мине һәрвакыт яклады. Ленар белән ниндидер конфликтлар килеп чыкканда да ул гел: “Гөлназ хаклы” дип әйтә иде. Үзенең улын беркайчан да якламады, гел минем яклы булды. Килен булып килгәч, мине яратып кабул итте". Гөлназ Сәфәрова "Акчарлак" газетасына әнә шулай дип сөйләгән. Килендәшләр Гөлназ Сәфәрова һәм Дилә Нигъмәтуллиналарның каенаналары Халидә апа үлгәне турында берничә көн элек язган идек. Инсульт бәргән. Халидә апа бер ара "Барс-Медиа" оешмасында да эшләгән иде. Шуңа күрә күп кенә җырчылар, иҗат әһелләре дә аны яхшы белә. Гөлназга үлем хәбәрен ире Ленар Мухин хәбәр иткән. Ленарга исә - энесе Марат Мухин. - Без өйләнешкәч тә берара аларда яшәп алдык, - дип сөйләгән Гөлназ "Акчарлак"ка - Нәкъ үз әнием кебек булды ул. “Иртә белән ашказаныңа әйбәт була”, дип боткалар пешереп ашата иде. Мин дә шулай пешерә башладым. Үләнле чәйләр ясарга өйрәтте. Ул үзе дә файдалы, дөрес туклану режимы саклый иде. “Тазарта торган, организмыңа зыян китерә торган ризыкларны ашама”, дип мине гел кисәтеп килде. Бу үлем көтмәгәндә булды. Япь-яшь иде бит әле, 62дә генә. Безнең зур ярдәмчебез иде. Айданны аның янында калдырып китә идек. Безгә бөтен яклап булышты. Сабыр, тәрбияле хатын иде. Беркемгә дә беркайчан кычкырып сүз әйтмәс иде. – Еш күрешә идегезме?
– Бик еш дип әйтә алмыйм, йөрешә идек. Гел аралашып, җылы мөнәсәбәттә яшәдек. Шуңа күрә бик авыр безгә... Иремә бик авыр. Мин әле елый алам, ул елый да алмый. Өйгә керәм дә аның безгә килгән вакытлары искә төшә. Шкафны ачам: аның бездә куна калганда кия торган халатлары эленеп калган. Менә шулар йөрәккә бик каты тия. Шул вакытта тагын бер тапкыр аңлыйсың: кешене бүген кабул итеп, бүген аның өчен бөтен нәрсәне эшләргә кирәк икән. Ешрак күрешергә, шалтыратышырга кирәк. Кызганыч, үзебезнең хаталарны кешене югалткач кына аңлыйбыз шул.
--- |
Иң күп укылган
|