поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.01.2018 Язмыш

Ризык йөртә бәндәне... (Бер гаилә ТАРИХЫ)

“Исәнмесез, редакция хезмәткәрләре! Бүген мин Сезгә гади булмаган бер язмамны тәкъдим итәм. Мөмкин булса, гәзит битләрендә бастырып чыгарсагыз иде.

Бу гаилә тарихы бүгенге көндә Уфа шәһәрендә гомер итүче Марат Шәяхмәт улы Абдрахманов сөйләве буенча язылды. Язмада рухи кыйммәтле хатирәләрне сыйдырган бер истәлекле дәвер - моннан 100-150 еллар элек яшәгән халкыбызның яшәеше тасвирланды. Ә никадәр ныклылык, ышанычлылык, тугрылык булган ул вакытларда! Намуслылык, вөҗданлык хөкем сөргән. Безнең буынга үрнәк булып яшәп, дөнья куйган кешеләр – Абдрахмановлар, Мөлековларның нәсел агачына, шәҗәрәсенә барып тоташа. Марат Шәяхмәт улының әнисенә булган хөрмәт хисе шулкадәр зур, газиз кешесе турында сөйләгәндә, хәтта күзләренә яшь тула...
 
Ихтирам белән Илфира ШӘРИПОВА, Башкортстан, Кырмыскалы районы”.
 
Актан кора, күктән кора
Безнең байлар пәрдәне.
Бар, да дими, юк, та дими, 
Ризык йөртә бәндәне.
 
Дөньяга һәр кеше үз гомере, үз ризыгы белән туа, диләр. Һәркемнең дә буыннан-буынга килгән нәсел шәҗәрәсе бар. Әмма күбебез әби-бабаларыбызның, картәти-картәниләребезнең ничек, нинди шартларда дөнья көтүләрен, дәверенә күрә каты кануннарда яшәп тә, тормышның төрле сынауларына каршы торырлык рухи яктан көчле булып гомер кичерүләрен белмибез диярлек. Бүгенге көн белән чагыштырсаң, искитмәле тормыш белән яшәгән алар. Иң беренче урында итагатьлелек, бер-береңә карата ихтирам, әдәп, тәртип, эшчәнлек, уңганлык булган. Ә иң мөһиме - дин белән яшәгән халкыбыз.

Фәрвәҗетдин
Сүзебезне 1870-1890 еллардагы вакыйгалардан башлыйк.
 
Башкортстанның Авыргазы районы Яңа Карамалы авылында Фәрвәҗетдин Мөлековнең гаиләсе бай, хәлле җир биләүчеләрдән санала. Аның Минәзетдин, Фәттахетдин, Гыйльметдин, Гарәфетдин, Шәрәфетдин исемле биш улы була. Хуҗалыгында меңәрләгән атлар, исәпсез-хисапсыз мал-туар, кош-корт асрый. Боларны карар өчен ялчылары да була. 
 
Бик бай, җитеш, мул тормышта яши Фәрвәҗетдин. Авылга Саз күле ягыннан килгәндә, өйләре урамның иң читендә урнашкан була. Казахстан, Оренбург далаларыннан ат караклары, төнлә көтүе белән атлар куып китереп, Фәрвәҗетдингә сатып китәр булалар. Аның меңәрләгән ат көтүенә килеп кушылган йөзәр баш ат сизелми дә кала. Өйләре кеше күзеннән читтәрәк булганлыктан, беркем күрми дә, белми дә (күргәне дә дәшмәгәндер).
 
Яңа Карамалы уртасында зур базар була. Монда күрше Татарстанның Минзәлә районыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Уфадан килеп, сату-алу итәләр. Фәрвәҗетдин дә шушы базарда сәүдә алып бара.
 
Бишенче улы тугач, хатыны үлеп китү сәбәпле, алтмышка җиткән Фәрвәҗетдин унсигез яшьлек кызны хатын итеп ала. Аларның өч кызлары туа. Икесе Үзбәкстан якларына чыгып китеп, шунда гаилә коралар. Өченче кызлары Мөнәвәрә Авыргазы районының Толбазы авылында улы Миңлегәрәйнең тәрбиясендә 104 яшькә җитә.
 
Фәрвәҗетдин Мөлековнең барлык балалары да, онык-оныкчалары да бик акыллы, тырыш, булдыклы, илгә кирәкле кеше булалар. Тырышлык, белемгә омтылу дигәннәре каннан киләдер. Үз нәселенә тап төшерми алар. Мөлеков Минәзетдиннең оныгы Галикарам  Башкортстанның элемтә министры дәрәҗәсенә җитә. Икенче оныгы профессор, икътисад фәннәре докторы Галинур Мөхәррәм улы күп еллар “Башсельстрой”ның генераль директоры булып эшли. Мөлеков Гыйльметдиннең улы Исламетдин район советы рәисенең урынбасары дәрәҗәсенә җитә, сугыш вакытында очучы була.

Фәттахетдин
Фәрвәҗетдиннең барлык балалары кебек үк, икенче улы Фәттахетдин дә белемгә омтыла - 1887 елгы күрше Солтанморат авылы егете Галимҗан Ибраһимов белән бергә “Галия” мәдрәсәсен тәмамлый. (Галимҗан, 1938 елны төрмәгә эләгеп үтерелгәнче, Карамалыга килсә, аларга керми китми. Язучының күп кенә әсәрләрендә Карамалы авылына кагылышлы истәлекләр дә телгә алына). 
 
Фәттахетдингә өйләнергә вакыт җиткәч, әтисе Фәрвәҗетдин, Коралачык (Кече Ибрай) авылының бик хәлле булган гаилә башлыгы Бохармәтов Хисмәтулланы очратып сөйләшеп, аның кызы Миңлебикәне үзенең улына хатынлыкка сорый. Фәттахетдин төс-кыяфәткә бик чибәр, хатын-кызларның күзе төшәрлек озын буйлы, гәүдәгә таза, соклангыч ир-егет була.  1905 елның көзендә зур туйлар ясап, Фәттахетдин белән Миңлебикәне өйләндереп, гаиләле итәләр.
 
Ул заманнарда бар да - җир эшкәртү дә, печән, урак өсте, көлтә бәйләү - авыл тормышының барлык санап беткесез эше кул көче, җан тирләре белән башкарыла. Иртән таң беленер-беленмәстән торып, эшкә чумасың да кичке караңгыга кадәр баш күтәрми эшлисең. Мөлековларда ялчылар да эшли. Алар белән Миңлебикә идарә итә. 
 
Шулай ике хәлле байның балалары бергә кушылып, матур гына яши башлый. Тик нишләптер бер-бер артлы туган уллары, бер-ике ай яшәгәч тә, үлә баралар. 1909 елның май аенда Фәттахетдин белән Миңлебикәнең кызлары тугач, гаилә башлыгы муллага юл тота. Баргач, барын да аңлатып сөйләп бирә. “Нинди киңәш бирер идең, мулла абзый? Менә балаларыбыз туа да үлә, нишләптер озак яшәмиләр”, - ди. Мулла шулчак: “Бәлки, исемен дөрес кушмыйсыздыр? Исемне бит белеп кушарга кирәк. Коръәннән алып кушып кара”, - дип киңәш бирә. Фәттахетдин Коръәндә “Канитәтән, Таибәтән, Әхшәдәннә” дигән юлларны укып, кызына Канитә дип исем куштыра. Шулай итеп, авылда башка беркемдә дә булмаган исемле кыз бала барлыкка килә. 
 
Исеме килешкәндерме, Аллаһ кушкандырмы - Канитә теремек бала булып үсеп китә. Әнисе Миңлебикәгә охшап, ап-ак йөзле, әтисе Фәттахетдингә охшап, кап-кара бөдрә чәчле - авылдагы иң чибәр кызларның берсе була. Җиде-сигез яшеннән алып, көз җиткәч, Коралачык авылына картәниләренә кунакка утырмага йөри башлый ул. Үсә төшкәч, авыл егетләре “чибәр Канитә килгән икән, бер генә күрик әле”, дип, Хисмәтулла өе тирәсендә  күзләп йөриләр...
 
