|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2018 Хәвеф-хәтәр
Казанда бәрелешкән автобусларда 72 пассажир булган (ФОТО)Казанда автобуслар бәрелешкән юл һәлакәтеннән фотолар пәйда булды. Бүген иртән Ямашев проспектында 60 һәм 10нчы автобуслар бәрелешә. бәрелешкән автобусларда 72 пассажир булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
60нчы маршрут автобусында - 60 кеше, 10нчы автобуста 12 пассажир булган.
Зыян күргән дүрт кешене табиблар 7нче шәһәр хастаханәсенә озата. Бу хакта хастаханәнең матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова хәбәр итте. «Зыян күрүчеләрнең өчесе - нейрохирургия, берсе травматология бүлегенә китерелде», – диде Әлфия Хәсәнова.
--- |
Иң күп укылган
|