|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2018 Криминал
Хайваннарны җәзалаучы вәхши кызлар рәшәткә артына озатылганХайваннарны вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче Хабаровскиның ике яшь кызы колониягә озатылган. Тикшерү һәм суд барышында әлеге кызлар шул ук шәһәрнең тикшерү изоляторында булса, җәза срогын башка регионда - җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Иркутск өлкәсендә уздырачак. Суд билгеләгәнчә, әлеге кызлар ерткычларча 15 хайван һәм кошны үтергән, моңардан тыш башка җинаятьләр дә кылган. Ике кыз да үзләренең гаепләрен таныган, берсе дини хисләрне мыскыллауда да гаепләнә. Апелляциядән соң суд аларның берсен – өч, икенчесен дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.
--- |
Иң күп укылган
|