|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2010 Мәдәният
ФОЛЬКЛОР МУЗЫКА АНСАМБЛЕНӘ 10 ЯШЬ ТУЛДЫ (ФОТО)12 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында Татарстан дәүләт фольклор музыка ансамбленең 10 яшьлек юбилеена багышланган концерт булды. Ул “Концерт-риваять” дип исемләнгән программа рәвешендә үтте, биредә коллективның иң яхшы чыгышлары ясалды, уникаль җырлары яңгырады һәм биюләре күрсәтелде. Юбилярларны беренче булып Премьер-министр урынбасары, мәдәният һәм сәнгать министры Зилә Вәлиева котлады. Рөстәм Миннехановның рәхмәт хатын укыганнан соң ул “Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен” түштамгалары һәм мактау кәгазьләре тапшырды.
Юбилей концертлары тәмамлангач, ансамбль гастрольләр белән Татарстан районнары һәм Россия шәһәрләре буйлап юлга кузгалачак.
1
2
3
4
5
6
7
8
9 10 11
12
13
14
15
16
Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА фотолары |
Иң күп укылган
|