Язмыштырмы, Фәттахетдин белән Миңлебикәнең башка балалары булмый. Күпме генә теләсәләр дә, Миңлебикә авырга уза алмый. Фәттахетдин (заманына күрә үз кануннары) гаиләсенә бер-бер артлы тагын дүрт хатын алып килә. Әмма алары да бала таба алмагач, берәм-берәм кайтарып җибәрә. Дүртенче хатыны Казборын авылыннан була. Шулай бервакыт өйдә акча югала. Гаиләдәге барлык кешедән дә, ялчылардан да Фәттахетдин Коръән тоттырып ант иттерә. Барысы да: “Алмадым”, ди, әмма акча табылмый. Шушы вакыйгадан соң дүртенче хатыны да кайтып китә. Берничә айдан соң, куллары-аяклары тартышып, тәне коры сөяккә калып үлгән, дигән хәбәре килә. Бу хәлләрдән соң Фәттахетдин хатын алудан туктый. 
 
Гаиләдә бердәнбер бала булгангамы, җитеш, мул тормышта үскәнгәме, Канитә бик иркә бала булып үсә. Шулай да, әнкәсенә ияреп, умарта караганны, җир биләмәләрен эшкәрткәнне бергә тикшереп йөри, хуҗалык алып бару эшләрен өйрәнә тора. 
 
Фәттахетдин төрле базарларда сәүдә алып бара. Миңлебикә белән бик матур яши алар. Әмма, дөнья булгач, савыт-саба шалтырамый булмыйдыр. Чираттагы уңышлы сәүдәне билгеләп, бәйрәм иткәннән соң, кызганычлы бер вакыйга була. 
 
Үз гомерендә бер тапкыр Миңлебикәгә кул күтәрә Фәттахетдин. Дуслары белән “Минем хатын мин кайтканчы йокларга ятмый, мине көтә. Мунча ягылган, ашарга пешкән, үзе мине каршы алып тора”, дип бәхәсләшкән була һәм аларны үзләренә кунакка алып кайта. Кызганычка каршы, лампа куыгын чак кына кысып куеп, йокларга ятмый, иртәнге намазга кайтып җитәрләр әле, дип көтә-көтә, утырган җиреннән оеп кына киткән була Миңлебикәсе. Таң йокысы бит, сәгать дүрт... Хуҗабикә иренең дуслары белән кайтып кергәнен ишетмәгән. Соңгылары, бу хәлне күреп, көлеп җибәргәннәр. Чыннан да, ашарга пешкән, мунча ягылган, өй чиста, бары тик хатыны гына йокымсырап киткән. Нык гарьләнә моңа Фәттахетдин, дусларын сыйлап озаткач, бик каты кыйный Миңлебикәне. Хатын түзә, юк кына гаеп, югыйсә... Ул заманнарда яшәеш бөтенләй башкача була шул. Бу хәл, әнкәсе сөйләве буенча, Канитәнең дә хәтерендә мәңгелеккә уела.
 
Миңлебикә кызына күрше-тирәгә кереп, бер тәгам ризык та капмаска, бер йотым чәй дә эчмәскә куша. Канитәнең балачактан күңеленә сеңдерелгән бу гадәте гомере буена саклана: Коръән ашларыннан, кунак булудан тыш, кешегә кереп чәй дә эчкәне булмый аның, балаларына да шулай өйрәтә. Еллар узгач, Канитә, әнкәсе, бәлки, аны үзенчә шулай саклагандыр, дип тә уйлый. Ни дисәң дә, күз карасы кебек кадерләп кенә үстергән бердәнбер кызы бит. 
 
1921 елны бу гаиләгә кайгы җиле ишек кага, түгәрәк дөньялары ятимсерәп кала. Бик күп маллар төяп, Уфа базарына сатарга киткән Фәттахетдиннең Авыргазы районының Марс авылына кунарга кергән җиреннән гомере өзелә. “Кайтырга биш чакрым гына юл калгач, ник анда керде икән?” дигән соравына гомере буена җавап эзләсә дә таба алмый Миңлебикә. Мал да ашаган җиренә кайта, диләр. Төнлә белән Фәттахетдиннең аты өенә кайта, хуҗасы - юк. Сәүдә итеп, акча белән кайтканлыгын белгән Марс авылы кешеләре, акчасын талап алып, Фәттахетдиннең үзен урманда асып үтерәләр.
 
Август аенда була бу хәл. Ундүрт көннән соң гына урманда сыерлар үкергәнгә килгән көтүчеләр, кортлап, киемнәре теткәләнеп беткән, танырлык та җире калмаган Фәттахетдиннең үле гәүдәсенә тап булалар. Аны киемнәре буенча гына таныйлар. Йорт алдына чокыр казып (өйгә кертерлек булмый), авыл ирләре, су гына сибеп кәфенләп, соңгы юлга озаталар.
 
Соңыннан Фәттахетдиннең дуслары Марс авылы халкыннан үч ала: җил искән уңайга авылга каратып ут төртәләр. Салам башлы гына өйләр гөлт итеп кабынып, тиз арада янып бетә. Абдрахманов Сәетгәрәй (1909-1990) сүзләренә караганда, авылда бер генә исән өй дә калмаган. Гаеплесе дә, гаепсезе дә - барлык авыл халкы җир казып, ике ел землянкада җир астында яшиләр. “Авылның көлгә кадәр янып беткәнен үзем барып карадым”, - дип сөйли Сәетгәрәй абзый.

Миңлебикә
Ире һәлак булгач, хуҗалык белән идарә итү Миңлебикәнең берүзенә кала. Әмма хатын, бу вакытка ныклы гына дөнья көтәргә өйрәнгәнгә, артык югалып калмый. Фәттахетдин авыл кешеләреннән дә сатар өчен мал алып киткән була. Тик үзе дә, акчасы да кайтмый. Кешеләр акчаларын хатыныннан таләп итәләр. Нишләсен Миңлебикә? Кеше исәбенә яшәүчеләрдән булмый ул, горур була. Дөньясының күп кенә өлешен сатып, Фәттахетдиннең бурычларын түли. 
 
1921 елгы ачлык, ялангачлыкта күп кеше кырылып бетә. Миңлебикәләрдән ике өй аша гына яңа гына башка чыгып яшәгән, ике айлык сабыйлары булган яшь гаилә башлыклары бер-бер артлы ачлыктан үләләр. Авыл халкы ир белән хатынны җирли. Ә баланы нишләтергә? Кем алсын? Ачлык барысының да үзәкләренә үткән. Якын туганнары булса да, сабыйны беркем дә алырга теләми. Ятим калган баланы “үлер әле” дип, тирегә төрәләр дә мич башына салып китәләр. Бу вакытта Канитәгә унике яшь була. Ике көн үткәч, Канитә сабый калган йортка барып карый: бала тере! Кайтып, әнкәсенә әйтә. Миңлебикә дәшми. Өченче көнне дә Канитә берүзе генә барып карый – сабый һаман исән, үлмәгән. Тагын кайта да: “Әнкәй, теге бала үлмәгән, исән бит”, - диеп, әнкәсенә ялвара. Миңлебикәнең башка чарасы калмый, жәлләп, чынлап, бәлки, үлмәскә тугандыр бу бала, бәлки, үземә терәк булыр, диеп, сабыйны үзләренә алып кайта.
 
Унике яшьлек Канитәнең ике айлык энесе барлыкка килә. Карар җире булмый сабыйның: кул-терсәкләре чери башлап, сөякләре күренеп торган була (эссе челләдә тирегә төрелеп ятсын әле!) Авызына сыер сөте тамызып кына бирә башлап, балавызга төреп, бик яхшы тәрбия итеп терелтә Миңлебикә баланы. Бер атна буе күзен дә ачмый йоклый сабый, бер атнадан соң гына уяна. Мулла чакыртып, балага Мәүлетгәрәй диеп исем куштыралар. Шулай итеп, Фәттахетдиннең үзе үлгәннән соң, Мәүлетгәрәй Фәттахетдин улы Мөлеков исемле улы барлыкка килә. 
 
