|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2018 Криминал
Татарстанда үзенең дә инвалид баласы булган хатын инвалидлар акчасын урлашып ятканБалтач районында яшәүче хатын-кыз кешеләрнең 560 мең акчасын үзләштергән. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә. Агентлык язуынча, суд 2014 елдан 2017 елга кадәр инвалидлык алу буенча ярдәм күрсәтәм дип, кешеләрдән акча алган хатын-кызны гаепле дип тапкан. Тикшерү органнары һәм суд тарафынанн ачыкланганча, республиканың сигез кешесе алдакчы хатын-кыздан зыян күргән.
Суд 30 яшьлек хатын-кызны “Мошенниклык” маддәсе нигезендә гаепле икәнен билгеләгән.
Гаебен тануын, тикшерү барышында ярдәм итүен, өч балигъ булмаган баласы барлыгын һәм аларның берсе инвалид булуын исәпкә алып, ул шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Хөкем ителүчедән шулай ук килгән зыян кайтартылачак.
--- |
Иң күп укылган
|