|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2018 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда снегоходтан егылган 5 яшьлек баланың башына операция ясаганнарТатарстанның Биектау районында биш яшьлек бала снегоходтан егылып, башын имгәткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-нейрохирургы Эльза Фатыйхова хәбәр итте. Агентлык язуынча, малай 21 гыйнвар көнне Биектау авылында әтисе һәм апасы белән снегоходта шуган. Башы имгәнгән баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә реанимациягә салганнар.
«Малайның хәле уртача. Аны реанимациядән нейрохирургия бүлегенә күчерделәр. Бала аңында, әнисе аның янәшәсендә. 21 гыйнварда малайның башына операция ясалды», - диде табиб-нейрохирург Эльза Фатыйхова.
Шунысы да билгеле: малайның апасы кар машинасыннан егылып борынын сындырган.
--- |
Иң күп укылган
|