поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.01.2018 Ана теле

Ана теле. Жаргон, арго нәрсә ул? (ДӘВАМЫ)

Тел гыйлемендә жаргоннарга билгеләмә күптән бирелгән. Х.Курбатов дәреслегенә күз салыйк. “Кешеләрнең билгеле бер иҗтимагый төркеме яисә нинди дә булса эшкә, һөнәргә бәйле төркеме үзләренең сөйләмнәрендә гадәттәге сөйләмнән аерылып тора торган үзенчәлекле сүзләр һәм әйләнмәләр куллана.

Мондый төр сөйләмнәрнең үзләре жаргон дип (иҗтимагый жаргон, профессиональ жаргон), аларга хас үзенчәлекле сүзләр һәм әйләнмәләр жаргонизмнар дип йөртелә”. Жаргон сүзләрен нинди дә булса белгечлектә яки фәндә кулланыла торган махсус сүзләр (профессионализмнар) һәм терминнар белән бутарга ярамый.

Моны без дә үткән язмада кисәткән идек. Андый сүзләрнең әдәби телдә синонимнары булмый, ә жаргонизмнарның мәгънәдәш вариантлары һичшиксез була. Без моны үткән язмада диңгезчелек профессионализмнары (киль, кнехт, брашпиль һ.б.) һәм диңгезчеләр жаргонизмнары (гарсон, бабай, лайба һ.б.) мисалында дәлилләгән идек. Жаргонизмнар да, һөнәрчелек лексикасы, диалектизмнар кебек үк, татар теленең тарихи күренеше. Гәрчә бүген бу күренешкә башлыча тискәре караш өстенлек итсә дә тел белгечләре аңа тарихи яссылыкта тулаем уңай бәя бирә. Жаргон сүзләре гадәттә шушы милли телнең үзендәге чаралар (сүзнең мәгънәсе үзгәрү, морфологик һәм башка үзгәртүләр) ярдәмендә барлыкка килә яки башка тел сүзләре алына, бүтән тел чаралары катнаштырып ясала. Соңгы очрак аеруча иҗтимагый жаргоннарга хас. Татар телендә бу төр жаргоннардан шәкертләр, руханилар һәм гомумән элекке укымышлылар сөйләмен күрсәтергә була.

Октябрь инкыйлабына кадәр булган мәктәп, мәдрәсәләрдә гарәп теле зур урын тоткан хәлфәләр арасында шулай ук төрекчәләп сөйләү дә модада була. Шул аркада гарәп, фарсы, төрек сүзләре һәм әйтелмәләре белән катнаш гарәпле-төрекле-татарлы сөйләм шул чорның мөселманча белем алган югары катлаулары арасында үзенә аерым жаргон тәшкил итә.

Шул ук вакытта руханилар жаргоны гадәттәге зыялыларныкыннан шактый аерылган: мулла, ахун яисә мөфти хәзрәтләре өчен дин сүзләре, гарәпчә гыйбарәләр кыстырып сөйләү хас булса, дөньяви зыялыларның кайберләре, мәсәлән, төрек сүзләрен, әйләнмәләрен һәм грамматик формаларын да яратып куллана. Шәкертләр жаргонында исә китап сүзләрен шаянлык, җорлык максатына яраклаштыру күзгә ташлана. Болар – Х.Курбатов күзәтү-нәтиҗәләре иде. Менә бу тарихи күренешнең өзелгәне юк, жаргон белән сөйләшү бүген дә дәвам итә. Тел галимнәре дә аны күзәтә килә.

