поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.01.2018 Мәдәният

Марат Бәшәров «Разговор с душой. За гранью» дигән театраль-музыкаль тамаша тәкъдим итә

18 февральдә Мәскәүнең атаклы Crocus City Hall концерт залында «Разговор с душой. За гранью» театраль-музыкаль шоу-спектакленең премьерасы була. Мәшһүр милләттәшебез Марат Бәшәров анда төп рольне уйнап кына калмый, ул аның куючы-режиссеры да. Бу – Россиядә танылу алган билгеле артистның режиссер буларак беренче чыгыш ясавы.

Төп рольләрнең берсен Россиянең танылган артисты Александр Головин башкара. Шоу-спектакльгә популяр артистлар, җырчылар җәлеп ителгән, алар арасында: “Голос” проекты финалистлары Эльмира Кәлимуллина, Кайрат Примбердиев, “Главная сцена” музыкаль проектында популярлык яулаган җырчы Зелимхан Темирсултанов, популяр җырчы Ринат Кәримов. Артистларның һәрберсе спектакльдә шул музыкаль проект өчен махсус язылган җырны башкара. Биюләрне куючы – “Танцуй!” телетамашачы җиңүчесе, ТНТ каналындагы популяр “Танцы” проекты хореографы Александр Могилев. 
 
Марат Бәшәров тамашаның төп идеясен болай билгели: “Минем тамашачыга әйтергә теләгән төп фикерем, иң беренче чиратта, шул: әгәр дә дөньяны үзгәртергә теләсәң – үзеңнән башла! Мин дә үземнән башлыйм”.
 
«Разговор с душой. За гранью» – сенсациягә әйләнгән тамашаның икенче өлеше. Беренче өлешенең премьерасы 2016 елны булган иде. Шоу-спектакльне тамашачылар зур кызыксыну белән кабул итте, тамаша матбугатта зур шау-шу тудырды. Спектакльләр Мәскәүдә, Казанда, Уфада, Бишкәктә һәм Астанада зур уңыш белән барды, заллар халык белән шыгрым тулы иде.  
 
Спектакль – рухи тормыш, мәңгелек кыйммәтләр турында уйланучы тамашачылар өчен. 
 
“Без, кешеләр, фани җан ияләре, табигатебез белән үк камил затлар түгел, тормышта күп хаталар эшлибез, еш кына дөрес булмаган юлларны сайлыйбыз. Изгелек белән явызлыкның мәңгелек көрәше, кайсы юлны сайлап алу, якыннарыбызның ялгышларны кичерә белүе – без менә шундый мәңгелек проблемаларны күтәрәбез”, – ди проект авторлары.  
 
Тамашаның төп герое – гамьсез эшмәкәр, ул тормыш мәсләген югалтып  үзгә дини карашлар тарафдары булып китә. Традицион булмаган агымда ул аннан чыгуы бик авыр булачак чиккә кадәр барып җитә. Адәм баласын бу тормышта һәрвакыт төрле сынаулар көтеп тора, вәсвәсәләр сагалый, аңа бу сынаулар белән көрәшергә туры килә, ул төрле сикәлтәле сукмаклар, ялгышулар, саташулар аша туры юлга – иманга, Аллаһ юлына килә. Проект авторлары шуны әйтергә тели. 
 
«Разговор с душой. За гранью» спектакленең үзенчәлеге шунда ки, аны караган вакытта башка спектакльләрдәге кебек аның ни белән бетәчәген алдан ачыклап булмый. Аннары тамашада искиткеч хореография, заманча спецэффектлар, кабатланмас музыкаль бизәлеш. Яшәешнең төп мәгънәсен, хак юл, чын, дөрес гыйлемнәр эзләгән вакытта төп геройның уңга-сулга бәргәләнүе, драматик сюжет тамашачыны спектакльне башыннан алып азагына кадәр тын да алмый карарга мәҗбүр итә һәм спектакльнең азагында төп герой дөрес кыйммәтләр, хак юлга ия булгач кына тамашачы, ниһаять, иркен сулап куя.
 
Масштаблы декорацияләр һәм заманча спецэффектлар Crocus City Hall залы тамашачысын йә гарәп чүлләренә, хәзерге вакытта канлы бәрелешләр барган Якын Көнчыгышка, йә хәзерге көнге Мәскәү йортларына алып китә. Сюжет төрле маҗаралы хәлләр, гыйбрәтле язмышлар белән таныштыра. Спектакльнең хореографик һәм музыкаль бизәлеше – заманча, сюжеты – мавыктыргыч, куелышы – югары профессиональ дәрәҗәдә. Спектакльгә килгән кеше тамашадан рухи көч, эстетик ләззәт алып яхшы ял итеп кайта.  
 
Мәскәүдәге премьерадан соң бу спектакльне Санкт-Петербург, Казан, Төмән, Екатеринбург, Пермь, Самара, Саратов, Бишкәк һәм Астана тамашачылары да карый алачак. 
 
Билетларны проектның рәсми сайтыннан сатып алырга буала – http://razgovor.show/
 
6+
 
Эльмира Кәлимуллина «Разговор с душой. За гранью» премьерасына чакыра:
 

 

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.01.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»