Чыннан да, үлмәскә туган булып чыга Мәүлетгәрәй. Биш яшьлек чагында шаярып йөргән җиреннән ярты гәүдәсе кайнар боткага пешә. Анда да Миңлебикә бар көченә дәвалап, аякка бастыра. Яхшы тәрбия алганлыктан, кешелекле, кечелекле, бик әйбәт кеше булып үсә Мәүлетгәрәй. Нәкъ Миңлебикә теләгәнчә, үзенә терәк була. 
 
Гомер әкрен генә үз уңаена уза тора. Фәттахетдин үлгәч, ялгыз гына дөнья көтә Миңлебикә. Бирешмәскә тырышып, хуҗалыкны да үзе генә алып бара. Рухи яктан бик көчле була ул. Кешеләрдән бигрәк, үз-үзенә таләпчән булганлыктан, авырлыклар алдында баш ими. Ничек кенә тырышса да, Миңлебикәнең дөньясы ир-ат кулы җитешмәгәнлектән кимегәннән-кими бара. Бу вакытка инде хатынның бер генә ялчысы Сөләйман гына калган була.
 
1925 елның башында, Гражданнар сугышында катнашып, Абдрахманов Шәяхмәт Шәйхоттар улы авылга кайтып төшә. 1919 елда Фрунзе гаскәрләре Уфаны алырга барганда, авыл аша узып, 1902 елда туып-үскән Яңа Карамалы егете Шәяхмәт Шәйхоттар улын үзләре белән алып китәләр. Шул китүдән Шәяхмәт дүрт-биш ел армиядә хезмәт итеп кайта. Егетнең әтисе Абдрахманов Шәйхоттар 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышында үлеп кала. Озак тормый әнисе дә вафат була. Кызыл Армиягә киткәнче Шәяхмәт, әнисенең бертуган энесе Вәлитов Шәйбәктә ялчы булып эшләп, үзенең бертуган энесен, ике сеңлесен карый. Ул сугышка киткәч, ике сеңлесен балалар йортына урнаштыралар. Энесе Яркәй Үзбәкстан якларына чыгып китә. Аның белән бергә киткән Яңа Карамалы егете Сәетгәрәй (ике бертуган балалары) туган авылына әйләнеп кайткач, Яркәйнең Әфганстан ягына китүен әйтә. Бер-ике елдан соң энесенең эзе бөтенләй югала. Шулай итеп, Шәяхмәт, бар туганнарын югалтып, берьялгызы торып кала.
 
Армиядән хезмәт итеп кайтып, базарда сәүдә иткән гәүдәгә таза, эшкә тырыш, уңган Шәяхмәт ялгызы гына ике бала үстергән Миңлебикәнең күзенә чагыла. Хуҗалыгында ярдәмче ир-ат кулы кирәк. Совет власте яңа экономик сәясәт (НЭП) чыгара. Сәүдәне яңадан рөхсәт итәләр, Яңа Карамалы базары да янә эшли башлый.
 
Төрлечә уйлый Миңлебикә. “Бәлки, уналты яшьлек Канитәне бу егеткә кияүгә бирергәдер”, - дигән уй килә башына. Ныклы, төптән уйлап кына эш итә торганнардан була ул. Бу вакытта инде кешенең баймы-ярлымы икәнлеген карап торган вакыт узган була. Шулай читтән генә күз салып йөри торгач, беркөнне Вәлитов Шәйбәкнең сату итеп торган ялчысы Шәяхмәт янына килеп туктый Миңлебикә. Сүзне урап кына, ерактан башлый. Байтак кына хәл-әхвәл сорашканнан соң:
- Ничек соң, Шәяхмәт улым, өйләнергә исәбең юкмы? Сиңа егерме өч яшь тулган, диләр, инде егерме дүрткә киткәнсең, өйләнергә вакыт бит. Ялгызыңа да авырдыр, - диеп, аналарча йомшак кына сүзне дәвам итә.
- Ничек өйләним инде, Миңлебикә апа? Өем юк, үзем Шәйбәкләрдә бер почмакта гына яшим, кая алып кайтыйм инде? - ди Шәяхмәт.
Миңлебикә бик акыллы, бик сабыр хатыннардан була.
- Мин өйләндерәм сине, риза булсаң. Минем кызым Канитәне аласыңмы, аңа уналты яшь тулды, - диеп, сынап кына Шәяхмәткә карый хатын.
Канитәнең исемен ишеткәч, каушап китә Шәяхмәт. Күп егетләрнең күзе төшеп йөргән кыз үзенә булыр дип күз алдына  китерергә дә батырчылык итмәгән егет дәшми, тынсыз кала. Чөнки чибәр Канитә Шәяхмәт кебек бала чагында чәчәк авыруыннан (оспа) йөзе шадраланып калган, җирән чәчле ямьсез егеткә карыймыни инде ул, дип көрсенеп кенә:
- Әй, Миңлебикә апа, Канитә бармый инде ул миңа кияүгә, үзе кебек чибәр егеткә генә чыгар инде ул, - ди.
- Ярар, Шәяхмәт улым, әтисе булмаса да, әнкәсе бар бит әле. Уйлашырбыз, сөйләшербез, - дип саубуллаша Миңлебикә.
Кайткач, Канитәне чакырып ала да:
- Кызым Канитә, сиңа кияүгә чыгарга вакыт. Минем үземне дә кияүгә димләп кенә биргәннәр иде, - ди.
Канитә, курка-курка гына:
- Кемгә? – дип сорый.
- Әнә Шәйбәкләрдә ялчы булып эшләгән Абдрахманов Шәяхмәткә. Ул - абыйсыАбдархманов Шәйхелисламның улы. Тулы ятим, эшкә уңган, кешелекле, диләр. Белеме дә бар икән, русча яхшы сөйләшә, базарда сата белә, армиядә озак йөреп, дөнья күреп кайткан егет.
- И-ии әни, аның өе дә юк бит, кайда торырбыз? - ди Канитә. 
Миңлебикә коры гына:
- Әнә йорт алдындагы ялчыларның аш өендә торырсыз, - ди.
Шәяхмәтне бер-ике тапкыр аулак өйдә күргәне була Канитәнең. Бик курыкса да, кыюлыгын җыеп:
- Әнкәй, бер дә ошамый бит әле ул миңа. Күңелемә ятмый, - ди.
- Ошар. Ияләшерсез. Балаларыгыз булыр, дөнья көтәрсез. Кеше эткә дә ияләшә, - дип кырт кисә әнкәсе.
Ике сөйләүчеләрдән булмый Миңлебикә. Усал да, таләпчән дә була. Әйткән сүзе үтәлми калмый.
Җомга көнне Миңлебикә Шәяхмәтне чакырып китерә дә:
- Бүген өйләнәсең Канитәгә. Аш салдырдым. Мунча яктык, мулла чакырдым, - ди.
Шәяхмәт бер сүз дә әйтми. Канитәдән дә сораган кеше булмый. Миңлебикә кызын чакыртып кертә дә:
- Шушы була синең ирең, - диеп, Шәяхмәткә күрсәтә.
Уналты яшен чак тутырган Канитә әнкәсенә каршы бара алмый, чөнки әнкәсе авылда иң усал байбикә була.
Шәяхмәт белән Канитә икесе сәкенең ике башында утыралар, бер-берсе белән сөйләшмиләр. Мулла килә. Никах укыла. Мунчага җибәрәләр. 
Бу вакыйгалардан соң күп еллар узгач, Марат Шәяхмәт улы, шаяртып: “Әнкәй, мунча кердегезме соң?” - дип сорагач, Канитә апа: “Әллә инде, улым, хәтерләмим. Күршеләрне чакырдылар, аш-су әзерләделәр. Кунакка Абдрахманов Шәйхелисламнарны, Вәлитов Шәйбәкләрне, Әмирханов Сәүбәннәрне чакырдылар, бал балы белән кунак сыйладылар”, - дип сөйли.
 