Дөресен әйткәндә, бүген жаргон күренешен аерым һөнәри яисә бүтән мәнфәгатьләр белән генә бәйләү дөрес үк булмас. Тел фәнендә классификация, гомумиләштерү ихтыяҗы гына шундый нәтиҗә ясауга китергән, ә сөйләмият фәне жаргонизм ясау һәм куллану сәләте һәр шәхескә хас дип саный. Теләсә кайсы гаиләдә, нәсел-ыруда бик конкрет атамалы әйбер, предметларга да, әби-бабай, әти-әни, туганнарга карата икенче исем-кушаматлар уйлап чыгару, ягъни бүтәнчә әйтү күренеше күзәтелә. Балаларның элекке заманнардагы чүрәкәй. пәке, калак-туп, бишташ уеннарында күпме кызыклы, яңгыравыклы, серле сүзләр ишетелеп тора иде. Бүген дә домино, кәрт, спорт уеннары уйнаучылар сөйләмендә кәҗә калдыру, балык, погон сугу, җүләр калу, бармак сөялләнү һ.б. гыйбарәләре очрап тора.

Әлбәттә, жаргонизмнарның куллану кысалары гомуми сүзләргә караганда күпкә таррак; бу аларның чыннан да аерым төркем аралашучыларның махсус максатларда гына куллануы белән аңлатыла. Мәсәлән, һөнәри үзенчәлекләрне, белгечлек нечкәлекләрен гомумбитараф сүзләр белән аңлату сөйләмнең озын, буталчык булуына китерер иде, ә жаргонизм,– профессионализм кебек үк,– иң төгәл, өстәвенә әле сурәтле-образлы да, кызыклы әйтелешле-яңгырашлы да. Күренекле рәссам Бакый Урманче истәлекләреннән бер деталь: “Лозунглар озын булганлыктан, аларны язарга киң идән кирәк. Клубка барабыз. Көндез анда халык. Шунлыктан “лозгуннарны” (жаргонда шулай атала иде) төнлә, кеше йөрмәгәндә яза идек (К.У., 1993, №3, 178 б.).

Икенче максат ул жаргонизм башка даирә кешеләре аңламасын өчен уйлап табыла һәм кулланыла. Мәсәлән, җинаятьче төркемнәр, төрмәдә утыручы ристаннар сөйләме чыннан да гади кеше аңларлык түгел: төрмә аларча академия, балерина – каерып ачу коралы, калым – табыш һ.б. Урыс лексикографлары шундый сүзлек туплап, бастырып та чыгарды. Заманында безнең язучы Рабит Батулла да Яңа бистә халкы сөйләмендәге жаргон күренешен өйрәнеп, аларның сүзлеген бастырып чыгарган иде. Акча аларча корт, сәмән, бер сум – ияк, ике сум – дүкәш, йөз сум – капчык, аракы – ябалак шулпасы, сыра – кирәш, колбаса – таяк, наган – дөмберт, он – кершән һ.б. Бу төр жаргонизмнар “арго”, “эсләң” дип тә атала. Әйткәнебезчә, бу тарихи күренеш бүген дә дәвам итә.

Бүген яшьләрнең теләсә кайсы төркеме сөйләменә колак салсаң (шул җөмләдән татар яшьләренең – студентларының, яшь эшмәкәрләренең, эшчеләренең, хәтта авыл яшьләренең дә) теләсә кайсы темага, хәтта көнкүреш, иҗтимагый-сәяси темаларга сөйләшүләрендә дә жаргонизмнар тулып ята: тулай торак аларча общага, телевизор – телик, аяк – тәртә, кул – тырма, кеше – эшләпә, ашханә – тошниловка, ресторан – кабак, кабактерий, акча – бабки-тугриклар-боксы, ун сумлык – кәгазь, йөзлек – кисәк (кусок) һ.б. Эчкече-салмышларның жаргоны – үзенә бер сүзлек төзерлек; наркоманнарның үз “теле”: үлән, кәеф, хмарь, көпчәк (төймәле дару) һ.б.

