поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.02.2010 Мәдәният

МАТРИАРХАТКА ЕРАКМЫ?

Беләсезме, бу мәкаләне язарга миңа ни сәбәп булды? Әдибәләр Фирүзә Җамалетдинова һәм Люция Фаршатованың «Сөембикә» журналының 2009 елның 11 нче санындагы «Яшьлекнең күлмәге дә матур» һәм «Бишмәт» дигән хикәяләре! Шунда ук әдибә Рәмзия Габделхакованың төрле бәйгеләрдә җиңеп чыгуы турында мәгълүмат та бар. Әлбәттә, хикәяне тормышны киң колачлаган, төрле якларын сурәтләгән повесть һәм романнар белән тиңләп булмый. Ә менә мин исә, үзем дә бары тик хикәяләрдән генә торган җиде китап бастырып чыгарган, Фатих ага Хөсни бүләген алган бер рядовой язучы, шушы ханымнар язган хикәяләрне яратып, рәхәтләнеп, эчләренә кереп китеп укыйм. Көнләшәм мин алардан, билләһи! Ул нәни әсәрләрдән күңелләр яктырып, сихәтләнеп китә.

Безнең татар әдәбиятында хөрмәтле Ләбибә апа Ихсанова, Мәдинә Маликова, Гөлчәчәк Галиева, Фәүзия Бәйрәмова, Нәбирә Гыйматдинова, Раушания Низамова, Лена Шагыйрьҗан, Флера Тарханова, Флера Гыйззәтуллина, Резеда Вәлиева, Салисә Гәрәева, Асия Юнысова, Нәҗибә Сафина кебек җиң сызганып иҗат иткән әдибәләребез вә шагыйрәләребез бар. Һәм, кодрәтле бер дулкын булып, әдәбият мәйданында югары урынга заказ биреп әнә Фирүзә Җамалетдинова, Люция Фаршатова, Рәмзия Габделхакова, Илсөяр Иксанова, Рәсимә Гарифуллина, Чулпан Зарипова, Роза Мулланурова, Луиза Янсуар кебек һәм тагын күп кенә яшьрәкләр күтәрелә. Өлкәннәргә ышанычлы алмаш, әдәбият мәйданына яшь һәм кодрәтле көчләр булып, ургылып аккан киң елга төсле гүзәл затларыбыз килә!

 

Беркөн мине Арча урамында танышым Гаяз абый туктатты. Кайчандыр Себер елгаларында сал агызып йөргән, аннары Арчага кайтып төрле предприятиеләрдә тир түккән гап-гади эшче ул. Шул Гаяз абый мине туктатты да сәхнәдәге артист торышын алып басты һәм… Резеда Вәлиеваның «Татар кызына» дигән шигырен яттан сөйләп җибәрде. Бер дә ашыкмыйча, кирәкле урыннарда тукталып торып, галәмәт тә тәэсирле итеп. Искитмәле булып яңгырады бу әсәр аның башкаруында. Мин үзем дә, шуннан үтеп баручы кешеләр дә тукталып, таң калып тыңлап тордык һәм мин бу шигырьнең беренче строфасын гына булса да укучыга тәкъдим итүдән тыела алмыйм:

 

Кара кашларыңның

                  канатларын

Карлыгачлар бүләк

                  иттеме?

Йөзең нурлы, әллә бит

                  очыңнан

Таң кояшы үбеп

                  киттеме?

 

Шигырьне сөйләп бетергәч Гаяз абый шактый гыйбрәтле сүзләр дә әйтте:

 

– Резеданың бу шигырен, гомумән, аның язганнарын мин бик яратам. Нинди әсәрләр иҗат итә бит! – диде ул. – Менә син язучы кеше, миңа шуны аңлатып бир: нигә әле безнең татар әдәбиятында хатын-кызга мәдхия укыган мондый шигырьләрне хатын- кызлар үзләре генә яза? Дөрес, безнең мәхәббәт җырчыбыз Рәдиф Гаташ бар, аның язганнарын да яратып укыйм. Ә бүтән ир-егетләр кайда?

 

Кабыргасы белән китереп куелган бу сорауга җавап таба алмадым. Чыннан да, ни дип әйтим?

 

Бу уңайдан тагын бер бәян. Мин Арчага ерак Уралдан 1965 елда кайттым һәм район газетасында эшли башладым. Хатлар бүлегендә. Шунда күрәм ки, газетага хатлар белән бергә шигырьләр, хикәяләр дә килә. Димәк, районда башлап язучылар, әдәбият сәхнәсенә күтәрелергә өмет баглаучылар да бар. Һәм мин шушы көчләрне барлап, редакция каршысында әдәби түгәрәк оештырып җибәрдем. Без аңа «Тукай якташлары» дигән исем бирдек. Ошбу түгәрәккә эшчеләр, колхозчылар, хезмәткәрләр, укытучылар һәм укучылар да йөрде. Кешеләрнең яшьләре дә бик төрле, үземнән өлкәнрәкләре дә бар иде. Ерак авыллардан кыш көннәрендә дә килеп йөрделәр. Тора-бара безгә райондагы һәвәскәр композиторлар, җырчылар да килеп кушылды, әдәби- мәдәни берләшмә булып киттек. Шулкадәр күңелле вакытлар иде ул! Без сәхнәләргә күтәрелдек, шигырьләр, хикәяләр укыдык, җырладык-биедек. Атна саен мин үзебезнең газетада үзебез язган әсәрләрдән әдәби бит биреп бардым. «Тукай якташлары» дигән бик матур өслек белән басылды ул. Бу түгәрәккә йөрүчеләрдән зур әдәбият мәйданына чыгучылар да булды.

