поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Сезнең компаниядә ничә кеше эшли?
    – Яртысы.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Радик Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
19.01.2018 Дин

Якыннарыннан шундый мөнәсәбәт күргән әби-бабайларга нишләргә?

Адәм баласы зәгыйфь хәлдә туа: ашый да алмый, йөрми дә. Әгәр дә аны караучы булмаса, бала яши алмый, үләр иде. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән әти-әнисе тәрбиясе белән ул үсә, көч-куәт, гакыл җыя. Гаилә корып, төрле урыннарда эшли. Тик бу вакыт та озакка бармый. Кеше картая, башкалар ярдәменә мохтаҗ була башлый.

Бу дөньяга ничек зәгыйфь килеш килсә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән гомере озын булса, картаеп, зәгыйфь булып китә дә. Бу — Раббыбызның кодрәте, рәхмәте.

Чәчләренә чал кунган өлкәннәребез узган гомерләренә нәтиҗә ясаганда, еш кына яшьлекләрен искә алалар. Һәркем ул вакытта сау-сәламәт, матур, көчле, үз-үзенә ышанучан була. Дуслар, туганнар белән дә аралашып яшиләр. Кичә яшь булган өлкәннәр, дуслары белән очрашып, каядыр ял итәргә барсалар, бүген инде алар шул дусларының җеназасына баралар.

Кичә хәл-әхвәл белешергә килсәләр, бүген инде авыр хәлдә ятуын ишетеп, бәхилләшергә киләләр. Кичә генә яшь, куәтле булган карт­ларыбыз, бүген әлеге көчләрен югалтып, балаларына, оныкларына, туганнарына рәнҗеп утыралар. Чөнки аларны берсе дә тәрбияләргә теләми, аларның сүзләрен тыңламый, фикерләренә колак салмый. Тик монда да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте бар. Бу турыда яшь кеше дә, өлкәннәр дә белергә тиеш. Якыннарыннан шундый мөнәсәбәт күргән әби-бабайларга нишләргә соң? Иң элек шатлык белән бәхетнең дә, җиңеллекнең дә, авырлык белән кайгы-хәсрәтләрнең дә Аллаһы Тәгаладән килүен аңларга кирәк. Шатлыкка без шөкерана кылабыз, кайгыларга сабыр итәбез. Олы яшькә җиткән кешеләргә дә сабыр итәргә кирәк. Чөнки авырлыклар аша Аллаһы Тәгалә безнең гөнаһларны юа, безне пакьли. Ә бәлки бу кешене шулай рәнҗетүләре, карт­лык көнендә авыр көннәргә калуы аның яшәү рәвеше белән бәйледер? Бәлки башка сәбәбе, Аллаһы Тәгаләнең хикмәте бардыр? Шуның өчен үпкәләргә, рәнҗергә һич тә ярамый. Киресенчә, балаларыбыз, үзебез, безне рәнҗетүчеләребез өчен дога кылырга кирәк, ди галимнәребез. Шул вакытта сез Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешерсез, ИншәАллаһ. Аллаһы Тәгалә рәхмәт иясе. Кемнәр һәрвакыт гыйбадәттә булалар, Раббыбыз аларга хәерле үлем галәмәтләре бирергә мөмкин. Мәсәлән, саҗдә вакытында, пәнҗешәмбедән җомга көнгә вафат булу. Бар шундый кешеләр, кемнәр ураза тоткан вакытта, гыйбадәт юлларында бу дөньяны калдырып китәләр. “Аллаһы Тәгаләдән сорагыз һәм элеккеге гөнаһларыгызга тәүбә кылыгыз, үзегезне пакьләгез”, — дип, безгә нәсыйхәт бирә галимнәребез.

Өлкән кеше балаларыннан: “Ник сез мине рәнҗетәсез, мине тыңламыйсыз?” – дип сораса, күп кенә яшьләр дорфа итеп, ялгышлык белән: “Бу синең элек кылган гөнаһларың өчен җәза”, — дип җавап бирәләр. Бу лаеклы җавап түгел. Карт кешенең нәрсә өчен мондый көнгә калганын Аллаһы Тәгаләдән кала беркем дә белми. Ә болай дип җавап биргән кеше үзенең дорфалыгын, әдәпсезлеген генә күрсәтә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) өлкәннәр белән гел яхшы мөнәсәбәттә булган, моны үз үрнәгендә башкаларга да күрсәткән. Безгә дә матур сыйфатларга, күркәм холыкка ия булып яшәргә язсын.
 
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.

---
Яңарыш
№ --- | 18.01.2018
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы