поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.02.2010 Җәмгыять

ТАТАР ТЕЛЕ: ҖИР ӨСТЕНДӘ ҺӘМ ҖИР АСТЫНДА

"Каһәр суккан тел", – дип кем язган әле? Мирсәй Әмирме, Фатыйх Хөсниме шунда... Мин мәктәп укучысы яшендә вакытта шул хикәяне бер актер, Рифкать Бикчәнтәев бугай, радиодан бик кызык итеп сөйли торган иде. Анда Казаннан килгән бер тел белгеченең авылга, татар теленең диалекталь үзенчәлекләрен өйрәнергә баруы тасвирлана. Яшь галим егет үзе тел белгече, ә үзе татарча "чыктым аркылы күпер" дәрәҗәсендә сөйләшә. Беркөн Кремльдә йөреп аргач, метрога төшеп поездга утырган идем, теге хикәядәге яшь галим искә төште.

Гөнаһысына батмыйм: метро дикторлары телебезне галим егет кебек үк бозмыйлар, әмма дә ләкин саруны шактый ук кайната торган сүзләр ычкындыргалыйлар, хаталы җөмләләр төзиләр. Әле, метрода яңа станция өстәлгәч, игъланнарны өр-яңадан яздыртканнар җитмәсә. Күз дә йоммыйча әйтергә җөрьәт итәм, яңа язма искесеннән дә кайтышрак! Тегесендә, ичмасам, профессиональ диктор тавышы игълан итә иде. Яңа язмадагы хатын-кызның төксе, "колхозный" тавышы колак ярысын наждак белән ышкыгандай итә. Бусы булды эстетик ләззәт мәсьәләсе. Эстетик канәгатьсезлек буладыр безнең очракта. Инде күчик стилистик вә башка төрле фактик хаталарга. "Киләсе тукталыш – Сукно бистәсе" дип, урысча сөйләүче дикторның игъланын туп-туры татарчага аудара диктор-бикә. "Сукно" сүзенең татарчасы "постау" дип белә идем мин, хәтерем ялгышмаса. Мәктәп укучысының такыр башына да барып җитә бу: игълан яртылаш кына тәрҗемә ителгән! (Рәхмәт инде, "слобода"ның "бистә" икәнен чамалаганнар). Алдагыстанция исеменең язлышы хаталы. Әмәт станциясен бер җирдә урысча "Аметьево" дип, икенче урында – "Ометьево" дип язганнар. Икесе дә бер үк метро эчендә."А"га башланганы дөрестер аның, күрәсең. Татарчасы "Өмәт" түгел бит, "Әмәт".

 

Шул ук Әмәт станциясе тукталышын игълан иткәндә, дикторлар (ир-аты – урысча, хатын-кыз – татарча) "... әлеге станциядән тимер юл платформасына чыгарга мөмкин" икәнен искәртәләр. Рәхмәт анысы өчен. Ләкин бит, ханым-туташ, интонация басымын тиешле урында куймадыгыз! Минем, Ходайга шөкер, колагыма аю басмаган, җөмләдә төп мәгънәнең кайсы сүздә икәнен ишетерлек кенә "слух"ым бар. Биредә тавыш басымы "чыгарга" сүзенә түгел, ә "тимер юл платформасына" дигән сүзләр тезмәсенә төшәргә тиеш.

 

Ярый, хаталардан чырайны боза-боза. Әмәтне дә узып киттек, Алга таба "Горки станциясе" игълан ителә. Тукта, тәрҗемә янә тулы түгел. Чын дөресен әйтсәк, тәрҗемәнең гүпчимдә исе юк монда. "Станция"гә ялганган "се" дигән кушымчадан гайре. Һәм дә урысчадагы "Станция Горки" дигән сүзләрнең урынын алыштыруны тәрҗемә дип исәпләмәгәндә. "Горки"ның татарчасы "Таулар" түгелмени ул? "Бар Казанда Беренче Тау, Ягодный бистәсендә" дигән бер җыр да ишеткәнем бар әле минем бала чагымда. "Первые Горки" дигән сүз булгандыр инде ул. "Хәзер "Горки"ларның берсе дә татарчага бирешми башлаган никтер, Первые да, Вторые да...

 

Тагын бер котчыкмалы тәкәллефсезлек хакында "гадәтемчә, аз гына көйлим әле". Менә бу игъланнары белән дикторлар тәмам котны ала: "Уважаемые пассажиры! В связи с угрозой террористических актов, при обнаружении подозрительных вещей и предметов, немедленно сообщайте машинисту", "Вещь" белән "предмет" мәгънә ягыннан ни дәрәҗәдә нык аерыладыр – ярый, бусын урыс теле белгечләре ачыкласын. Ошбу "гүзәл" эчтәлекле игъланнан соң мескен пассажир утыргычка сеңеп, шүрләп каладыр дип сизенәм. Үземә бу текст бер дә ошамый, чөнки шомландыра, шикләндерә. Мәскәү метросындагы соңгы шартлаулардан соң әле ничә генә ел вакыт узды. Төньяк Кавказда – әле Ингушетиядә, әле Осетиядә һаман да "шарт та шорт". Болай да куркырга өйрәнеп беткән халык инде без. Сак булу кирәктер, әлбәттә. Сакланганны саклармын, дигән бит Аллабыз. Тик менә кисәтүне аз гына бүтәнчәрәк, йомшаграк итеп, турыдан башыңа бәрмичә генә әйтеп булмыймы икән, ә? Асылынып үлгән кеше өендә – бау турында ләм-мим, диләр түгелме?

 

Менә, шөкер, исән-имин генә кайтып җиттек. Соңгы станция – "Җиңү проспекты". Дикторлар, рәхмәт яугырлары, безне бик ныклап кайгыртып сөйләнеп калалар: "Вагоннардан чыкканда үз әйберләрегезне онытып калдырмагыз". Билгеле ки, хата – татарча текстта. Сәбәбе дә ап-аермачык инде аның – урысчалык бездә гел беренче килә бит, татарчасы тәрҗемәдә генә. "...не забывайте свои вещи" дигәнне безнең "даһи" тәрҗемәчеләр "туп-турыга туп пашул, киртә буйлап юл пашул" ысулы белән, "үз әйберләрегезне" дип татарча аударалар да куялар. Ә бит югыйсә монда "үз" сүзе бөтенләй дә артык. Соң, тел белгеччеккәйләрем, "әйберләрегезне" сүзенең (-егез-) дигән өлеше шул "үз" дигәнне, сезнең әйберләр дигәнне аңлата бит инде! Менә шулай йөрибез әлегә татар мәркәзе метросының нибары алты станциясе арасында, колагыбызга хата җыя-җыя. Тиздән, Ходай әмер итсә, тагын бер станция ачылырга тора. Кәҗә бистәсе булырмы ул, Энергоинститутмы, Матбугат йортымы – әлегә бәхәсле. Шунысы гына бәхәссез диярлек: һәр яңа станция саен, туган телебездәге игъланнарга күптин күп, чуктин-чук хаталар өстәлеп торачак.

 