Шушы көннән аларның гаилә тормышлары башлана. Икенче көнне көянтә асып суга баргач, ахирәтен очрата Канитә.
- Әй, Канитә, ничек син мондый чибәрлегең белән шадра Шәяхмәткә кияүгә чыктың? Бигрәк ямьсез бит, ничек риза булдың? – дип сорый.
Болай да чак-чак кына түзеп торган ике көн елый алмаган Канитә көянтәләрен ташлый да әнкәсе яшәгән өйгә килеп керә. Миңлебикә дәшми. Көн үтә. Шәяхмәт эштән кайтса, Канитә өйдә юк. Аны эзләп, Миңлебикә йортына керә ир.
- Әби, Канитә өйдә юк, сездә түгелме?
- Кызым Канитә, чык әле чаршау артыннан. Шәяхмәт, монда кил, - диеп, кулларын кулга тоттыра да, каты гына итеп:
- Хатынга хуҗа булырга белергә кирәк, Шәяхмәт улым. Ә син, кызым, иреңнең рөхсәтеннән башка, монда аяк басасы булма. Хәзер барыгыз, кайтыгыз, - диеп чыгарып җибәрә.
 
Яшьләр өйләнешкәч тә, өч гаиләдән торган кооператив төзеп җибәрә Миңлебикә. Базардан малны сатып алалар да, ашатып, симертеп, ит итеп саталар. Ике ир мал суеп, тиреләрен эшкәртә. Шәяхмәт ит сату белән шөгыльләнә, кооперативның хуҗасы була.
 
Канитәгә унсигез яшь тулгач кына загска керәләр. Шулай итеп, Мөлекова Канитә кыз фамилиясен алыштырып, Абдрахманова Канитә булып китә.
 
Бергә тырышып, дөнья көтәләр. Икесе дә эшкә уңган, чыдам, ут чәчеп торган яшьләр үз тормышларын кабызалар. Бер-бер артлы 1927 елны - Тәлгать, унбер айдан соң Рәфкать исемле уллары дөньяга килә. Канитә апа улы Маратка: “Икесе дә бер бишектә үстеләр, тук эчәк бүрттерә идем дә суырып яталар иде”, - дип сөйли.
 
Миңлебикә белән ничек кенә тату яшәсәләр дә, ир-ат горурлыгы микән, Шәяхмәт ике сүзенең берсендә “йортка кермә - утка кер”, дип кабатлый. Өйләнешеп, ике ел дигәндә, үзләренә йорт салып, башка чыгалар.
 
Мәүлетгәрәйгә ул вакытта алты яшь була. Шәяхмәт шулай ук базарда ит сату белән шөгыльләнә, язлы-көзле җир эшкәртә, гаиләсен тук, җитеш тормышта яшәтә. Миңлебикә Канитәгә кияү итеп Шәяхмәтне сайлап ялгышмый. Чыннан да, итагатьле, эшчән, уңган, үз гомеренә бер тапкыр да тавышын күтәреп дәшмәс, бар тапканын, һәрбер көнен гаиләсенә, балаларына биреп, Канитәсе өчен өзелеп торыр кеше булып чыга ир. Алар хатыны белән икесе дә матур итеп җырлыйлар, Шәяхмәт сүзгә, телгә бик оста була. Авылда Сәетгәрәй белән Шәяхмәткә җиткән табынчылар булмый.
 
Шулай матур гына гөрләп яшәгән вакытта заманалар үзгәреп китә. 1931 елда Яңа Карамалыда колхоз төзү башлана, колхозга керү-кермәү мәсьәләсе туа. Әлбәттә, керәсе килми. 
 
1931 елның февраль аенда Совет власте исеменнән идарә итеп йөрүче кешеләр Шәяхмәт белән Канитәне балалары белән өйләреннән куалар. Миңлебикә белән Мәүлетгәрәйне ялчыларның аш өенә - Шәяхмәт белән Канитә бергә яши башлаганкечкенә йортка күчерәләр. Барлык мал-мөлкәтләре, колыны белән атлары, сыерлары, башка вак-төяк кош-кортлары - һәммәсе Совет властенә тартып алына. Хәтта Шәяхмәтнең пималарын, өстендәге тунына кадәр салдырып алалар. Бер киемсез, бер әйберсез, яшәргә бернинди мөмкинлексез калдыралар. Колын чактан үзе карап, яратып үстергән, инде эшкә җигәрлек “Кашка” исемле аты белән аерылуы бигрәк тә авыр була Канитәгә. Шәяхмәт ике улы, өченчегә авырлы хатыны белән яшәргә бер чарасыз калалар. Кулак дип, Свердловск өлкәсе Алапаевск поселогына сөргенгә җибәрәләр.

Шәяхмәт һәм Канитә
Әй, язмыш, язмыш! Үзенең матур гына башланып киткән гомеренең кинәт кенә кискен борылыш алып, шундый көнгә калуын искә алып, хәлсезлектән, чарасызлыктан әрнеп-әрнеп өзгәләнгән, арыган чакларында Канитә җыр җырлый торган була:
Ал булганчы, гөлләр булсам,
Сулар сибәрләр иде.
Сабый чакларымда үлсәм,
Сагынып сөйләрләр иде.
 
Туып-үскән җирләреннән бер гаепсез чит җирләргә куылып китүе бик авыр була аларга. Йөрәкләренә кадәр бергә типкән парның бер-берсенә ышанычы шушы тормышның сынауларына каршы торырга булыша. Баракка килеп урнашалар. Шәяхмәт белән Канитә - биредә татар милләтеннән булган бердәнбер гаилә. Чит җирләр, чит кешеләр, чит милләтләр. Тик аларны уртак кайгы берләштерә – монда барысы да бер хәлдә. Барысы да куылып килгән кулаклар - уйлап кына эш итә торган, белемле, акыллы кешеләр булганлыктан, бер-берсен юатып, ярдәм кулы сузып, бердәм булып яшиләр. Тирә-якта урман. 
 
Атлар килә атлап, атлап,
Барган юлларын таптап.
Сагынганда карар идем,
Карурман тора каплап, -
диеп җырлап, туган якларын, газиз әнкәсен сагынып яши Канитә. 
 
Шәяхмәт - урман кисүче, Канитә агач ботаклары чабучы булып эшли. Урманнан җиләк, гөмбә, чикләвек җыялар, аннары киптерәләр. Өченчегә Җәүдәт исемле уллары туа. Өч балалары да русча, чувашча, татарча әйбәт итеп сөйләшәләр. Тик туган якны, әнкәсен сагыну Канитәнең үзәген өзә.
 
1941 елның май аенда Шәяхмәткә армиягә учениегә повестка килә. Укый-яза белгәч, математика фәнен яхшы үзләштергән Шәяхмәткә өч сыйныф белеме бар, дигән документ бирәләр, артиллеристка укыталар, наводчик алымнарын өйрәтәләр. Тупларны төгәл атуны, градусларын дөрес билгеләүне ныклап үзләштерә ул.
 
Шул ук елның 22 июнендә, бар халыкны зар елатып, Бөек Ватан сугышы башлана. Шәяхмәт сугышка беренче көннән үк керә, ә 23 июньдә беренче яра да ала: пушка сөйрәп чигенгән вакытта янында снаряд төшеп ярыла. Аркасына аскан винтовка челпәрәмә килеп, шинеле уртага өзелә, ә теге снаряд аркасын сыдырып кына үтә. Шулай итеп, бер-ике сантиметр гына ара гомерен саклап кала. 
 
1941 елның июненнән декабрь аена тиклем Белоруссия чигеннән пушкалар сөйрәп, сугыша-сугыша, Мәскәүгә кадәр чигенәләр. Шушы елның ноябрь аенда Канитәгә Шәяхмәттән хат килеп төшә. “Немец бик каты килә. Безнең кебек кешеләргә кайтырга рөхсәт ителде. Үлсәгез дә, балалар белән туган авылга әби янына кайтып үлегез”, дип язылган була бу хатта. Ахирәтләре: “Кайтмагыз, бергә яшәрбез”, дип үгетләсәләр дә, ир сүзеннән чыга торган булмый Канитә. Биш бала җитәкләп, алтынчыга авырлы көе ярты юлын поезд белән, ярты юлын җәяү үтеп, декабрьнең бер төнендә Яңа Карамалыга кайтып төшә хатын. Миңлебикә әнкәсе белән төне буе сөйләшеп, киңәшләшеп чыгалар. Яшәргә урын, эшләргә эш кирәк. Балалар берсеннән-берсе кече. Икенче көнне Канитә колхоз рәисе Щүкә Гобәйгә бара да:
- Менә, кайтырга рөхсәт булды. Кайттык. Өйне тартып алдыгыз, кая барыйк? Әнкәй бәләкәй өйдә тора, бергә торырлык түгел - кысык. Яшәргә урын кирәк, - ди.
Моны ишеткәч, колхоз рәисе:
- Ирләрне сугышка алып беттеләр, эшләргә кеше җитми. Конюх кирәк, Сакбай Миңлеәхмәт абзый берүзе өлгерәлми. Ат сарае янында өй бар, анда камыт-дилбегәләр тоталар, шунда яшәрсез. Малайларың үсеп киләләр, ат карарсыз, эшегез шул булыр, - ди.
 
