поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.01.2018 Хәйрия

“Кызым аякка басса, хыялымны тормышка ашырыр идем”

Балалары авыру әти-әниләр белән еш очрашып торырга туры килә. Тик ни гаҗәп – авыру сабыйларны күбесенчә әниләре ялгыз гына үстерә. Гаиләгә килгән хәсрәт никтер ирләрне куркуга сала. Ә менә Питрәч районының Кощаково авылында гомер итүче Эльвира һәм Радик Сәфәргалиевларны көтеп алынган сабыйларының физик мөмкинлеге чикле булып дөньяга килүе тагын да ныграк берләштерә.

“Без Радик белән күптәннән таныш булсак та, 2008 елда гына гаилә корырга булдык. Кызыбыз Сәйдә көттереп кенә дөньяга килде. Авырлы вакытта кыен булмады. Дөрес, ике тапкыр хастаханәдә ятып чыккан идем. Әмма табиблар карынымдагы баланың сау-сәламәт икәнен әйтә килде. Шулай булса да, баланы авыр таптым. Кызым туганда җәрәхәт алган, – дип сөйли Сәйдәнең әнисе. – Үзе сулый алмагач, аны тиз арада реанимация бүлегенә алып киттеләр. Икенче көнне ул имә башлады. Тик бәхет озакка бармады, кызымның хәле янә авырайды. Шул чакта табиблар балада ДЦП диагнозы булу ихтималы бар, диделәр. Минем аяз күгемне болыт басты. Нишләргә дә бел­мә­дем. Елап кына хәлебез җиңеләй­мәсен аңлый идем. Ярый әле ирем терәк булды”.
 
Сәйдәгә өч ай тулгач, Эльвира аның белән үзе шөгыльләнә башлый. Интернеттан мәгълүмат җыя, күренекле табиблардан дәресләр ала. Ике елга якын Сәйдә белән бер көн дә калмыйча гимнастика ясыйлар. “Безнең бит генетик авыру түгел. Балага туганда авырлык килү аркасында зыян килгәнен аңладым, – дип сөйли Эльвира. – Шуңа икенче баламны көткәндә үземне тыныч тоттым. Хәтта олы баламны күтәреп йөрү дә авыр булмады, ничектер җайландык. Энҗе кызыбызны тапканда алдан сөй­ләшеп, кесеров кисүе ясауларын со­радым. Табиблар каршы килмәде, бу юлы балам сау-сәламәт туды. Икенче бала булгач, Сәйдәне дәвалау авырлаша башлады. Әле ярый әниләр ярдәм итә. Балаларыбызны ирем белән бергә карарга тырышабыз. Дәвалану өчен күп кредит алдык. Якын танышларыбыз, дусларыбыз булышты. Туганнарга да рәхмәт. Сәйдәне инде дүр­тенче ел дәвалануга йөртәбез. Безгә хәйрия фондлары да ярдәм итә. Әле дә ярый мәрхәмәтле кешеләр бар, дип күңелем тула”, – ди Эльвира.
 
Йокысыз төннәр, түгелгән күз яшьләре, тырышлыкның файдасы юк түгел. 4 яшьлек Сәйдә сөйләшергә өйрәнгән. Тер­нәк­лән­дерү курсла­рының берсе дә бушка китмәгән. Баштарак куллары хәрәкәтләнә башлаган, соң­рак утырырга өйрән­гән. Хәзер үрмәләп йөри. Алда атлап китү максаты тора. “Сәйдәнең йөреп китүен көтәбез. Быел шул хыял тормышка ашар төсле тоела. Тик менә соңгы араларда өянәге булып, куркытты. Әллә инде еш дәвалану ярамаганмы дип тә уйлыйм. Гел юлда йөреп арыды микән? Аптырадым. Минем кебек авыру бала тәрбия­ләүче әниләр 5–7 яшь­ләрдә өя­нәк күзәтелә дип тынычландыра. Кызым белән бар да әйбәт булсын дип телим”, – ди Эльвира.
 
Сәйдәне карап торышка бер дә авыру бала димәссең. Әйт­кән­не аңлый, сөйләшә дә, үзе ашый, эчә. Янында бөтерелүче сеңлесе Энҗе аңа бер дә моңаерга ирек бирми. Апасын кочаклап кына тора. Сәйдә әйтерсең безнең килүне көтеп торган! Әнисеннән урындыктан төшерүен сорап, үрмәләп яныбызга килеп чыкты. Кулында шар. Анысы безгә бүләк икән. Әнә шундый киң күңелле, олы йөрәкле кыз ул. Шуңа аны бакчадагы дуслары да ярата. Үзе дә бакчага илтүләрен сорый икән. Тәрбияче апаларын сагына, ди әнисе.
 
“Сәйдәне Казанда урнашкан бакчага йөртәм. Анда барысы да үзе кебек балалар. Рәхәтләнеп уйнап кайта”, – ди әнисе. Эльвира безнең белән сөйләшкән арада, ике кызы да янына килеп аңа сарыла. Энҗесе йөгереп килә алса, Сәйдә дә калышмый, әнисенә нидер аңлата. Бары тик яратканын тойгач кына риза булып елмаеп куя. Шул вакытта әниләре күз яшьләрен тыя алмый. Әмма елаганын күрсәтмәскә тырыша. “Балаларымны бик яратам. Алар­ның исән-сау булуларын телим. Әни кеше өчен иң зур бәхет бит бу. Күңелем ышана – Сәйдә, Алла боерса, аякларына басар төсле. Әгәр бу теләк чынга ашса, ирем белән икебезнең күптәнге хыялыбызны тормышка ашырачакбыз. Өченче бала алып кайтыр идем”, – ди Эльвира.
 
Сәйдә йөреп китсен өчен, дәвалануны өз­мәскә кирәк. Әм­ма акчасыз да булмый. Әнә шуңа да Эльвира изге күңелле ке­шеләрдән ярдәм сорый.
 
Сәйдәгә булышыр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Саклык банкы картасы   4276  6200  2189  2785.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.01.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»