 Хуш. Метро станцияләребез әлегә аз булу сәбәпле игъланнардагы тел чатаклыклары да әлләни күп түгел – алты станциягә нибары өч-дүрт кенә! Яңадан-яңадан станцияләр ачыла барган саен, хаталар да арта торыр дип "өметләнәсе" кала. Аның каравы, җир өстендәге җәмәгать транспортында тукталышлар да бик күп, һәм, әлбәттә инде, әйтелештәге хаталар да бихисап. Менә, Таулар, ягъни мәсәлән, әлеге дә баягы Горки ягыннан 22 нче маршрут автобусында барам. Дәү кызыл автобусларда йөрүе күңелле, Ходайга шөкер. Утыргычлары ярыйсы ук уңайлы, ишекләре өчәү, һәммәсе ачыла-ябыла, кондукторлары, билет төргәген сүтә-сүтә, шундук яныңа йөгереп килеп җитә. Автобус йөртүче тукталыш атамаларын, магнитофон төймәсенә басып кына, бик һәйбәтләп "әйтеп" бара. Монда да баягы, метродагы, таныш ир-ат тавышы яңгырый. Урысчасын да, татарчасын да үзе игълан итә. Урысчага бәйләнерлек түгел, барысы да үз урынында шикелле. Әмма дә ләкин татарчаның кирәген бирә инде егеткәең! Медицина көллиятенә җиткәч, күзен дә йоммый (бәлки йомадыр да), "Медик уку йорты тукталышы" ди. Мәүлетов урамы аның өчен урысча да, татарча да "Мавлютов". Бу фамилиянең гарәп сүзеннән, Коръәннән безнең телгә күчкән исем икәнен белмидер инде, мескенкәем. Бертуган Касыймовлар урамы, тукталышын әйкәндә, өч сүзне – "бертуган", "урамы" һәм "тукталышы" сүзләрен саф татарча әйтсә дә, туганнарының фамилиясен урыслаштыра да куя: "Касимовлар" ди, чәчрәтеп! Алга таба Рихард Зоргены, Даурияне, Гвардияне нишләптер дөрес итеп игълан итә, рәхмәт төшкере. "Ский", "ская"ларның чын урысча суффикс икәнен чамалый, күрәмсең. Әмма дә ләкин Гадел Кутуйга килеп җиткәч, янә төртелә: урысча матур итеп "Остановка улица Аделя Кутуя" ди дә, татарчасын да нәкъ шул ук яңгырашта, "Адель Кутуй" урамы тукталышы" дип яңгырата. Кутуе Кутуй булып киткән инде, анысы үз хатабыз, гәрчә бу фамилия Котый дигән кыскартма тамырдан килеп чыкканлыгы ярылып ятса да. Аның "к" авазын кешечә итеп, татарча әйтсә ни була инде?! Гаделне Адель дип "француз"ланмаса? Ял паркына җиткәч, автобустагы пассажирлар дилбегә буе тукталыш исемен ишетеп, әлеге тел "белгече"нең осталыгына хәйран калырга тиеш булалар: "Горький исемендәге Үзәк Мәдәният һәм ял паркы". Менә ничек! Гади һәм кыска гына итеп "Үзәк ял паркы" дисә, тәэсир көче кими дип уйлыйдыр. Үзәк Ял паркларының, совет чоры гадәтенчә, бөтен Русиядә Горький исемен йөрткәнен дә белми калырлар дип курка ахры игъланчы. Шушы егет, туйдан-туйга йөри торган таныш тамада кебегрәк, Казан шәһәре транспортчыларының алыштыргысыз газиз дикторымы икән әллә дип уйлап куйдым. Маңгаена 2 саны чәпәлгән трамвайга утырып, бер генә тукталыш узган арада, егетем тагын бер мәшһүрне "суйды": "Остановка улица Муштари" диде дә, татарчалап "Муштари урамы тукталышы"н игълан итте. Атаклы математик Хәмит Мөштәри каберендә әйләнеп куймады микән, мәрхүм?

 

Урыслар безнең телне санга сукмый, фәлән-төгән дип зарланышабыз. Юк, иң беренче чиратта үз татарыбыз санга сукмый түгелме соң туган телебезне? Авызыгыз тыгылсын, мәгез үзегезнең дәүләт телегезне, дигәндәй, җавапсыз-формаль рәвештә генә, белер-белмәс кешеләрдән игълан текстлары укыту – үзебезне үзебез хөрмәт итмәүнең ап-ачык мисалы түгелме инде, транспортчы абзыкайлар?!

 

Тырышканда, яхшы тәрҗемәчеләр, телчеләр табып була бит инде. Тот та, берәр татар газетасы редакциясенә чылтырат кына, бушка да дөрес итеп тәрҗемәләп бирәчәкләр. Шулай түгелме, метрочы-автобусчы абзыкайлар һәм түтиләр?!


Зөләйха КЫДАШЕВА
Татарстан яшьләре
№ 20 | 16.02.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»