Яңа Карамалы авылында бөтен кешенең дә диярлек кушаматы була. Шәяхмәт - Шадра Шәяхмәт, икенче Шәяхмәт - Сукыр Шәяхмәт, Канитә - Янә Канитә. Һәр авыл кушаматының үз тарихы.
 
1914 елда Гобәйне Беренче бөтендөнья сугышына алганнар. Хәрби хезмәткә алу пунктында сафка тезгәннәр. Һәрберсе сафтан чыгып, бер адым алга атлаган һәм, фамилиясен әйтеп, кире баскан. Гобәйгә чират җиткәч, ни сәбәптәндер, ул фамилиясен әйтә алмый. Янында басып торган рус егете, пышылдап: “Щукин дип әйт”, - дигәч, Гобәй “Щукин” дигән. Шуннан аңа “Щүкә Гобәй” дигән кушамат тагылып кала.
Сугыш вакытында Шәяхмәттән хат килгәндә, “Сәлам сугыш җирләреннән Тәлгатькә, янә Рәфкатькә, янә Җәүдәткә, янә Канитәгә һәм янә кызларга” дип  башлаган була. Хатлары гарәп телендә язганлыктан, Канитә аларны авыл мулласы Фәйзуллин Әгъзамнән укыта. Шулай Канитәгә дә “Янә Канитә” дигән кушамат тагыла. 
 
Щүкә Гобәй белән сөйләшкәч, Канитә Сакбай Миңлеәхмәт абзый янына бара. Бик кешелекле, ярдәмчел кеше була абзый. “Нишлисең инде, дөнья бит, туганым”, - ди ул хатынга. Миңлеәхмәт абзый ярдәме белән тугыз йөк ат тизәге түгеп, өй рәвеше китереп җыештыралар. Кызлары Рәйсә белән Тәнзиләне Миңлебикәдә калдырып, унөч яшьлек Рәфкать, ундүрт яшьлек Тәлгать, тугыз яшьлек Җәүдәт һәм карынындагы бүген-иртәгә туарга торган сабый белән ат сараена янындагы өйгә күчә Канитә. Миңлебикә апа, балаларга сөт булсын дип, бер кәҗә бирә. 
 
Канитә икенче көнне иртән атлар янына чыкса, ат яланында үзенең сөргенгә җибәрелгән чакта жәлләп калдырган атын күреп кала. Аның “Кашка!” дип кычкырган тавышына маңгаенда ак тамгасы булган ат, кәртә аша сикереп чыгып, хатынның җилкәсенә башын куя. Ун ел үтсә дә, хуҗасын онытмаган Кашка! 1943 елны атны сугышка алып китәләр. Канитә малайлары белән елап, озатып кала. Шул китүдән Кашка башкача әйләнеп кайтмый.
 
 “Әй, дөнья дигәннәре! Авылның иң сылу, иң бай кызларының берсен кайларга китереп керттең син?! Мин шундый җирләрдә яши торган кеше идеммени?!” – диеп, шулкадәр түбәнчелеккә төшүдән өзгәләнеп, әрнеп елаган вакытлары күп була Канитәнең. Сөргендәге ахирәтләренең “Бергә яшәрбез, кайтмагыз”, - дип үгетләүләрен тыңламый, ник кайтканына үкенеп куйган чаклары да була хатынның.
Тагын да гаиләгә өстәлеп, кыз бала туа. Аңа Рәшидә дип исем кушалар. 
 
Әкренләп гомер уза. Малайлар кыш көне ат сараенда эшлиләр, җәй көне авыл көтүен көтәргә ялланалар. Авыл халкы ник бер Канитәнең генә балалары ачлыктан күбенмиләр дә, шешенмиләр дә, көтүдә сыерларны савып сөт эчәләрдер, дип яла якмакчы булып, тавыш чыгаралар. Канитә дә усал була. “Кәҗәбез бик сөтле безнең, килегез, кәҗәбезне савып күрсәтәм”, - ди. Ышанмыйча, Катай Миңлеәхмәт җитәкчелегендәге делегация белән килеп тикшереп, Канитәнең кәҗәдән бер коштабак сөт савып алганын күргәч кенә, кире борылып китәләр.
 
“Фермада яши башлауның әйбәт яклары да булгандыр, - дип искә ала сиксән яшен тутырган Тәнзилә апа. - Атларга дигән солыны төнлә мичтә киптереп, әнкәй кул тегермәне белән тартып, безгә өйрә пешереп ашата иде”. Малайлар да тырыша, колынлаган бияләрдән бер-ике стакан сөт савып, сеңелләрен дә, үзләрен дә ачлыктан саклыйлар. Авыр сугыш елларын искә алганда, Канитә апа: “Мин шуның белән горурланам, минем бер генә балам да ачлыктан шешенмәде, ачка интекмәде”, - ди ул.
 
Сугыш елларын авыр кичерә халык. Ачлык. Ул заманда бер уч бодай, берничә генә бөртек иген, бер уч он алган өчен дә каты җәза биргәннәр. Авыл ирләренең яртысы үлеп кала, чәчкә кебек күпме гомер киселә, күпме хатын-кыз - парсыз, сабыйлары әтисез кала! Барлык эшләр дә фронт өчен эшләнә.
 
Бик газаплы, бик күп күз яшьләре түгелгән вакытлар. Барлык ир-ат эше хатын-кыз җилкәсенә күчә. Эш күп, ашарга-кияргә юк. Түбәндәге юлларны тыныч кына язып булмый, тетрәндерә... Хәтта халык ашап, чир таралмасын өчен, үлгән атларның өстенә агу сибәләр. Ач халыкны тыеп буламыни, кызганычка каршы, агулы итне юып ашаган кешеләр була. Ачлык шул, нихәл итәсең...
 
1941 елның декабрь аенда Яңа Карамалы авылына Мәскәүдән йөзгә якын гаилә – балалары белән хатыннарны кайтаралар. Телисеңме-юкмы, һәрбер өйгә берәр гаилә урнаштырып чыгалар. Канитә яшәгән ат сарае янындагы өйгә дә баласы белән бер хатынны урнаштыралар. Ашарга юк. Әлеге хатын көн күрү өчен үзе белән бергә алып килгән ике чемоданындагы киемнәрен сата яисә ризыкка алыштыра. Киемнәре көннән-көн кими. Тора-бара хәтта өстенә кигән киемнәре теткәләнеп бетә. Канитә, аны жәлләп, Миңлебикә әнкәсенең сандыгында сакланган чигүле сөлгеләрдән аңа күлмәк тегеп бирә. 1942 елның июнь аенда бу хатын кире Мәскәүгә кайтып китә. Хәлле кешенең хатыны идеме, үзе шундый рәхмәтле булдымы - киткәннән соң ун ел буе Канитәгә посылка салып тора.
 
Ире сугышка киткәндә авырлы булып калган, ул киткәч туган кызы Шәяхмәтнең күрә алмый калган бердәнбер баласы була. Гомере кыска булып тугандыр инде, дүрт яшьлек чагында йөгереп уйнап йөргән җиреннән: “Эчем авырта”, - дип керә дә ике көн чирләп ятканнан соң үлә кыз. “Сукыр эчәк булгандыр инде”, - дип искә ала Канитә апа. Тик бәла ялгыз гына йөрми. Кинәт кенә чирләп, кызы Рәйсә дә үлеп китә.
Сугыш беткәнче ат караучы, аннан инде төрле эшләрнең барысында да эшли Канитә. Ул елларда бала тугач, ял бөтенләй бирелми. Иренүнең, ялкаулыкның ни икәнен дә белми, бар эш кул белән эшләнелә, хәтта яланда куна калып эшләгән чаклары да була.
 
