|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2018 Фаҗига
Балык Бистәсендә фаҗига: янгында ир-ат һәлак булганБалык Бистәсе районында кеше үлеменә китергән янгын урыныннан фотолар барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Агентлык хәбәр иткәнчә, Бертуган Бакировлар урамындагы 13нче йортта чыккан янгында 41 яшьлек ир-ат үлде.
Янгын турындагы хәбәр төнге икеләрдә килгән. Урынга юл тоткан 128нче янгын-коткару часте хезмәткәрләрен күршеләр каршы алган. Алар өйдә кеше булырга мөмкин икәнлеген әйткән.
Ут белән көрәшүчеләр «кызыл әтәч»не 20 минут эчендә буйсындырган. Кисәүләрне аралаган вакытта ир-атның үле гәүдәсен табылган.
--- |
Иң күп укылган
|