Шунысы игътибарга лаек, яшьләр сөйләмендәге жаргон – интернациональ күренеш. Әмма аны төрле милләт вәкилләре төрлечә аңлата. Мәсәлән, Сергей Образцов болаерак фикер йөртә: “...Яшьләрдә жаргон куллану ихтыяҗы каян килә? Минемчә, бу – олыларның штамп белән тулы килбәтсез теленә үз сөйләмнәрен каршы куярга омтылу. Без инде күп нәрсәне калыпка салдык, ә яшьләр әле өлгермәгән... Чын уең, мөстәкыйль фикерең булмаганда штампка ябышасың, беренче эләккән формуланы аласың да шуңа иярәсең. Ә яшьләр аерылып торган, яңачарак сүзләр эзли. Әлбәттә, миңа яшьләр жаргонының күпчелеге ошамый, чөнки алар асылда әдәби нормага каршы куела. Арада килбәтсез сүзләр күп. Әмма шул ук вакытта яңача, көлке, иҗат очкыны кебек сүзләр дә җемелдәп китә...” (Лит. газета, 1981, 14 окт.).

Ә менә Фатих Хөснинеке – бүтәнчәрәк фикер. Ул нигездә яшь язучылар теленә кагылса да шул ук мәсьәләне күтәрә. “Шунысы характерлы, ди ул, яшь каләмнәр иҗатын тикшергәндә без еш кына аларда очрый торган тел кимчелекләренә күз йомып үтәбез. Мәсәлән, әле күптән түгел генә яшь каләмнәр иҗатына багышлап Арчада узган конференциядә өметле бер яшь язучының күзгә бәрелеп торган тел кимчелекләрен ныклап күрсәтмәделәр генә түгел, хәтта моның киресе, “хәзер инде ул шулай, агымы шулай, керделе-чыктылы сөйләү модасы китте, без тормыш практикасыннан уза алмыйбыз”, кебек фикерләр әйтеп, яшьләрнең стихиячел теленә “яшел урам” ачарга омтылучылар да булды. Юк, агымы шулай түгел, халык төп күпчелегендә үзенең саф һәм яңгырашлы ана теленнән аерылмады. Әгәр яшьләрнең бер өлешендә жаргон сүзләр кыстырып, ала-кола тел белән кыланып сөйләшү үзен сиздерә икән, бу әле һич тә “агымы шулай!” дигән сүз түгел. Без аларны телне җимермичә, дөрес һәм матур итеп сөйләшә белергә өйрәтергә тиешбез.

Бу, беренче чиратта, мәктәпләр бурычы, бер үк дәрәҗәдә, язучыларның, әдәбиятнең дә бурычы” (С.Т., 1978, 1 июль). Сөйләмнең бу күренешенә караш бүген дә төрлечәрәк булып кала бирә. Әйтик, без дә аны бөтенләй танымау, инкарь итү ягында түгел. Жаргон, арго берәмлекләре сөйләм иясенең кем икәнен ачыкларга, аның телгә, үз-үзенә мөнәсәбәтен тоемларга юл ача, сөйләмне төгәл, үтемле, сурәтле, җанлы итә; күп кенә тарихи мисалдан күренгәнчә, телне баетуга да берникадәр өлеш кертә. Иң әһәмиятлесе, сөйләмне бертонлылыктан коткару максатында неологизм. жаргонизм уйлап чыгару өчен ана телебезнең күп кенә фонетик, лексик-семантик, грамматик чаралары активлаштырыла, эшкә җигелә. Игътибар итегез, колак салыгыз әле: “Аңлашылдымы? Шылды, шылды. Шылмаса, шылдырабыз аны”; “Татар биюен сибәбез генә,” диләр кызлар”; “Без монда чәчләрне йолкып-йолкып яңа идеяләр уйлап чыгарып утырдык-утырдык та...” (Т.Я., 1993 елгы саннардан). Менә Туфан Миңнуллин парчасыннан бер өзек. Ул хоккей карарга барган. Иптәше аңлата икән: “...Бу шушындый җир инде, монда колагыгызга ятышсыз сүзләр дә ишетерсез, бик гаепләмәгез инде,–диде,– Аннан, “Ак барс”ка каршы бик җайсыз команда уйный. Кәҗә калуыбыз да ихтимал”,–диде. Оттыруыбыз димәде, кәҗә калуыбыз, диде. Күптән ишеткәнем юк иде бу сүзне. Балачактан бирле...”. “...Мин инде аны кулланачакмын. Мәсәлән, без Мәскәү белән сәяси уенда кәҗә калып барабыз...” (Т.Я., 2001, 12 дек.). Янә газеттан бер өзек: “Ай-һай, братан, син тирәнтен ялгышасың.