Шәяхмәт тә фронтта алдынгылар рәтендә була. Төрле яралар ала. Мәскәү яныннан ук немецларны куа башлап, 1945 елда Кенигсбергны алганчы артиллерист булып сугышырга туры килә аңа. Аннан Шәяхмәтләрнең дивизиясен поездга төяп, Ерак Көнчыгышка Япониягә каршы сугышка җибәрәләр. Алар барган эшелон Башкортстанның Дим станциясендә туктый. Нәкъ шушы станциядән 1931 елны Шәяхмәтне сөргенгә озаткан булалар. “И Ходай! Бар икәнсең! Туган якларны күрерменме икән, җирләремә аяк басармынмы икән, дип күпме кайгырулар-ялваруларымны ишеткәнсеңдер, бер Аллаһым!” - диеп, Шәяхмәт поезддан төшә дә, шинелен җиргә җәеп, Коръән укый.
 
Яраланып булса да, иң мөһиме, исән көе 1945 елның ноябрь аенда Шәяхмәт сугыштан кайта. Кемдер кереп сөенче алгач, йөгереп каршы чыккан Канитәне ире кочаклап үбә. Моны күреп, авыл халкы “урамда үбешеп күрештеләр”, дип, бер ел буе сөйли. 
Шәяхмәт сугыштан җиде медаль белән кайта: “За отвагу” – ике медаль, “За боевые заслуги”, “За оборону Москвы”, “За взятие Кенигсберга”, “За победу над Германией”, “За победу над Японией”.
 
“Яңгыр кебек пулялар ява, снаряд ташучы бала яшендә генә күпме егетләр харап булды. Күп тапкыр яралар алсам да, белмим, мине пушканың тимере артында наводчик булуым үлемнән саклап калды”, - дип сөйли сугыштан соң Шәяхмәт абый улларына.
 
Мәлетгәрәй дә, 1940 елда армия сафларына чакырылып, десантник булып хезмәт итә, 1941 елны аны да сугышка җибәрәләр. 1943 елны авыр яра ала һәм 1944 елда, аксаклап, Яңа Карамалыга кайтып төшә. Авылда бераз торганнан соң, Стәрлетамак шәһәрендәге Авангард заводына эшкә урнаша. 1945 елны Авыргазы районының Марс авылы кызы Зәйтүнә белән гаилә кора.
 
1947 елны Мәүлетгәрәй Миңлебикәне дә Стәрлетамак шәһәренә үз гаиләсе янына алып килә, соңгы көненә кадәр кадер-хөрмәт күрсәтеп, үз тәрбиясендә яшәтә. Миңлебикә җитмеш биш яшькә кадәр яшәп, 1957 елны дөнья куя.
 
Канитә белән Шәяхмәт Яңа Карамалы авылының Кечерткән төбәге дигән урамында зур булмаган өй сатып алып, ат сарае янындагы өйдән шунда күчәләр. Шәяхмәт колхозда эшли. Канитә дә бер эштән дә калмый. Ниһаять, тулы тормышлы көннәр башлана.
 
Башкалар авырлыклардан зарланганда, Канитә беркайчан да зарланмый, шөкер итеп яши белә. “Гомеремнең иң рәхәт чаклары – 1925 нче елдан 1931 нче елга кадәрле алты ел, - дип искә ала Канитә апа. - Гаиләбез һәрвакыт җитеш, тук булды. Мал белән кәсеп иткәч, ризык мул. Итен сатабыз, ә баш-тояк, эчәкләре үзебезгә кала. Аны бүрттереп пешереп, күрше-тирәләргә, ярлы-ябагайларга да өлеш чыгарабыз”. “Канитә, эчәк бүрттергән шулпаңны гына берәр савыт бирмәссеңме?” диеп кергән кешеләргә, шулпага өстәп, берәр кисәк ипи дә бирә. Еш кына бурычка акча да биреп торалар. Бик киң күңелле, ярдәмчел була Шәяхмәте. Канитәсе дәшмирәк торса: “Биреп торыйк, бар бит. Кеше, күзе чыгып бармаса, сорап кермәс”, - ди. Гомер буе икесе бергә киңәш итеп яши алар. Тик шулай да Канитә апа соңрак Марат улына: “Мин, әнкәй кебек, усал булмасам да, үз гаиләмдә хуҗа булдым, - дип сөйли. - Шәяхмәт әйбәт ир булды, какмады, сукмады. Хәтта тавышын күтәреп тә дәшмәде. Чит хатын-кызлар белән чуалмады. Минем Фәттахетдин әткәй кебек чибәр булмагангадыр инде. Шәяхмәт белән утыз алты ел яшәү дәверендә, дүрт ел сугыш вакытыннан башка, миңа утыз ел я авырлы, я бала имезүче хатын булып яшәргә туры килде”.
 
Барлыгы 12 бала тудыра ул. Үзләре кебек үк акыллы, белемле, инсафлы балалар үстерәләр Шәяхмәт абзый белән Канитә апа. Кызганычка каршы, кайсыларының гомерләре кыска була. Сугыштан соң 1946 елны - Филхәт, 1948 елны Мидхәт исемле уллары туып, ике-өч ай гына торып үлгәч, Канитә хафага кала. 1950 елның җәендә Марат уллары туа. Баладан котылып, бер атна үткәч тә, эшкә куалар ананы. Яңа гына ундүрт яшен тутырган Тәнзилә, кечкенә энесен күтәреп, басуга имезергә йөрткәндә, Маратка салкын тиеп, бик каты чирли. Канитә: “Инде бу улым да үләрме икән ни?” - дип нык кайгыра. Ул елларда инде Толбазыда дәваханә ачылган була. Пенициллин белән терелтәләр баланы. 1954 елда Рәшидә исемле тагын бер кызлары дөньяга килә.
 
Тырыш, уңган нәсел дәвамчылары
1947 елда Тәлгатьне армиягә озаталар. 1948 елны Рәфкатьне төзүчеләр училищесына ташчы һөнәренә укытырга җибәрәләр. Укып беткәч, Стәрлетамак төзелеш трестына эшкә урнаша егет. Ел ярым эшләгәч, армиягә алына һәм өч ел Германиядә сапер булып хезмәт итә. Аннан яңадан шул ук эшенә кайта. Әйбәт эшли. Дан ордены, Хезмәт Кызыл байрагы ордены, Ленин ордены һәм башка бик күп мактаулы бүләкләргә лаек була. “Атказанган төзүче” дигән исем бирелә. Башкортстанның Югары советына дүрт елга депутат булып сайлана, Стәрлетамак партиянең шәһәр комитеты бюросы әгъзасы була. Кырык биш ел гомерен хезмәткә багышлый. Гаиләсе белән ике бала үстерәләр. 
 
Тәлгать Амур өлкәсендә хезмәт иткәндә, үзе кебек сөргенгә җибәрелгән Татарстанның Сарман районы кызын очратып, өйләнә һәм шунда төпләнә. Тик сагыну үзенекен итә. Ун елдан соң, 1958 елда гаиләсе белән Стәрлетамак шәһәренә кайтып урнаша. Тәлгать бульдозерчы, механик булып эшли. Стәрлетамак шәһәре советына өч тапкыр депутат булып сайлана. Гаиләсе дә бик тырыш була, яхшы эшләп, лаеклы ялга чыгалар. 
 
Җәүдәтне армиягә алмыйлар, чөнки күзендә бераз зәгыйфьлек була. “Җәүдәт белән авырлы чагымда лимон ашыйсым килгән иде, ашый алмадым”, - дип үкенеп сөйли Канитә апа. 1931 ел сөргенгә куылган еллар була шул. 1951 елны 19 яшендә Җәүдәт Пермь өлкәсенең Гремячинск шәһәренә барып, шахтага эшкә урнаша һәм шунда төпләнә.
 