 

Ул заманда әдәбиятка килергә өмет баглаучылар арасында ир-егетләр күп, хәтта зур күпчелек иде. Һәм менә хәзер, моңарчы бәян ителгәннәрдән чыгып, минем әйтәсе килгән төп фикер дә ачылып китә. Моны укучы үзе дә чамалаган булыр, әйе, әдәбиятка ир-егетләр аз, бик аз килә бу заманда. Мин бу түгәрәкне әле дә булса җитәклим, хәзерге көндә анда мәктәп укучылары йөри. Якынча 30-40 бала. Әле моннан берничә ел элек кенә дә түгәрәк кичәләренә берничә үсмер малай йөри иде. Хәзер исә барысы да кызлар. Менә бу уку елындагы беренче кичәгә, аз да түгел, күп тә түгел, бер укучы малай килде. Аны күтәреп алгандай иттем инде.

 

Беләсезме, түгәрәккә йөрүче укучылар арасында киләчәктә әдәбият мәйданында урын алыр дип өмет багларлык сәләтле шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар бар. Һәм аларның әсәрләре «Сабантуй» газетасында, «Ялкын» журналында әледән-әле урын ала. Быел көз безгә, кем әйткәндәй, капчыгы белән шатлык килде. Яшь талантларны барлау һәм халыкка таныту максатында район хакимияте якташ язучыбыз Гариф ага Ахунов исемендәге премия булдырды. Моны районның әдәбият-сәнгать музее директоры Ринат әфәнде Фазлыәхмәтов та кайгыртып йөргән иде. Һәм миңа бераз мактанып алырга да җай бар. Бүләкләрнең барысын да диярлек әдәби түгәрәккә йөрүчеләр алды!

 

Мәсьәләнең асылына килсәк, монда да шул ук хәл күзәтелә. Бүләкләнүчеләр унике, ә алар арасында ир-егет бары берәү генә. Мондый күренеш безнең Арча җирлегенә генә түгел, бөтен республикага хас. Барыбыз да күреп торабыз, соңгы унъеллыкларда татар әдәбиятына килгән яшь көчләр барысы да диярлек гүзәл затларыбыз. Алар арасында ир-егетләр бармак белән генә санарлык.

 

Сорау туа: бу нинди хәл, нинди күренеш икән бу? Әйтик, мин үзем шәхсән бу сорауга җавап бирә алмыйм, һәрхәлдә, җәмгыятебездә очраклы хәл түгел, ниндидер иҗтимагый күренеш бу. Аны галимнәр махсус өйрәнергә, җавап табарга тиештер. Кайберәүләр моны хәзерге заманда әдәби хезмәткә түләү дәрәҗәсенең бик түбән булуы белән аңлатмакчы булалар. Янәсе, хәзерге ир-егетләрне матди байлыкка ирешү, зур акчалар эшләп алу мөмкинлеге үзенә күбрәк тарта. Шуңа күрә аларны әдәби иҗат кызыксындырмый. Ләкин, ай-һай, ошбу фикернең хакыйкатькә туры килүе бик икеле. Чөнки әдәби иҗат куәсе белән матди байлыкка ия булу теләге – икесе ике нәрсә. Иҗат итәсе килү теләге бит ул синең бер нәрсәң белән дә, байлык һәм дәрәҗәләр белән дә хисаплашып тормый. Әллә нинди каршылыкларны, каты катламнарны тишеп чыга бу теләк!

 

Ә бит әдәбият тарихына кереп китсәң, борынгы заманнардан бирле иҗат мәйданында ир-атлар зур урын тоткан. Мин Арча китапханәсеннән алып «Йөз бөек…» («Сто великих…») сериясен укып барам. Әле менә «Йөз бөек прозаик» китабын укыдым һәм шул дөнья күләмендә танылган йөз бөек әдип арасыннан нибарысы… өч хатын-кызны табып алдым. Чынлык өчен исемнәрен дә әйтим: Шарлотта Бронте, Маргарет Митчелл һәм барыбыз да яхшы белгән Агата Кристи. Сез монда мине гүзәл затларны кимсетеп күрсәтергә исәп тота дип уйлый күрмәгез тагын! Мин бит тарихи хакыйкатьне генә бәян итәм.

 

…Безгә, ир-атларга, танырга гына кала: хәзерге заманда әдәбиятка зур күпчелек булып гүзәл затлар килә. Әдәбиятта тулысы белән матриархат хөкем сөрү дәвере башланмагае.


Радик ФӘИЗОВ
Шәһри Казан
№ 16 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»