Бердән, безнең арада урлашу дигән сүз бөтенләй юк, ул “бизнес” яки татарча “кәсеп” дип атала...”. Әлеге мисалларда татар яшьләренең дә холкы-фигыле, шуны чагылдыручы телебезнең байлыгы, мөмкинлекләре чагылмыймыни! Аннары, жаргон күренешенең психологик кичерешләр белән, беренче чиратта, яшьләр психологиясе. психик хис-кичерешләре белән турыдан-туры бәйле булуын да истән чыгармаска кирәктер. Үз вакытында яшь журналист Равил Сабыр “атас”, “титива”, “тусовка” кебек жаргонизмнарның яшьләрдә теләктәш, фикердәш, бергәлек хисе белдерү өчен дә кулланыла дип билгеләгән иде. Балаларның сүз уйнатыр, шуклык, җорлык максатында яисә сер саклау, фикер яшерү өчен сүзләрне бутап, алдын артка куеп яисә бүтәнчә аңламаслык хәлгә китереп үзгәртү күренешләрен галимнәребез Нәкый Исәнбәт, Флера Сафиуллина да уңай күренеш дип санаган. Шулай да, шулай да... Монда да нисбәт саклау кирәктер; жаргонизмнарның уңай ягын күрсәтү белән бергә аларның тискәре якларын кисәтеп торуга игътибарны һич киметмәскә иде.

Әйтик, матур әдәбияттә персонажның холкын-характерын тулырак ачу, вакыйга-ситуацияне сурәтлерәк күзаллау өчен мондый төр лексик чаралар бик кулай да бит, әмма матур әдәбиятнең барлык укучылар өчен дә язылуын онытмаска кирәктер. Аяз Гыйләҗев, Ринат Мөхәммәдиев, Тәлгат Галиуллин һ.б. әсәрләрендә без аларга бик еш юлыктык. Тешкә тиеп-тиеп киткән очраклар да аз булмады. Моны яшь язучылар белеп торсын, классигыбыз Фатих Хөснинең без үткән генә язмабызда искә алган сүзләрен кайтып-кайтып укысыннар, уйлансыннар иде. Югыйсә, соңгы вакытларда газетларыбыз. аеруча яшьләр матбугаты, урынсыз, тозсыз жаргонизмнарга гына түгел, әдәби телгә ят саналган әдәпсез сүзләргә, гомумкуллану таләпләрен дә санга сукмыйча, талымсызлык, җавапсызлык күрсәтәләр.

Менә очраклы алынган бер газет, аның бер саны, “общага”, “мильтон”; Мине берүк гафу итегез, шул газетта күт, сию дип тулы килеш язылган. Басма сүзгә ихтирам белән карарга, аны мәгълүмат чыганагы дип кенә түгел, бәлки тәрбия чарасы да дип күнеккән татар кешесе мондый пырдымсызлыкны хупламый, аны милләтне, аның әхлагын түбәнсетү дип кабул итә. Ул белә: чын иҗатчы, акыллы кеше андый тыелган (табу) сүзләрне урынлы алыштырыр өчен, кем әйтмешли, “цензура бәйләнми торган”. “әдәпле” сүзләрне һәрвакыт табар – телебез соклангыч бай.