1952 елда Тәнзилә дә уналты яшеннән колхозга сыер саварга керә. Нәселләренең язмышыдыр инде, 17 яшендә Коралачык авылына кунакка барып, Әлхать исемле егеткә кияүгә чыга кыз. Анда да савымчы булып эшли. Нәнәсе Миңлебикәгә охшап, бик усал булып үсә Тәнзилә, бер дә баш бирә торганнардан булмый. Эштән кайткач, каенанасының берәм-бөртекләп шикәр бүлүенә, тишек галошын алыштырырлык акча да бирмәвенә, гарьләнеп, каенанасына да, иренә дә кул селтәп, авылына кайтып китә. Заманына күрә бик зур кыюлык була бу. Ул вакытларда каенаналарга каршы сүз әйтү булмый. Толбазыга ашханәгә эшкә урнаша чая хатын. Анда бер ел эшләп, паспорт алгач, Стәрлетамак шәһәренә юл тота. Сода-цемент комбинатына эшкә урнаша. 1959 елны Ишембай районы Әрмәт авылы егете Хөсәенов Фәрвазга кияүгә чыга Тәнзилә. Илле бер ел бергә тату гомер кичерәләр, өч кыз үстерәләр. Ун ел сода-цемент комбинатында эшләгәннән соң, Стәрлетамак химия заводында бригадир, аппаратчик булып эшли. Фотосурәте Почет тактасыннан төшми, биш тапкыр социалистик ярыш җиңүчесе була. Илле ел эшләп, хезмәт ветераны дигән мактаулы исем белән лаеклы ялга чыга. Әтиләре үлгәч, туганнарын карашуда апасы белән җизнәсе зур ярдәм күрсәтүчеләр була.
 
Сугыштан җиде тапкыр яраланып кайтуы да тәэсир итми калмагандыр Шәяхмәт абзыйга. Совет властен саклауга сигез ел гомерен биргән, Совет власте тарафыннан җиде медаль белән бүләкләнгән, Совет властенең сөргеннәрен күреп, 59 яшендә, пенсиягә дә чыгалмыйча, 1961 нче елны бик каты чирдән (үңәч яман шеше) вафат була. “Сугыш вакытында ашыйсы килгәндә, күкрәккә терәп кисәрлек ипи булмады. Хәзер бар да бар – ашап кына булмый. Тамагыгыздан аш үткәндә, ашап калыгыз”, - ди ул балаларына.
 
Канитә, Шәяхмәтне күмгәндә, елый-елый: “Ничекләр генә онытырмын инде сине, бигрәк әйбәт кеше идең бит”, - дип өзгәләнә. Вакытында димләп кенә өйләнешеп, яши-яши, бер-берсен яратып, хөрмәтләп, никадәр авыр тормыш юллары үткәндә, шатлыгында да, хәсрәтендә дә иңен терәр иң ышанычлы кешесенең инде рәхәтләнеп яшәр чакта гына гомере өзелә. Шәяхмәт үлгәндә, Канитә 52 яшьтә генә кала. Соратып килүчеләр дә табыла, әлбәттә. Әмма аның җавабы бер генә була: “Андый уйларыгыз белән кәртәмә дә аяк басмагыз”, - ди ул. Гомере буе тәртипле, тыйнак, әдәпле, динле булып яши. 
 
Әтисе Шәяхмәт үлгәннән соң, Пермь өлкәсендә яшәүче улы Җәүдәт, 1962 елны авылга кайтып, колхоз рәисе Абдуллин Риф Төхвәт улының йортын сатып алып, сипләп, Канитә апаны шунда күчереп китә. Ул елларда авылда мәчет булмый. Гает, Корбан бәйрәмнәрен авыл картлары шушы йортта үткәрә торган булалар. 
 
Канитә апа дөньядан һәм балаларыннан канәгать булып яши. “Аллаһыга шөкер, өем бар. Берүземә 24 сум пенсия алам. Мондый рәхәт көннәрне күрермен дип уйламаган да идем. Шәяхмәт кенә күрә алмады”, - ди ул.
 
1946, 1948 еллардагы уллары бер-бер артлы туып үлгәнгәдерме, әллә үзенә охшап, бөдрә чәчле чибәр булгангадырмы, Марат улы Канитәнең иң яраткан, хәтта яратуының чиге дә булмаган балаларының берсе була. Авырмасын дип, өч яшькә кадәр имезә ана улын. Яшь ярымнан теле ачыла Маратның. Бик сөйкемле бала булып үсә. Әтисеннән унбер яшьтә үк калса да, һәр сүзен күңелендә саклый: “Укы, улым! Белемле бул. Белем һәрвакыт кирәк. Минем өч кенә сыйныф белемем дә тормышта күп ярдәм итте, сугышта үлем тырнагыннан алып калды. Белеме булмаган күпме егетләрнең күз алдында гомере кырылды!”
 
Әтисе үлгәч, әнкәсенең уң кулына әйләнә Марат. Барлык ир-ат эшен эшли, арба белән утынын да, печәнен дә китерә. Бишенче сыйныфтан ук җәйге ял вакытларында фурманга ат җигеп, колхозда эшли башлый, ә җиденче сыйныфта инде тракторда прицепта эшли. Габделфәт Сафин башкаруындагы “Уфалла арбасы” җыры аларның да авыр тормыш елларын тасвирлый.
 
Ашатты, эчертте, яшәтте,
Аңладык без аның файдасын.
Шуңа да зарланмый, бирешми,
Тарттык без уфалла арбасын, -
дип язылган юлларда никадәр мәгънә, күпме кешеләрнең язмышларын үз эченә сыйдырган алар!
 
Әтисенең сүзеннән чыкмый Марат. Яхшы укый. Мәктәпне тәмамлагач, бер ел Стәрлетамак химия заводында йөк бушатучы булып эшләп, өс-башын юнәтеп, бераз запас акча туплап, шушы шәһәрдәге педагогия институтына укырга керә. Физика-математика факультетында да тик яхшы билгеләргә генә өлгәшә. Төркемдә староста, комсомол оешмасы секретаре, студентлар советына, дүртенче курста укыганда - партиягә кандидатлыкка, ә бишенче курста инде партиягә керә. 
 
Язмышы Маратны да Коралачык авылы белән бәйли. Дүртенче курста укыганда, физика-математика факультеты деканы Корбан Әхмәт улы Гобәйдуллин егетне чакырып ала да: “1 октябрьдән туган ягыңа кайт. Ибрай урта мәктәбенә физика-математика укытучысы кирәк. Укытучы Валерий Нагаевны армиягә алганнар. Эшлә, өйрән. Кыш көне ике предметтан килеп имтихан бирерсең”, - дип кайтарып җибәрә. 1971 елның 1 октябреннән Марат Кече Ибрайга (Коралачык) барып, Бохарметов Сәхи абыйларда торып, тугыз ай мәктәптә эшли. Заманында әнисе белән бергә утырмага йөргән, инде алтынчы дистәне тутырган апалар: “Син Канитәнең улы икәнсең бит, Марат улым. Сине күрергә килдек. Әнкәңә охшап, бигрәк чибәр икәнсең”, - дип, аркасыннан сөеп, яратып китәләр.
 
Чынлап та, бик чибәр, сүзгә-телгә маһир, оста була егет. Яраткан улы өчен берни дә жәлләмәгән әнкәсе Маратка алтынчы сыйныфта укыганда ук гармун сатып алып бирә. Өздереп гармунда уйный, матур итеп җырлый да яшь укытучы. Мондый егеткә кайсы кызның гына күзе төшмәсен инде?! Әмма Маратның күңелен Стәрлебаш районы кызы Зөлфия яулый. Ул Стәрлетамак институтының филология факультетында укый. Гашыйклар матур итеп гаилә коралар. 1973 елда институтны тәмамлагач, ике яшь белгечне  юллама белән Гафури районының Бурлы авылына җибәрәләр. Марат Шәяхмәт улы – мәктәп директоры, Зөлфия Тимергали кызы рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлыйлар. Монда эшләгән дәверендә Бурлыда ике катлы таш биналы мәктәп төзетә, укытучылар өчен йортлар салдыра яшь директор.
 
1971 елда төпчек кызы Рәшидә дә, мәктәп тәмамлап чыгып киткәч, гомере буе бала-чага белән кайнашып яшәгән Канитә апа берүзе бер өйдә яшәп кала. Балалары барысы да читтә, һәрберсе үз тормышы белән яши. Авыр кичерә ялгыз калуны Канитә апа. Әнкәсе Миңлебикәгә охшап, бераз кырыс холыклы хатын урам буйлап кешедән кешегә гайбәт сөйләп йөри торган булмый. Тыныч кына, сабыр гына балаларын сагынып яшәр була. Мәүлетгәрәй энесе ике атнага бер тапкыр апасының хәлен белергә кайтып тора. Канитә ул кайтасы көнне иртүк белен пешерә, чөнки белә: һава торышы нинди булуга карамастан, энесе кайтачак. Мәүлетгәрәй гомере буе үзенең гомерен саклап алып калучы апасын онытмый, рәхмәтле, мәрхәмәтле, инсафлы булып кала.
 
Язмыштырмы, Мәүлетгәрәйнең дүртенче кызы Наҗия, шәһәрдә генә үссә дә, Миңлебикә туып-үскән Коралачык авылы егетенә кияүгә чыга. Мәүлетгәрәй, 1995 елга кадәр яшәп, үзе исән чагында әйтеп калдырган васыяте буенча, Коралачык авылы зиратына җирләнә.
Марат Шәяхмәт улы мәктәптә эшләгән елларда (1973-1984) әнисен күрергә еш кайтып йөри. Канитә апа ара-тирә күрше Әсма апаларда була. Берчак улы: “Алар болай да күмәк - җиде балалы гаилә, әнкәй, ник анда барасың соң?” - дип сорагач, “И улым, ялгызлыктан колагым чыңлый башлый. Анда барып, күлмәк-ыштаннарын ямыйм, оекбашлар бәйлим. Аларга барып, бераз “тапалып” кайтсам, арып, рәхәтләнеп йоклыйм. Үзем бармасам, рәхмәт яугырлары, балалар үзләре кереп, хәлемне беләләр”, - ди Канитә апа.
 
Марат Шәяхмәт улы Бурлы урта мәктәбендә тугыз ел директор, Авыргазы районы Толбазы авылында ике ел СПТУ директоры булып, шулай ук күп еллар партия органнарында эшли. 1985 елда Яңа Уренгой шәһәрендә 26 ел “Газпром” оешмасының генераль директоры булып эшләгән авылдашы Сөләйманов Рим Солтан улының чакыруы буенча Себер тарафларына юл тота. 25 ел буе “Газпром” оешмасының укыту комбинатында директор вазифасында эшләп, 2010 елда лаеклы ялга чыга. Хезмәт ветераны, бик күп Почет грамоталары белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Зөлфия белән матур гомер кичерәләр, өч бала үстереп, барысына да югары белем бирәләр. Кем генә ярдәм сорап кермәсен, һәммәсенә дә кулларыннан килгәнчә булышалар. Изгелек җирдә ятып калмас, бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр. Ә андый рәхмәтләрне алар бер генә тапкыр алмыйлар.
 
1954 елда туган Рәшидә Толбазы урта мәктәбен тәмамлагач, Стәрлетамак педагогия институтына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлый. Мостафа авылының иң уңган, иң акыллы, инсафлы егете Хәмзин Хариска тормышка чыгып, ике кыз үстерәләр, югары белем бирәләр. Рәшидә белән Харис икесе дә мәктәптә укытучылар булып эшләп, хаклы ялга чыгалар. Әлеге көндә дин юлындалар, намазларын калдырмыйлар.
 
1984 елның 19 июлендә шулкадәрле матур, бай, җитеш тормышта яши башлаган Канитә апаның җәфаланып, никадәр үзәк өзгеч кыерсытулар кичереп, ни генә булса да, чыдамлык, горур холык белән үткән гүзәл гомер юлы 75 яшендә азагына җитә.
Бүгенге көнне Тәнзилә дә, Марат та, Рәшидә дә әнкәләре өйрәткән догаларын яттан беләләр, көн дә укыйлар. Ел саен әнкәләренә багышлап Корьән укыталар, изге догадалар.
 
Әнкәсенә мең рәхмәтле Марат Шәяхмәт улы. “Әткәйдән, әнкәйдән үрнәк алып үстек”, диеп, ул аларга мәдхия итеп шушы юлларны багышлый:
Сынауларга сынар чакларында,
Сындырмаган сабыр канатын.
Якты дөньяларга сабый биреп,
Кайсыларын инде югалттың...
Үпкәләми язган язмышыңа,
Рухи көчләр каян алгансың?
Бирешмичә кайгыларга каршы,
Уттан алып суга салгансың.
Бердәнберем, газиз әнкәм минем,
Безгә күчкән синең ныклыгың.
Син өйрәттең тормыш юлың белән
Бу дөньяда яшәү хаклыгын.

Язмыш, язмыш...Адәм балаларын дөньяга китереп, кайларда гына йөртмисең. Чынлап та, ашар ризыгы, эчәр суы, сулар сулышына кадәр исәпләнеп китереләдер бу дөньяга адәм баласы. Никадәр сынаулар куясың... шатлыгы янына хәсрәте, саулыгы янына чире, елавына каршы көлүе һәм башкалар.
 
Ныклы кеше барын да җиңеп чыга, ә бит сынаулар арасында адашучылар да, югалучылар да була. Юк, адашмый Канитә апа. Киресенчә, ныклы уйлап, төптән акыллы итеп кенә эш итә торганнардан була. Балаларын да шуңа өйрәтә. Буыннан-буынга никадәр соклангыч, үрнәкле гомер юлы үтеп, оныкчыкларына өлге күрсәтеп яшәгән ул. Балалары да озын гомерле була: Тәлгать тә, Рәфкать тә сиксән яшькә җитеп дөнья куялар. Тәнзиләгә дә бүгенге көндә сиксән, Маратка – алтмыш биш, Рәшидәгә алтмыш яшь. Алар әнкәләрен сагынып искә алалар, яшәү өлгесе булган картәниләренең үткән гомер юлын оныкларына сөйлиләр.
 
Билгеле, Мөлековлар, Абдрахмановларның нәселе әле булса да шул ук тырышлык, ныкышмалылык, әхлак, тәрбия белән җитеш тормышта гомер кичерә. Нәсел җебен дәвам итүчеләр: Фәрвәҗетдиннең җиденче буыны – Марат Шәяхмәт улының оныкчыгы – 2015 елның май аенда дөньяга килгән Рафаэль дә, картәтиләре кебек, баһадир булып (5 кг) туа. Оныгы Сафиядә картәтисе Шәяхмәтнең җирән төсе, Канитә картәнисенең бөдрә чәчләре, хәтта шул ук усаллык (сүзен өздереп бер генә тапкыр әйтүче – ике кабатламый, кире дә уйламый). Әйтте – бетте. Хәтта әйтер сүзен дә үлчәп кенә, уйлап кына әйтер кызда нәсел дәвамы чагыла. Ничә буын аша килгән бит бу чагылыш...

Тормыш дәвам итә...
Бүгенге көнебезне якты рәвешенә китереп җиткергән буын кешеләребезнең өлеше зурдыр. Алар үткән авыр тормыш юлларына сокланмый мөмкин түгел. Сөйләгәннәрен тыңлаганда ирексездән күзгә яшь тула, күңел тетрәнә.
 
Безгә үрнәк тарихыбыз. Авыр чорлар, сугышлар кабатланмасын, илләребез тыныч булсын, шул чагында нәселебез дәвам итәр. Татар милләтебезнең, үз халкыбызның энҗе-мәрҗәннәре... Сөйләр кешеләр исән булган чагында тарих хәзинәләребезне язып алыйк, килчәк буыннарыбызга җиткерик, томыш бит бездән соң да дәвам итә.
 
Адәм баласының язмышы маңгаена языла, диләр. Беребез дә белмибез ниләр буласын. Ашыйбыз, эчәбез, ничек булса, шулай яшибез. Ә бит уйлап карасаң, язмышыбызның юлы кинәт кенә борылыш ала, уйламаганнан каядыр китеп барасың, берничек тә үзгәртә алмыйбыз. Димәк, Аллаһы Тәгалә кушуы буенча, ризык йөртә бәндәне...

---
Диләфрүз
№ --- | 18.01.2018
Диләфрүз печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»