Әйтик, “Курай” радиосы алып баручысы “Пока”, ди, “Чао”, ди. Үзебезнең “Хуш иттек!” жаргоны алардан кайтыш мыни! Шунысы куанычлы, жаргон күренешләре бүген дә тел фәне игътибарыннан читтә калмый. “Мәдәни җомга” газеты кушымтасы “И туган тел...”нең бер санында (2004, апр.) яшь галимә Ләйлә Мәрдиевәнең “Болгавыр замана җимешләре” дигән язмасы басылды. Анда жаргон күренешенең бүгенге хәле җентекле анализлана, уңай һәм тискәре якларына нигезле бәя бирелә. Бу төр лексиканың янә бер катламын онытмаска кирәк – аерым шәхес, аерым бер гаилә, нәсел сөйләмендә береккән сүзләр, әйләнмәләр. Аларны без неологизмнарга багышланган язмада телгә алган идек.

Кабатлау артык булмас. Минем әни ягыннан бабай, мәсәлән, тарихи вакыйгане тантаналырак итеп сөйләгәндә бер фикерен икенчесенә “шуннанарыгысоң” дип ялгап китәр иде, ә икенче бабам (хатынымның әтисе) аңгырарак кешегә карата, кызганыбрак әйткәндә, аңарга “мәймүн” дия иде. Безнең гаиләдә янә Кәбәкә дигән сүз йөри. Теле ачыла гына башлаган энем Илгиз күршебез Нәкыйбә апаны шулай дип атаган иде. Башта безнең гаиләдә таралып, аннары Нәкыйбә апалар, күрше-тирә сөйләменә дә кереп китте. Мәгълүм сүзләргә өстәмә мәгънә төсмере салып, яисә күчерелмә мәгънә биреп, шушы гаиләдә генә, хәтта ике туган-кардәш арасында интим гына кулланылган берәмлекләр дә була. Мәсәлән, бер радиотапшырудан ишеттем: Казанның компрессор заводы директоры мәшһүр җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Галиев хатыны күренекле язучы Гөлчәчәккә гомер буе “рәхәтем минем” дип дәшкән икән. Хатыны шушы гыйбарәне кертеп, җыр-шигырь дә язган. Җырлап та күрсәтте. Уйлап табылган, иҗат ителгән бер гыйбарә шушы гаиләнең горурлыгына торырлык символ-хаситәгә әверелгән ләбаса. Күренекле җырчы Хәйдәр Бигичев та хатыны Зөһрә Сәхәбиеваны ”маем” дип атаган икән. Мондый шәхси энҗеләр, табигый ки, иҗатчыларда күбрәк очрый.

Мондый шәхси табышларның кадерен белү сорала, ягъни аларны игътибарга алырга, төшенергә, җыярга, бүтәннәргә җиткереп, аларны да ләззәтләндерергә. Бер үк вакытта аларның “шәхсилеген” сакларга – диңгез төбеннән табып алып кайткан чуер шома таш та өстәлдә торса – хис, илһам чыганагы, ә кулдан-кулга китсә, кадерсез уенчыкка, хәтта типке чүп-чарга әйләнә. Без бик күп шәхси афоризм-канатлы сүзне газет штампларына әверелдердек инде. Илленче елларда сандугач эпитеты кешегә карата беренче тапкыр “Уфа сандугачы” дип Казанга килеп җырлаган Фәридә Кудашевага әйтелгән иде.

Хәзер сәхнәдән тавыш салган һәркем – сандугач. Г.Бәширевнең “тел мамыгы”на да шундый куркыныч яный: аны хәзер һәрбер язучы диярлек кабатлап карады шикелле; күбесе бу табышның кемнеке икәнен искәртеп тә тормый, авторын хәтергә алырга “оныта”. Хәер, халык үзе бүген дә иҗатчы булып кала бирә. Яңа ясалмаларга әледән-әле юлыгып торабыз: “Минем әни – суперәни” (В.Т., 1998, 14 ноябрь); Сатучылар һәр тауарны чытырга (ягъни полиэтилен капка) салып бирде (К.У., 2002, №12, 43 б.). Шушындый иҗат дәвам итсен, сөйләмебез шундый энҗе бөртекләре белән дә тормышчан-җанлы, үтемле-тәэсирле булсын, дигән теләктә язмабызны тәмамлыйбыз.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.


---
Матбугат.ру
№ --- | 22.01.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»